Петтери Орпо

фин сәясәтчесе

Пе́ттери О́рпо, А́нтти Пе́ттери О́рпо (фин. Antti Petteri Orpo; 1969 елның 3 ноябре, Финляндия, Сатакунта, Кёюлиё) ― фин сәясәтчесе, 2007 елдан Варсинайс-Суоми сайлау округы буенча Финляндия парламенты (Эдускунта) депутаты. [1] Милли коалиция партиясе рәисе (2016 елның июненнән). Финляндия премьер-министры (2023 елның 20 июненнән). Финляндия выл һәм урман хуҗалыгы министры (2014—2015), Эчке эшләр министры (2015—2016) һәм финанс министры (2016—2019)[1].

Петтери Орпо
Финляндия премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2023 елның 20 июне
Президент Саули Ниинистө
Аңа кадәр Санна Марин
Финляндия премьер-министры урынбасары
Вазыйфада
2017–2019
Аңа кадәр Тимо Сойни
Дәвамчысы Мика Линтиля
Финляндия финанс министры
Вазыйфада
2016–2019
Аңа кадәр Александр Стубб
Дәвамчысы Мика Линтиля
Финляндия Эчке эшләр министры
Вазыйфада
2015–2016
Аңа кадәр Пяйви Рясянен
Дәвамчысы Паула Рисикко
Шәхси мәгълүмат
Туган 3 ноябрь 1969(1969-11-03) (54 яшь)
Финляндия, Сатакунта, Кёюлиё
Сәяси фирка Милли коалиция партиясе
Җефет Niina Kanniainen-Orpo[d]
Белем Турку университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Петтери Орпо. 2016 ел

1969 елның 3 ноябрендә Финляндиянең көньяк-көнбатышындагы авыл җирлегендә туган. 1990 елдан Турку университетында укый, политология өлкәсендә югары белем ала, 2002 елда политология магистры дәрәҗәсенә диссертация яклый, икътисад өлкәсендә махсуслаша.

2014 елның 24 июненнән 2015 елның 29 маена кадәр Александр Стубб кабинетында Финляндиянең авыл һәм урман хуҗалыгы министры була.

2015 елның 29 маенда Юха Сипиля кабинетында Финляндиянең Эчке эшләр министры итеп билгеләнә.

2016 елның маенда Милли коалиция партиясе рәисе вазифасына дәгъва кылу нияте турында белдерә. [2] 2016 елның 1 июнендә партия съездында 4414 тавыш ала (иң якын көндәше премьер-министр Александр Стубб ― 361 тавыш) һәм партия рәисе (лидеры) итеп сайлана, яңа хәлдә Юха Сипиля хөкүмәтендә финанс министры вазифасына дәгъва итә. 2016 елның 22 июнендә Финляндия финанс министры вазифасына керешә.

2018 елның 9 июнендә Туркуда узган партия съездында Милли коалиция партиясе җитәкчесе вазифасына яңадан сайлана. [3]

2023 елның апрель башында Финляндиядә парламент сайлаулары уза. Гамәлдәге премьер-министр Санна Маринның Социал-демократик партиясе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча парламентта 43 урын җыеп, өченче урынны ала. Милли коалиция партиясе 48 урын, «чын финнар» 46 урын ала. Парламент сайлауларында җиңгән Коалиция партиясе лидеры Петтери Орпо булачак Министрлар Кабинеты турында консультацияләргә керешә. [4]

2023 елның 20 июнендә Финляндия премьер-министры итеп билгеләнгән[5]. Петтери Орпо дүрт партиянең коалицион хөкүмәтен җитәкли (Милли коалиция, Чын финнар, Швед халык партиясе, Христиан демократлары).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Petteri Orpo. Eduskunta. 2019-12-16 тикшерелгән.
  2. Orpo haastaa Stubbin kokoomuksen puheenjohtajakisassa – Harkimo Ylelle: En lähde kisaan, koska Orpo on paras vaihtoehto. Helsingin sanomat (4 May 2016). 10 May 2016 тикшерелгән.
  3. Петтери Орпо был переизбран на пост председателя Коалиционной партии. Сайт телерадиокомпании Yleisradio Oy. Служба новостей Yle (2018-06-09). әлеге чыганактан 2018-06-14 архивланды. 2018-06-14 тикшерелгән.
  4. Кирилл Соколов. Правительство Финляндии ушло в отставку. РБК, 6.04.2023(рус.)
  5. Finland's parliament backs Petteri Orpo as PM, replacing Sanna Marin.

Сылтамалар үзгәртү