Финляндиядә Һинд дине
Һинд динен Финляндиядә аз кеше тота. Финляндиядә күпчелек халык Христианлыкны тота, бигрәк тә Лютеранизмны. Һиндлеләр Финляндия халкының 0,220%-ын тәшкил итә, гәрчә бу кешеләрнең күпмесе Һинд динен тотканы, ә күпмесе башка Һинд диннәрен тотканы билгеле түгел. [1] Финляндиядә 250 Тамил яши.[2] 21-енче гасыр башланганда Финляндия күп әһәмияткә ия Һинду халкына иреште, чөнки Nokia кебек компанияләр Һиндстаннан күп мәгълүмат технология эшчеләре яллады.[3]
2009 елда, Финляндиядә Һинду җитәкчеләре Киасма Хәзерге Заман Сәнгать Музеенда күргәзмәдә "Һинд динен хурлаучы" фотографияне кертүгә каршы протест әйттеләр. Музей соңрак Һинд диненә ишарә иткән фотографияне алып куйды.[4]
Финляндиядә Һинду төркемнәреҮзгәртү
- Ананда Марга[5] Эспуда Таң Ату Балалар Бакчасын кертеп[6]
- Чинмой Миссиясе
- Брахма Кумарис, Хельсинки
- Сатья Саи Оешмасы
Һельсинки шәһәр үзәге янында Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте гыйбадәтханәсе бар. Финляндия хөкүмәтә ИСККОН яки ниндидер булса башка Һинду гыйбадәтханәсе өчен җир санкцияләп бирмәгән. Кайбер яшәүчеләр Финляндия Һинд дине гыйбадәтханәсе өчен траст формалаштырган, ләкин хөкүмәт яки нинди дә булса бизнес структуралар ярдәм итмәгәч, бу планнарны чынлыкка ашырырга мөмкин булмады. Финляндиядә Һоли һәм Дивали кебек Һинду фестивальләре бәйрәм ителә һәм чынлыкка аша.
Төрле тармак Йога чәчәк ата. Җирле Финнарның 80 проценты йөри торган дип расланган Финляндиянең Евангелик Лютеран Чиркәве мәгълүматы буенча йога белән меңнәрчә кешеләр шөгыльләнә.[5]
ИскәрмәләрҮзгәртү
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
- Finland Hindus To Build a Temple
- Sivalingam, 63, of Helsinki, was the first Srilankan Hindu to arrive in Finland
- Amma organization in Finland
- Finland: Few individuals go North by Urmila Goel
- ISKCON Finland Finnish Language Website
- Blissful Scenes from Sri Krsna Janmastami and Srila Prabhupada Avirbhava Mahotsava in Helsinki, Finland
- Finland´s First Ratha Yatra Festival In Helsinki May 27th 2006