Гайсә Хәкимҗан,[1] (Хәкимҗанов - мишәрчә: Айсә, фин. Aisja Hakimsanoff / Aisa Hakimcan; 13 март 1896 — 5 ноябрь 1972) — татар сәүдәгәре, рәссам, нәшир һәм Тампере шәһәренең татар җәмгыятенә өлеш кертүче.[2][3]

Гайсә Хәкимҗан

Гайсә Хәкимҗан, Рөстәм Яхин - Казан, 1970.
Туган 13 март 1896(1896-03-13)
Актук, Сергач өязе, Түбән Новгород губернасы, Русия империясе
Үлгән 5 ноябрь 1972(1972-11-05) (76 яшь)
Тампере, Финляндия
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе, Флаг Финляндии Финляндия
Һөнәре сәүдәгәр, сәнгатькәр
Җефет Сильвия
Балалар Рәшит, Алия
Ата-ана
  • Хәкимҗан (әти)
  • Мәрьям (әни)

 Гайсә Хәкимҗан Викиҗыентыкта

Гайсә Хәкимҗан - Батыр егет (1952).

Биографиясе үзгәртү

Гайсә (Айсә) Хәкимҗан улы Россия империясенең Нижгар губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Актук дип аталган кечкенә авылында туа. Һәм 1917 елда туган җирен ташлап Финляндиягә китеп яши башлый.[2][4]

Ул Тампере шәһәренең Ислам җыелышына нигез салучыларның берсе, анда озак еллар директорлар советында эшләгән. Рамазан аенда Айсә үзенең моңлы тавышы белән Таравих намазларын укый. Ул шулай ук ​​1946-1948 елларда Тампере Төрек җәмгыяте рәисе һәм күп тапкыр аның урынбасары булып эшли. Айсәнең эшләвен яратканга, аны берничә тапкыр рәис итеп сайлыйлар.[2]

 
Галиябану, 1946 Хельсинки. Директоры Хәкимҗан сулда басып тора. Аның кызы Алия уңда.

Хәкимҗан шулай ук бик иҗади шәхес буларак та билгеле була. Шигырьләр яза, җырлар җырлый, скрипка һәм мандолинада уйный, хор директоры булып та эшли. Күп еллардан соң да ул куйган хор җырлары популяр була. Музыкаль сәләтенә өстәп, ул 1940 елларда берничә пьеса куя. Аның сәхнәләштергән пьесаларның кайбер исемнәре Алия Бану һәм Асыл Яр. Ул пьесаларда, гадәттә өлкән персонажларны уйнарга ярата торган була.[2]

1938 елда Хәкимҗан Варшавадагы Гаяз Исхакый оештырган Идел-Урал дәүләтенең 20 еллык мемориаль хезмәтендә катнаша. Аның белән Гибадулла Муртазин, эшмәкәр Гомәр Сали[5][6] һәм башкалар сәяхәт итә.

1956 елда үзе җыйган җырлар һәм шигырьләрне тәшкил иткән өч буклет мөхәррирлек кыла һәм бастыра. Шул шигырьләр арасында аның үзе язган кайбер шигырләре дә була. Шигырьләренең берсендә ул үз хисләрен түбәндәгечә белдерә:

Белмәсәм ил дәртләрен, мин болай язмас идем.
Милләтемне сөймәсәм, кулыма каләм алмас идем.

1966 елда Хәкимҗан татар шагыйре Габдулла Тукайның 80-еллыгы хөрмәтенә бер битле басма бастырып чыгара. Нәшер итүдә аңа Имам Хәбибур-Рахман Шакир булыша.[2] Бу вакытларда Хәкимҗан үзенең сәүдәгәр дусты Сәмигулла Вафин белән "Ислам - Чын иман" (тәрҗемә ителгән исем) дип аталган китабын бастырып чыгара. [7]

 
Гаиса Хәкимҗан арткы рәттә; аның алдында Гаяз Исхакый утыра. (Варшава, 1938).

