Гибралта́р (ингл. Gibraltar [dʒɪˈbrɔːltɚ]) — Пиреней ярымутравының көньягында урнашкан Бөекбритания территориясе. Урта диңгезне һәм Атлантик океанны тоташтырган Гибралтар бугазында мөһим стратегик позицияне били. НАТОның хәрби-диңгез базасы.

Гибралтар
Байрак
Илтамга
Шигарь Badge of the Rock of Gibraltar Edit this on Wikidata
Башкала Гибралтар
Халык саны 34 003 (бәя, 2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1704 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Үзәк Аурупа вакыты
Кардәш шәһәрләр Фуншал, Баллимина[d] һәм Сингапур
Рәсми тел инглиз теле
География
ИҖБ Британиянең диңгезарты территорияләре
Мәйдан 6.843 км²
ДДӨБ 11 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 36.14°N 5.35°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Гибралтар фунты
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 240 вольт[1]
Телефон коды +350
ISO 3166-1 коды GI
Интернет домены .gi


Гибралтар ватандашлары — бер үк вакытта Бөекбритания һәм Европа Берлеге ватандашлары. Алар Европа парламенты сайлауларында катнаша алалар, ләкин Гибралтар җирендә Шенген килешүе һәм кайбер башка АБ кагыйдәләре гамәлдә түгел.

Гибралтар — Европада маготлар (кыргый маймуннар) яшәгән бердәнбер урын. Җирле ышанулар буенча соңгы магот үлгәнгә кадәр Гибралтар Бөекбритания территориясе булыр.

Тарих үзгәртү

Гибралтар тарихы гаять бай һәм үз эченә 3000 елны ала. Финикиялеләрнең һәм карфагенлыларның бу җирләрдә корабларны калдырулары билгеле. Рим империясе вакытында да Гибралтар аның җирләренә кергән.

Озак вакыт буенча Гибралтарга гарәпләр сахип чыкканнар. Алар бу җирләрне 711 елда яулыйлар. 1462 елда Испания бу җирләрне басып ала, ләкин 1704 елда Гибралтарны инглиз гаскәрләре яулый. 1713 ел килешүенә күрә Гибралтар Бөекбритания җире булып таныла.

1830 елда Гибралтар колония статусын ала. 1967 елның 10 сентябрендә үткәрелгән референдумда Гибралтар ватандашлары Бөекбританиядә калу өчен тавыш биргәннәр.

Дин үзгәртү

2012 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Гибралтар халкының 72,1 % ка якыны католиклар. Башка христиан конфессияләреннән Англия чиркәве (7,7 %), Иегова шаһитләре тарафдарлары бар. Халык саны буенча өченче дин — Ислам (халыкның 3,6 % ы). Шулай ук һинд дине (2 %), Бәһаи дине әгъзалары һәм 763 кешедән торган яһүд дине җәмгыяте (халыкның 2,4 % ы) бар.

Фотосурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Население Гибралтара (2012)

Сылтамалар үзгәртү