Лиссабон килешүе (1668)

1668 елгы Лиссабон килешүе (порт. Tratado de Lisboa (1668), исп. Tratado de Lisboa (1668)) — Испания байрагы Испания белән Португалия байрагы Португалия арасындагы халыкара солых килешүе. 1640-1668 елларда барган Реставрация сугышларын туктата. 1580 елдан Испания белән династия берлегендә торган Португалия испан таҗыннан тулы бәйсезлеккә ирешә. Килешү төзегәндә Бөек Британия байрагы Бөекбритания арадашчы була.

Лиссабон килешүе
Килешү төре солых килешүе[d]
Имзаланган 13 февраль 1668
Урын Лиссабон, Португалия
Имзалаучылар Португалия байрагы Португалия
Испания байрагы Испания
en: Treaty of Lisbon Викитекада

Тарих үзгәртү

Ависс династиясеннән Жуан I хакимлек иткән XV гасырдан башлап, Португалия колонияләр тотучы илгә әверелә. XVI гасырның 1нче яртысы — Португалия колониаль империясенең чәчәк аткан чоры. 1580 елда король Энрике вафат булгач, Португалия таҗы Испания корольы Филипп II Габсбург кулына күчә. 1640 елга кадәр Португалия Испания корольлыгына керә.

     

Солых килешүе үзгәртү

 
маркиз Гаспар де Аро
 
Нуно Альвареш Перейра де Мело
 
граф Эдвард Монтегю

1668 елның 13 февралендә Лиссабонда Сан-Элой монастыренда (порт. el convento de San Eloy) имзаланган. Испания ягыннан, Испания корольбикәсе-регент Мариана Австрияле исеменнән Гаспар де Аро, маркиз дель Карпио, Португалия ягыннан, Португалия корольы Альфонсо VI исеменнән, Нуно Альвареш Перейра де Мело, Васко Луиш да Гама, Жуан да Силва, Антониу Луис Менесес, Энрике де Соуза Тавареш да Сильва, Педро Виейра да Силва катнаша.

Килешү төзегәндә, Бөекбритания корольы Карл II исеменнән граф Эдвард Монтегю арадашчы була. Испан хакимиятенә каршы көрәштә Португалиягә ярдәм иткән Бөекбритания, моңа бәрабәр, сәүдә өлкәсендә Португалиядән күп өстенлекләр ала.

Килешү буенча:

  • илләр арасында сугыш хәрәкәтләре алып баруны туктату;
  • даими солых килешүе төзү;
  • Испания басып алган җирләрне кире кайтара (Сеутадан кала);
  • сәүдә мөнәсәбәтләрен торгызу;
  • диңгез һәм елгаларда карабларга иркен һәм хәвефсез йөзүне тәэмин итү;
  • пиратларга каршы көрәштә бер-береңә ярдәм итү һ.б үтәү карала.

Бәйсез дәүләт буларак, Португалия Бөекбритания һәм Испания арасында яки алар аерым-аерым башка илләр белән төзегән һәртөрле хәрби берлекләргә кушылу хокукы ала.

Лиссабон солых килешүе төзелү Испаниянең Португалиянең бәйсезлеген тануы дип карала.

Португалия бәйсезлегенең гаранты булган Бөекбритания Пиреней ярымутравында үзенең йогынтысын көчәйтә.

Португалиядә 1 декабрь — 1640 елда Испаниядән бәйсезлекне игълан иткән көн буларак, «Бәйсезлек көне» итеп бәйрәм ителә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Әдәбият үзгәртү

  1. Prestage E. The diplomatic relations of Portugal with Franse, England, and Holland from 1640 to 1668. Warford, 1925.
  2. Brazão E. A restauração: relacões diplomaticas de Portugal de 1640 a 1668. Lisboa, 1939
  3. Bouza Alvarez F. Portugal no tempo dos Filipes: politica, cultura, nepresentações, 1580-1668. Lisboa, 2000.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү