Саули Ниинистө, Саули Вәйнәмө Ниинистө (фин. Sauli Väinämö Niinistö, 1948 елның 24 августы, Финляндия, Сало) — Финляндия дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, юрист, хокук магистры. 2012 елның 1 мартыннан Финляндия президенты.
2018 елның гыйнварында яңа срокка Финләндия байрагы Финляндия президенты итеп сайлана.
2007-2011 елларда Финляндия парламенты спикеры.

Саули Ниинистө
Финләндия байрагы 13нче Финляндия президенты
Вазыйфада
2018 елның 1 марты – 2024 елның 1 марты
Аңа кадәр үзе
Дәвамчысы Александр Стубб
Туган 24 август 1948(1948-08-24) (75 яшь)
Финляндия, Сало
Җефет Йенни Хаукио[d][1] һәм Marja-Leena Alanko[d][2][3]
Әни Хилкке Һелене Ниинистө (1916-2014)
Белем Турку үнивирситите[d][4]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 24 августында Финляндиянең Сало шәһәрендә дүрт балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Финляндиянең консерватив фиркасе — Милли коалиция фиркасе әгъзасы булып, сәясәткә кереп киткәнче, адвокат була. Финляндия резерв армиясенең капитаны.

1974-1975 елларда Киско муниципалитеты авыл полициясе башлыгы.

1978-1988 елларда шәхси адвокат бюросы тота.

1976-1988 елларда Турку апелляция суды казыеның ярдәмчесе.

1987-2003, 2007-2011 елларда Милли коалиция фиркасеннән парламент әгъзасы.

1995-1996 елларда юстиция министры.

1995-2001 елларда Премьер-министр урынбасары.

1996-2003 елларда финанс министры.

2003-2007 елларда Европа инвестиция банкы вице-президенты.

1996-2003 елларда Европа реконструкция һәм үсеш банкы идарәчеләре шурасы әгъзасы, 1999-2000 елларда идарәчеләр шурасы рәисе.

2000-2001 елларда Халыкара валюта-финанс комитеты (IMFC) әгъзасы.

2007-2011 елларда Финляндия парламенты спикеры.

1990 елларда Финляндияне тирән рецессиядән чыгару һәм еврозонага кертү өчен күп көч куя.

Иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге үзгәртү

1977-1988 елларда Сало шәһәр шурасы әгъзасы.

1989-1992 елларда Сало шәһәр шурасы рәисе.

1994-2001 елларда Милли коалиция фиркасе рәисе.

1998-2002 елларда Европа демократик берлеге (EDU) рәисе.

1999 елда икътисад һәм финанс мәсьәләлре буенча шура һәм Ауротөркем рәисе.

2003 елда Европа халык фиркасе шәрәфле президенты.

2009-2012 елларда Финляндия футбол ассоциациясе рәисе.

Президент сайлаулары - 2018 үзгәртү

2018 елның гыйнварында узган Финляндия президентын сайлауларда беренче турда ук 62,1 %  : 13,1 % аерма белән көндәше Пекки Һаавистоны җиңә һәм яңа срокка Финляндия президенты итеп сайлана[5].

Гаиләсе үзгәртү

Беренче хатыны (1974 елдан) Марья-Леэна Аланко (1995 елда автокырылышта һәлак була). Уллары Нуутти (1975), Матиас (1980).
2004 елда Таиландта цунами вакытында төпчек улы Матиас белән баганага менеп, исән калалар.
2003 елда Финляндиянең элекке чибәрлек кыйралбикәсе белән булган мәхәббәт тарихы төгәлләнә.
Икенче хатыны (2009 елдан) — шагыйрә Йенни Элина Хаукио үзеннән 29 яшькә яшьрәк. Гаилә февральдә бала тууын көтә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү