Боланнар (лат. Cervidae) — партояклылар отрядындагы гаилә.

Боланнар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cervidae Goldfuss, 1820[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][3][…]
Югарырак таксон парнокопытные[d][2][3]
Таксонның халык атамасы hjortefamilien
Нәрсәнең чыганагы antler[d], бычья кожа[d], оленина[d] һәм печень оленя[d]
Төрләр ареалы харитасы
Коллаж
3D-модель
...өчен инвазион төр Австралия кыйтгасы[4]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
 Боланнар Викиҗыентыкта

Боланнарның таралуы үзгәртү

Боланнар Җирнең һәр почмагында очратып була. Алар тауларда да, урманнарда да, башка урыннарда да яши. Аш эзләп, бик ерак китә алалар. Боланнар — җәмгыятьле хайваннар, зур төркемнәргә берләшә алалар. Җәй көне карт ир-хайваннар төркемнән китәләр һәм ялгыз яки башка ир-хайваннар белән яшиләр. Күбәю өчен хатын-хайваннарга кушыналар, бер-берсен сугышка чакырып партнёрбикәне эзлиләр. Боланнарның күбесе — төнге хайваннар, ләкин таулардагы һәм кеше тормаган җирләрдә яшәүчеләре көндез дә җим эзли.

Толыклыгы үзгәртү

Боланнар — ботаклы мөгезле күшәүче хайваннар рәтенә керә. Шулай ук боланнар эрелеге, аларның күбесенең яхшы үсеш алган яшьләр чокырчыклары, көчсез яки юк булган клыклары һәм үзенчәлекле чәчле щёткалары бар. Боланнар матур һәм зифа буйлы, гәүдәсе нәфис һәм озын, муеннары көчле һәм пропорцияле, баш борын азагына нык тар була, аяклары биек һәм нәзек, бармакларында нык үсеш алган арткы тояклар һәм үпкен тар тояклар бар. Күзләре зур, тере, колаклары туры торган, тар, бигрәк тә озын һәм хәрәкәтле, өске ирене шома, һәм алты коренной теш һәр казналыкта.

Классификациясе үзгәртү

  • Пошилар ыруы (Acles)
  • Төньяк боланнары (Rangifer)
  • Ланьнар (Dama)
  • Чын боланнар (Cervus)
  • Коралайлар (Capreolus)
  • Мунтажкалар (Cervulus)

Мөгезләре үзгәртү

Мөгезләр ешрак ата хайваннарда була. Алар ел саен алмаша (иске мөгезләр төшә, урыннарында яңа мөгезләр үсә). Мөгезләр үз авырлыгыннан яки тыштагы көчтән төшә.

Тууга тиклем дә мөгезләр урынында баш сөягендә (мөгезләр үсергә тиеш урында) калынлыгы белән белдерелә. Туудан алтынчы-сигезенче айда маңгай сөяге менүе үтә, һәм "дудка" — мөгезләр нигезе ясала. Иң башта бер кәүсә үсә. Шуннан ул өлешләргә бүленә. Бу өлешләр саны 12 (!) җитә ала.

Балалары үзгәртү

Болан хатыны бер-ике яки, сирәк, өч бала тудыра. Берничә көн узгач, алар ана белән йөри алалар. Кайбер төрләрендә ата да балалары белән назлы. Болан анасы — яхшы, ышанычлы, иркә ана.

Холкы үзгәртү

Туклану үзгәртү

Үләннәр, чәчкәләр, яфраклар, бөреләр, яшь ботаклар, гөмбәләр, җиләкләр, ягель мүге һ.б. — боланнарның төп ашы. Аларга тоз — тәмле һәм сирәк ризык.

Кешеләр белән мөнәсәбәтләре үзгәртү

 
Болан үрчетүче. 1922

Боланны йортлау кыен. Әлбәттә, яшь чактан кешеләр янында үскән һәм кешегә гадәт тоткан җәнлекләр яшьлектә яхшы, ышанычлы. Әмма вакыт белән бу бәйләнүләр азая, һәм карт болан сугышчан, ышанычлы түгел. Озак читлектә яшәүче төньяк боланы да башка чәйнәүчеләрдән кыенрак йортлана. Аны "ярымйорт" хайваны дип атый алабыз.

Кешеләр боланнарга хәвефле була. Боланнарның кайбер төрләре кызыл китапка кушылган (мәсәлән, Россия Кызыл Китабында Уссур таплы боланы (рус.  Уссурийский пятнистый олень, лат.  Cervus nippon hortulorum керә)). Бу куркыныч факт боланнарның тиреләре һәм мөгезләре белән бәйләнгән. Боланнар төньяк халыклар тормышында зур роль уйный. Бу халыкларның төп һөнәрләренең берсе — болан үрчетү. Боланнар аларга транспорт, тире, мөгез, ит, сөт бирә. Шуңа күрә ул халыкларның мәдәниятендә боланга игелеклек күренә.

Болан — бик кызыклы образ. Төрле мәдәниятләрдә боланның төрле мәгънәләре бар. Ул горурлыкны, нәзакәтьлекне белдерә. Шуңа күрә геральдикада бай итеп кулланыла:

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Кайбер илләрдә Кыш-бабай боланнарда йөри.
  • Боланнар күп җырларда сурәтләнә.
  • "Бэмби" дигән мультфильмның төп каһарманы — болан баласы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Брем А. Жизнь жтвотных: Млекопитающие. Т.6. / Пер. с нем. — СПб.: "Ленинградское книжное издательство", 2009. — 288 с., ил.
  • Большая энциклопедия животных. — М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. — 640 с., ил. (Уссур таплы боланы турында белешмә)
  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2012.
  2. 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. http://www.environment.gov.au/biodiversity/invasive-species/publications/factsheet-feral-deer