Хөсәен Тарпищев, Хөсәен Гани улы Тарпищев, рус. Тарпищев Хусаин Ганеевич (1894-1937) — сәясәтче, ТАССР финанс халык комиссары (1930).

Хөсәен Тарпищев
Файл:Х.Г.Тарпищев.jpg
Туган телдә исем Хөсәен Гани улы Тарпищев
Туган 1894(1894)
Пенза губернасы Тәрби районы Енә авылы
Үлгән 14 август 1937(1937-08-14)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре сәясәтче, ТАССР халык комиссары
Җефет Хәдичә Мәрҗани[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1894 елда Пенза губернасы Кызыл бистә өязе Усть-Рахманка волосте (хәзерге Мордовия Республикасының Тәрби районы) Енә авылында бай сәүдәгәр гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Мәскәүдәге Алексеев коммерция укуханәсенә укырга керә. Инкыйлабка кадәр Мәскәү коммерция институтының 2 курсын тәмамлап өлгерә.

1918 елның башларында, әтисенең сәүдә эшләре буенча, Урта Азиягә, Кәттә-Курган шәһәренә бара. Биредә сәүдәгәрлектән бөтенләй читләшә.

Октябрь инкыйлабы үзгәртү

1918 елның ноябренда, үзе теләп, Кызыл Армиягә языла. 1- татар бригадасында, 2- Төркистан дивизиясендә сәяси бүлек башлыгы була. Актүбә фронтында атаман Дутовның ак казакларына һәм Зәки Вәлиди гаскәриләренә каршы көрәшә [2].

Ватандашлар сугышы үзгәртү

Самар шәһәрендә Идел аръягы хәрби округының сәяси идарәсендә җаваплы хезмәткәр (сәяси идарә башлыгы урынбасары). Самар хәрби округында Татар музыка-драма студиясенә нигез салучыларның берсе. Әлеге студияне беренчеләрдән булып (соңыннан мәшһүр татар актеры булган) Хөсәен Уразиков тәмамлаган.

Шәрык халыклары коммунистчыл оешмаларының II корылтае (Мәскәү, 1919), Шәрык халыклары корылтае (Бакы, 1920) эшендә катнаша.

РКП(б) Донецк губерна комитеты каршындагы милли азчылыклар бүлеге мөдире булып эшли.

1920 ел ахырында Мәскәүдә РСФСР инкыйлаби хәрби шурасы (рус. Реввоенсовет) сәяси идарәсенең Шәрык бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

Мәскәүдә Кызыл профессура институтын тәмамлый[3] .

ТАССР төзелү үзгәртү

ССРБ дәүләт банкының Казан конторасы идарәчесе урынбасары була.

1930 елның гыйнварыннан ТАССР финанс халык комиссары.

Сәяси золым үзгәртү

Беренче тапкыр Х. Тарпищевны 1930 еллар башында кулга алалар. «Милли төркемнәрдә катнашкан сул карашлар тарафдары» дип, административ сөргенгә җибәрәләр. Икенче тапкыр 1933 елда кулга алына. Төньякка (Архангельск шәһәренә) сөргенгә җибәрелә. 1937 елда өченче тапкыр кулга алалар. 1937 елның августында атарга хөкем ителә. Кайбер чыганакларда[4] «1943 елда Урта Азиядә төрмәдә үлде» дигән мәгълүмат бар. 1957 елда аклана. Хатыны Хәдичә Вәли кызы (1897) 1941 елның 12 сентябрендә кулга алына. 1942 елда 10 елга хөкем ителә, Караганда лагеренда тотыла. 1956 елда аклана[5].

Әдәбият үзгәртү

  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-0065-3
  2. А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казан: ТКН, 2012. ISBN 978 – 5 -298-02215-6

Искәрмәләр үзгәртү