Уругвайда ислам
Уругвайда ислам (исп. El islam en Uruguay, гарәп. الإسلام في أوروغواي ) ― азчылык дине. Статистика Уругвайда мөселманнарны 900 кешедән алып 1000 кешегә кадәр дип бәяли, бу ил халкының (3,5 млн кеше, 2019 елга) 0,02 % ын тәшкил итә. АКШ Дәүләт департаментының 2010 елгы хисабы буенча, ислам дине тарафдарлары 300-400 кеше исәпләнә [1]. Ислам җәмгыяте мөселман илләреннән килгән мөһаҗирләрдән һәм ислам динен кабул иткән җирле уругвайлылардан тора [2].
Уругвайда ислам | |
Дәүләт | Уругвай |
---|
Тарих
үзгәртүБеренче Ливан мөһаҗирләре Уругвайда 1860-елларда барлыкка килгән һәм Монтевидеода төпләнгән [3]. Әлеге мөһаҗирләрнең күпчелеге христианнар булган. Уругвай Республикасында мөселманнар саны Беренче бөтендөнья сугышыннан соң 1500 мөселманга кадәр арткан, әмма аларның кайберләре, илдә сәяси тотрыксызлык аркасында, Бразилиягә һәм Аргентинага күчеп киткән.
Сириядә гражданнар сугышыннан котылырга теләп килгән Сирия качаклары (42 кеше [4]) Уругвай мөселманнары санын тулыландыра: Уругвай ягы тагын 80 сирияле качакны кабул итәргә әзер булуын белдерә[5]. Гуантанамо төрмәсеннән азат ителгән 6 мөселман тоткынны Уругвай үзенә кабулитәргә ризалык биргән [5].
Христианлык ― Уругвайда иң эре дин, аның тарафдарларының күпчелеге ― католиклар (42 %), протестантлар (15 %)[6]. Ил халкының 37 % тан артыгы бернинди дә дин тотмый. Чиркәү дәүләттән рәсми рәвештә 1916 елдан аерылган. Дини билгеләр буенча дискриминация закон белән җәзалана, һәм хөкүмәт, гомумән алганда, кешеләрнең дин тоту иреген хөрмәт итә. Әмма дини азчылыкка карата кылынган аерым дискриминация, сүз белән мыскыл итү һәм вандализм очраклары бар [6].
Таралышы
үзгәртүМөселманнарның күпчелеге Уругвайның көнчыгышындагы Роча департаменты Чуй шәһәрендә, шулай ук Ривера, Артигас һәм Монтевидеода көн күрә [7].
Фәлистыйнлы уругвайлылар
үзгәртүФәлистыйнлы уругвайлылар (гарәп. السطينيو أوروغواي) ― Фәлистыйнда туган, Уругвайда яшәүче Уругвай гражданнары. Якынча 5000 фәлистыйнлы, нигездә, Бразилиянең мәчете һәм Ислам берләшмәсе булган Шуи шәһәре белән чиктәш Чуй шәһәрендә, калганнары Ривера шәһрендә яши[8]. Фәлистыйнлы уругвайлыларның күбесе – мөселманнар, азчылыгы – христианнар.
Гарәп уругвайлылар
үзгәртүГарәп уругвайлар, нигездә, хәзерге Ливан территориясеннән күчеп килгән мөһаҗирләр (аларның токымнарының саны хәзер 50 меңнән артык булырга мөмкин [9][10])). Уругвай гарәпләре арасында шулай ук Мисыр, Сирия, Марокко һәм Фәлистыйн кебек башка гарәп илләреннән дә күчеп килгән кешеләр бар. Уругвай гарәпләренең күпчелеге – христианнар, азчылыгы – мөселманнар, беразы – яһүдиләр [9]. 500 ләп гарәп Бразилия белән чиктәге Чуй һәм Ривера шәһәрләрендә яши [9].
Ислам оешмалары
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Уругвай ислам үзәгендә гыйбадәт күренешләре. |
Ислам оешмаларының күпчелеге шәхси һәм мөселманнарны берләштерүче бердәм оешма юк. Башкала Монтевидеода өч ислам үзәге бар:
- Musallah Al Hazimi
- Мисыр мәдәни ислам үзәге (Centro Islámico Egipcio de Cultura) [11] Мисырның Уругвайдагы илчелеге каршында оештырылган. Ул җомга намазларын үткәрү, ислам белән танышу һәм кайбер дини чараларны удыру өчен төзелгән. Үзәк 2008 елда илнең башкаласы Монтевидео шәһәрендә илнең беренче мәчетен төзегән. Мисыр вакыфлар министрлыгы даими рәвештә мәдәни үзәктә эшләү өчен имамнар җибәреп тора
- Уругвай ислам үзәге [12]
Уругвайда суфичылык тарикатьләре өчен махсус оешма, Иран илчелеге идарә иткән шигый ислам үзәге, Әхмәдия мөселманнарының Монтевидеода үзәге (20 әгъзаны үз эченә ала) эшли [13]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
- ↑ La inmigración libanesa en el Uruguay. Colectividad Libanesa en el Uruguay. әлеге чыганактан 2009-10-27 архивланды. 2009-07-04 тикшерелгән.
- ↑ Сирийские беженцы попросили власти Уругвая отправить их обратно(рус.)
- ↑ 5,0 5,1 Мусульмане из Гуантанамо начинают новую жизнь в стране без мечетей. islam-today, 10.12.2014(рус.)
- ↑ 6,0 6,1 Religion in Latin America, Widespread Change in a Historically Catholic Region. Pew Research Center.
- ↑ El islam: una religión en vías de expansión - Noticias Uruguay. LARED21, 1.06.2017
- ↑ Subjectivity and frontierland (es). Brecha (15 November 2019).
- ↑ 9,0 9,1 9,2 Arocena, Felipe (September 2009). «La contribución de los inmigrantes en Uruguay» (es) (PDF). Papeles del CEIC 2009/2 (47).
- ↑ Renzo Pi Hugarte. La asimilación cultural de los siriolibaneses y sus descendientes en Uruguay. (исп.)
- ↑ Centro Egipcio de la Cultura Islámica (исп.)
- ↑ Centro Islámico del Uruguay 2022 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган. (исп.)
- ↑ المسلمون في أورغواي - السكينةгарәп.