Риу-Гранди Республикасы

Риу-Гранди Республикасы (порт. República Rio-Grandense), шулай ук Пиратини Республикасы (порт. República do Piratini) — 1836 елның 11 сентябреннән 1845 елның 5 мартына кадәр Бразилия (хәзерге Рио Гранди-ду Сул штаты) территориясендә үзен үзе игълан иткән дәүләт.

Риу-Гранди Республикасы
порт. República Rio-Grandense


11 сентябрь 1836 — 5 март 1845



 

Байрак Герб
Шигарь
порт. «Liberdade, Igualdade, Humanidade»

(«Ирек, тигезлек, кешелек»)

Башкала Пиратини,

Алегрети,
Касапава-ду-Сул,
Баже,
Сан-Боржа

Тел(ләр) португал теле
Дин католицизм
Мәйдан 281748,5 км²
Идарә итү төре җөмһүрият
Президент
 - 1836—1843 Бенту Гонсалвис да Силва
 - 1843—1845 Гомис Жардин

Тарихы үзгәртү

Риу-Гранди Республикасы Фаррапус фетнәсе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Республиканы төзү 1836 елның 11 сентябрендә генерал Антонио ди Соза Нету тарафыннан игълан ителә. 5 ноябрьдә, гыйсьянчылар генерал Бенту Гонсалвисны Риу-Гранди беренче президенты дип игълан итәләр. Ләкин моңа кадәр озакламый Гонсалвис хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан кулга алына, шуңа күрә вице-президент Гомис Жардин вакытлыча үз вазифаларын башкара башлый[1].

Тугыз ел эчендә республика биш башкала үзгәртә: Пиратини, Алегрети, Касапава ду Сул, Баже (ике атна эчендә) һәм Сан-Боржа.

1839 елда фетнәчеләр Санта-Катарина провинциясе территориясенә керәләр һәм 24 июльдә Риу Гранди белән конфедерациягә кергән Жулиан Республикасын игълан итәләр. Ләкин ноябрь аеннан Бразилия гаскәрләре провинцияне үз контрольләренә алуга ирешәләр, һәм 15 ноябрьдә Жулиан Республикасы яшәүдән туктый.

Шул арада фетнәчеләрнең хәле сизелерлек начарлана. Хәрәкәт җитәкчелеге арасындагы каршылыклар аркасында, 1843 елның августында Бенту Гонсалвис республика президенты вазифасыннан китә. Шуннан соң җитәкчелеккә император хакимияте белән татулашуны яклаучылар киләләр, һәм 1845 елның 1 мартында Риу-Гранди Республикасын туктаткан Пончо-Верде килешүен төзиләр[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • «Латин Америкасы» энциклопедик белешмә китабында Фаррапус сугышы(үле сылтама).