Португалия һимны

A Portuguesa” (“Португал җыры”,  [ɐ puɾtuˈɣezɐ] дип укыла) — Португалиянең 1911 елның июнендә, ил дәүләтчелеге җөмһүрият итеп үзгәртелгәннән соң, Милли оештыру җыелышы тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителгән дәүләт һимны. Озак вакыт аның берничә музыкаль башкарылыш варианты гамәлдә булган, 1957 елның июлендә генә аларны берләштерүче версия барлыкка килгән. Шуннан бирле һимн үзгәрешсез кала.

Португалия һимнының рәсми тексты һәм ноталары
Алфреду Кейл
Энрике Лопеш де Мендонса

Чынбарлыкта исә гимнның сүзләрен Алфреду Кейл (Alfredo Keil), көен Энрике Лопеш де Мендонса (Henrique Lopes de Mendonça) 1890 елдагы милли-колониалистик күтәрелеш вакытында иҗат иткәннәр. Эш шунда ки, Бөекбритания Португалиягә Африкадагы колонияләреннән чыгып китү турында ультиматум ясаган булган. Һәм бу әсәр 1891 елның гыйнварында башланып, бик тиз уңышсызлыкка очраган “җөмһүрият инкыйлабы” калыбындагы беренче дәүләт түнтәреше вакытында ук гимн буларак кулланылган. Аның башлангыч текстындагы кушымтасында “contra os bretões marchar” (британиялеләргә каршы барырга) сүзләре булган дигән фараз бар. Имештер, соңрак алар “contra os canhões” (тупларга каршы барырга) дип үзгәртелгәннәр. Рәсми Португалия моның белән килешми. Португалиялеләр үзләре дә Британия басымына бирешмиләр, һәм бу ил XX гасыр азагына кадәр дөньяда үз колониялеләрен югалтмаска тырышучы соңгы метрополия булып кала.

Гомумән алганда, Португалия һимны "Марсельеза"ның бертуганы булып тоела, әйтик, аның кушымтасында Франция һимнының "Aux armes citoyens!" (Коралга, ватандашлар!) дигән өндәмәсе кабатлана.

Португалия дәүләт һимнының бүген беренче карашка “искелектә торучы” дип саналырлык тексты шуның белән аңлатыла. Әмма элеккеге колонияләрне кире кайтару мөмкин түгел инде...

ПОРТУГАЛ ҖЫРЫ

Португалча Татарча
1. Heróis do mar, nobre povo,

Nação valente e imortal,

Levantai hoje de novo

O esplendor de Portugal!

Entre as brumas da memória,

Ó Pátria, sente-se a voz

Dos teus egrégios avós,

Que há-de guiar-te à vitória!

Corus:

Às armas, às armas!

Sobre a terra, sobre o mar,

Às armas, às armas!

Pela Pátria lutar!

Contra os canhões marchar, marchar!

1. Диңгезләрдә гаярь, шанлы,

Затлы һәм үлемсез милләтем,

Кайтар үзең яулаганны,

Португалиянең зиннәтен!

Горур тавышын, Ватан, шәйлә,

Аерып хәтер томаннарын,

Мөхтәрәм ата-бабаңның —

Илтсен ул яңа җиңүләргә!

Кушымтасы:

Ал кулыңа коралыңны!

Суда, җирдә сынатма,

Ал кулыңа коралыңны!

Көрәш, Ватанны хакла!

Һәм тупларга каршы атла!

2. Desfralda a invicta Bandeira,

À luz viva do teu céu!

Brade a Europa à terra inteira:

Portugal não pereceu!

Beija o solo teu jucundo

O Oceano, a rugir d’amor;

E teu braço vencedor

Deu mundos novos ao Mundo!

Corus.

2. Күтәр байрагың — җиңелмәс,

Җилфердәр ул якты күгеңдә!

Җиткер дөньяга: бирешмәс

Португалиябез үлемгә!

Ярсып давылланган океан

Изге туфрагыңны үбә;

Һәм кулларың итте бүләк

Кешелеккә яңа бер мәйдан!

Кушымтасы.

3. Saudai o Sol que desponta

Sobre um ridente porvir;

Seja o eco de uma afronta

O sinal do ressurgir.

Raios dessa aurora forte

São como beijos de mãe,

Que nos guardam, nos sustêm,

Contra as injúrias da sorte.

Corus.

3. Сәлам бирегез кояшка —

Киләчәкнең көлемсәр шавы;

Һәм өндәсен яңарышка

Кимсетелүләрнең шаңдавы.

Көч-кодрәтле таң нурларыннан

Ватан-Ана гүя назлый,

Ул көч бирә безгә, саклый

Язмыш кагу-сугуларыннан.

Кушымтасы.