1970-нче елның июнендә аңа Казанга бару мөмкинлеге бирелде, Гомәр Таһир (Үмәр Даһер) Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына сәяхәт оештырганда. Анда аларны рәсми кунак итеп кабул иттеләр. Фольклорчы Илбарис Надиров та бар иде. Сәяхәт вакытында Г. Хәкимҗан Габдулла Тукай каберенә барды, аңа хөрмәт күрсәтте. Хәкимҗан Тампереда үлде, Финляндия.[2][8]

Хатыйп Миңнегулов Хәкимҗанны үз әсәрендә искә алды: Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты. (1993, №7).[1]

Үз авылым Яңапар үзгәртү

Үз авылым Яңапар - Гайсә Хәкимҗан

Кышын маяк утырталар

Олы юл буйларына.

Яңапарның кызларына

Сәлам угылларына.


Яшь чагымда күп йөредем

Каенлыкларында.

Шул җирләрне сагынып җырлыйм

Искә төшкән чагымда.


Йөрер идем кырларында

Кайтсам Яңапарыма.

Бер туйганчы җырлар идем

Утырып ярларына.


Хәтфә кебек яшел үлән

Үсә Исмәт тавында.

Тау юллары, кыр юллары

Бар да бит уйларымда.


Минем сөеп эчкән суым

Мар күпере янында.

Сары сазым, Тораташым,

Әле дә бит күз алдымда.


Йөрер идем, менәр идем

Зур тауның башына.

Тагын бер кат җырлар идем

Басып кояш каршында.[9]

Гаиләсе үзгәртү

 
Хәкимҗан улы Рәшит белән.
 
Алия Хәкимҗан.

Хәкимҗаннең татар театры сәхнәсендә актив катнашучы Алия исемле кызы, хоккейчы Рәшит Хәкимҗан исемле улы[10] . Хәкимҗановның хатыны фин хатыны Сильвия иде, ул мөселман булды.[11]

Хәкимҗанның әнисе, Мәрьям (Галәветдин кызы) һәм аның абыйлары Ситдыйк, Ибраһим да Финляндиядә яшәгән.[12][13]

Кайбер нәшер иткән әсәрләре үзгәртү

  • Милли шигер вə җырлар [14]
  • Габдулла Тукай [15]
  •  
    1. Кисәк: Милли шигер вə җырлар.
    Ислам дине хак диндер[16]

Моны да карагыз үзгәртү

Белешмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 З.Г. Гарипова. Мөһаҗирлектәге татарларның милли-мәдәни тормышы. "Фәнни Татарстан.(үле сылтама)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 146. ISBN 952-91-6753-9. 
  3. Halen, Harry (1996). Lahjan hedelmät (in a book called Tugan Tel: Kirjoituksia Suomen Tataareista, reporter: Kadriye Bedretdin, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. ISBN 978-951-9380-78-0. 
  4. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the roots and history (in finnish,tatar, and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 14. ISBN 952-91-6753-9. 
  5. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 114. ISBN 952-91-6753-9. 
  6. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 38. ISBN 952-91-6753-9. 
  7. Bedretdin, Kadriye (2011). Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen tataareista. Suomen Itämainen Seura. pp. 346. ISBN 978-951-9380-78-0. 
  8. Minnullin K.M., O.R. Khisamov & M.I. Ibragimov (eds) 2019. Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova [The Ġ. Ibrahimov Institute of Language, Literature and the Arts]. Kazan: Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova.
  9. Baibulat, Muazzez: Tampere Habärläre. Toukokuu 2010 (5 бит)
  10. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 179 & 254. ISBN 952-91-6753-9. 
  11. Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 197, 207)
  12. Leitzinger, Antero (1996). Mishäärit - Suomen vanha islamilainen yhteisö. Helsinki: Kirja-Leitzinger. pp. 131. ISBN 952-9752-08-3. 
  13. Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 66)
  14. Halen, Harry (1996). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, хәбәрче: Kadriye Bedretdin, 2011). Helsinki: Suomen Itämainen Seura. pp. 341. ISBN 978-951-9380-78-0. 
  15. Abdulla Tukay | Kansalliskirjasto.
  16. Bedretdin, Kadriye (2011). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. ISBN 978-951-9380-78-0.