— гимнның иң кыска башкарылышы
— гимнның озайтыбрак уйнала торган башкарылышы
— гимнның оркестр һәм хор тарафыннан башкарылышы

Уругвай гимны

Ноталы бит
Сүзләрнең авторы Франсиско Акунья де Фигероа
Композиторы Франсиско Хосе Дебали
Дәүләт Уругвай байрагы Уругвай
Билгеләнү вакыты 1848 ел

гимнның тарихы үзгәртү

"Orientales, la Patria o la Tumba!" ("Уругвайлылар, йә Ватан, йә үлем!") — Уругвай Көнчыгыш җөмһүриятенең дәүләт гимны. Уругвайлылар үзләрен "Оrientales", ягъни "Көнчыгышлылар" дип атыйлар. Илнең бүгенге территориясе Испания колониаль хакимлеге заманында Ла-Плата вице-кыйраллыгы составына кергән һәм Көнчыгыш Яр буе провинцияләре дип аталган. Аргентина бәйсезлек алганда җирле халык, яңа бәйлелеккә эләкмәс өчен, үз Ватанын Уругвай дәүләте (илнең иң зур елгасы исеме буенча) итеп аерып чыгару өчен көрәшкән һәм ахыр чиктә үз максатына ирешкән дә.
гимнның берничә варианты кулланыла. Тулы версиясе – дөньяда иң озын дәүләт гимннарының берсе дип санала: аны башкару 15 минуттан артык дәвам итә. Халыкара сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында башта гимнның сүзсез кереш өлеше (увертюрасы) оркестр тарафыннан гына уйнала, азагында уругвайлыларга үз Ватаннарына бер куплетлык шәһадәтнамә бирү мөмкинлеге бар. Ләкин чит илләрдә үткәрелә торган кайбер футбол уеннарында хуҗалар музыканы кереш өлешеннән соң ук туктаталар. Бу очракта Уругвай җыелма такымына ияреп килгән җанатарлар гимнны үзләре җырлап бетерәләр.
гимнның ике куплеттан торган җыйнаграк варианты да бик популяр. Иң мәгърур һәм дәртләндергеч варианты "Мурга версиясе" [1] дип атала. Ул Уругвайның эчке рәсми һәм тантаналы чараларында һәм еш кына Көньяк Америка күләмендәге халыкара спорт уеннарында башлап җырлаучы солист тарафыннан башкарыла. гимнның кереш өлешен төшереп калдыралар, һәм гаять үзенчәлекле итеп эшкәртелгән музыкасы һәм тексты 4 минут ярым дәвамында җырлана.
гимнның текстын Франсиско Акунья де Фигероа (Francisco Acuña de Figueroa) язган. Бу шагыйрь шулай ук Парагвай дәүләт гимнының да авторы (Paraguayos, República o Muerte – Парагвайлылар, Җөмһүрият яки үлем).
Уругвай гимнының тексты рәсми рәвештә 1833 елның 8 июлендә кабул ителгән. Музыкасын Франсиско Хосе Дебали (Francisco José Debali) һәм Фернандо Кихано (Fernando Quijano) язган. Алар гимнга музыкаль теманы Италия композиторы Доницетти (Donizetti) операсыннан алган дип фаразлана. гимн беренче тапкыр тулысынча 1845 елның 19 июлендә башкарылган һәм 1848 елның 25 июлендә дәүләт гимны буларак расланган. 90 ел үткәч, 1938 елның 20 маенда, текстка үзгәрешләр кертелгән, аларны Херардо Грассо (Gerardo Grasso) һәм Беноне Калькавекья (Benone Calcavecchia) тәкъдим иткән.

испанча татарча
Orientales, la Patria o la Tumba! Ватандашлар, туган ил йә үлем!
Versión Murga — Мурга версиясе'

Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Sabremos cumplir!
Sabremos cumplir!
Sabremos cumplir!
Libertad, libertad, Orientales!
Ese grito a la Patria salvó
Que a sus bravos en fieras batallas
De entusiasmo sublime inflamó.
Libertad, libertad, Orientales!
Ese grito a la Patria salvó
Que a sus bravos en fieras batallas
De entusiasmo sublime inflamó.
De este don sacrosanto la gloria
Merecimos tiranos temblad!
Tiranos temblad!
Tiranos temblad!
Oh! Libertad en la lid clamaremos,
Y muriendo, también libertad!
Libertad en la lid clamaremos,
Y muriendo, también libertad!
Y muriendo, también libertad!
También libertad!
También libertad!
Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!

Мурга версиясенең тәрҗемәсе

Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт!
Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт! ─
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Яулыйк бергәләп!
Яулыйк бергәләп!
Яулыйк бергәләп!
Азатлык, азатлык, ватандашлар! ─
Бу аваз Ватанны коткарды,
Аяусыз сугышларда батырлар
Аңардан көч-куәт, рух алды.
Азатлык, азатлык, ватандашлар! ─
Бу аваз Ватанны коткарды,
Аяусыз сугышларда батырлар
Аңардан көч-куәт, рух алды.
Бу олы җиңүгә без лаеклы,
Без лаеклы, залим, калтыран!
Залим, калтыран!
Залим, калтыран!
Һәй! Җаннарыбыз азатлык дип ярсый,
Гомерлеккә азат булыйк без!
Җаннарыбыз азатлык дип ярсый,
Гомерлеккә азат булыйк без!
Гомерлеккә азат булыйк без!
Мәңге без азат!
Мәңге без азат!
Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт!
Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт! ─
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!