Төньяк котып

(Төньяк полюс битеннән юнәлтелде)

Төньяк полюс — Җирнең әйләнү күчәренең Төньяк ярымшарда Җир өслеге белән кисешкән ноктасы. Бу ноктаның координаталары төньяк киңлекнең 90°00,000'. Бу нокта географик озынлыкка ия түгел.

Төньяк котып
Сурәт
... хөрмәтенә аталган төньяк
Позиционная карта
Батиметрическая карта
Һәштәге Northpole
Моның каршысы Көньяк котып
Карта
 Төньяк котып Викиҗыентыкта

Төньяк полюс Төньяк Боз океанының үзәк өлешендә урнашкан. Ел буена Төньяк полюс районында күп еллык бозлар дрейфлый. Кышын уртача температура −40 °C, җәен нигездә 0 °C тирәсе.

Тарих үзгәртү

Астрономик үзенчәлекләре үзгәртү

  • Полюсларда көннең озынлыгы якынча 187 тәүлек. Төннең — 178 тәүлек. Шуларның 15-16сы дәвамында кояш чыкканга кадәр һәм баеганнан соң ак төн күренеше күзәтелә. Монда көн һәм төннең алмашынуы Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүенә бәйле булмыйча Җирнең Кояш тирәли әйләнүенә бәйле.
  • Кояшның офык өстендә максималь биеклеге Кояшның җәйге торгынлыгы вакытындагы биеклегеннән (≈23°26′) артмый.
  • Айның офык өстендә иң зур биеклеге 28°43′ тәшкил итә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү