Шиһап Нигъмәти

мөһаҗирлектәге татар җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, журналист

Шиһап Нигъмәти, Әкъсам Йосыф улы (Шиһабетдин Нигъмәтуллин) — татар журналисты, публицист, «Азатлык» радиосы журналисты, мөдире, мөһаҗир татарлар арасында билгеле шәхес.

Шиһап Нигъмәти
Туган телдә исем Әкъсам Йосыф улы
Туган 27 декабрь 1913(1913-12-27)
Рәнчек, Тубыл өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 1995(1995)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Төркия байрагы
Һөнәре журналист
Эш бирүче Radio Free Europe

1913 елда хәзерге Төмән өлкәсендә, Вагай районы Рәнчек авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшли.

1939 елның октябрендә, ССРБ Югары Шурасы Президиумының яшерен боерыгы белән башка меңләгән укытучы кебек Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакырыла.[1]Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, Волхов фронтында сугыша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Алман концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, «Идел-Урал» гәзитен чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм.

Сугыштан соң Әкъсам Йосыф углы (Aksam Josefoglu) исеме белән Төркия ватандашлыгын ала.

1945 елда «Идел-Урал төрки берлеге» иҗтимагый төрки газетасының мөхәрирләренең берсе була, 1952-1953 елларда Мүнхенда татар-башкорт эммиграциясенең «Азат Ватан» иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни, дини, әдәби журналы эшчәнлегендә актив катнаша.[2]

19541979 елларда Азатлык радиосы мөдире булып эшли. 1995 елда вафат була.

Иҗаты үзгәртү

1953 елда Мүнхенда латин хәрефләре белән «Шигырьләр» җыентыгы басыла (48 б.). Анда аның 69 шигыре урын алган. «Азат Ватан»дагы шигырьләре, нигездә, бу китабында да урын алган.

Шул җыентыкны галим Хатыйп Миңнегулов кирил хәрефләренә күчергән, шигырьләргә аңлатмалар һәм кереш сүз язган. 2020 елда "Әй, татарым, әй, син — җаным!" исеме белән 200 данәдә Мәскәүнең "Татар штабы" бастырган. 2020 елның 18 мартында Казанның Милләт йортында шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://a-pesni.org/ww2/oficial/tyumen/a-ostatsa.htm А. Петрушин. ОСТАТЬСЯ УЧИТЕЛЕМ. "Тюменский курьер" №57-58 (2134-2135), 28 апреля 2007; №59 (2136), 3 мая 2007
  2. Миңнегулов Х.Й., Чит илләрдәге татар әдәбияты. бит232, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-12 
  3. "Шиһабетдин Нигъмәти шигырьләре "Моабит дәфтәре" була язган"

Чыганаклар үзгәртү