Суҗыяр, чүмеч гөл (лат. Aquilegia L., 1753[1][2]) — Казаякчалар (Ranunculaceae) семьялыгына караган үсемлекләр ыруы.

Суҗыяр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Aquilegia L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон казаякчалар
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Тасвирланган феномен Мадонна в скалах[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=884[6]
 Суҗыяр Викиҗыентыкта

Төньяк ярымшарда үсәләр [7].

35ләп төре культурага кертелгән[8].

Атамасы

үзгәртү

Үсемлекнең фәнни атамасы латин телендәге 'aqua' — «су» һәм 'legere' — «җыю», яки 'aquila' — «бөркет» сүзләреннән килеп чыккан.

Атамасы төнбоек эффектына бәйле булырга мөмкин.

Бакчачылык әдәбиятында фәнни исеменең транскрипциясе — аквиле́гия кулланыла.

Ботаник тасвирлау

үзгәртү
 
Гади суҗыяр

Бәбәкләре ике еллык. Беренче елында чәчәк атучы бәбәк нигезендә яңарыш бөресе урнаша. Көз көне аннан тамыр яны яфраклары җыелмасы барлыкка килә. Яфраклар кышны кичереп, иртә язда үләләр. Алар җәй буе үсәчәк яңа яфраклар белән алышыналар. Яфрак розеткасы үзәгеннән яз ахыры - җәй башында чәчәк бәбәкләре барлыкка килә.

Яфраклары озын сыгылмалы саплы, өчәрләп кискәләнгән. Сабак яфраклары - утырма.

Чәчәкләре берәмләп урнашкан, башларын игән рәвештә, төрле төстә: зәңгәр, шәмәхә, сары, кура җиләге төсендә, ак яки ике төсле.

Таҗ биш таҗ яфракчыгыннан тора. Алар авыш киселгән зур тишемле бүрәнкәләрне хәтерләтә. Шулай ук тар очында бөгелгән касә орысы бар. Бөгелү дәрәҗәсе аквилегияләрнең бакча формаларын билгеләүдә мөһим сыйфат.

Орының рәвеше һәм озынлыгына карап берничә шартлы төркем бар:

  • оры ыргаксыман бөгелгән яки боҗра рәвешендә — европа төрләре: альп суҗыяры, гади, олимпия һәм бизле суҗыяр. Аларга ак, сыек зәңгәр, алсу төсләр хас.
  • оры туры һәм озын — Америка төрләре: күк аквилегия, канада, калифорния, алтынсу, Скиннер суҗыярлары; алар алтынсу, җирән, кызыл һәм башка ачык төсләр белән аерылып торалар.
  • орысыз чәчәкләр - Кытай һәм Япония төрләре.

Җимеше - күпъяфракчык (многолистовка). Орлыклары вак, кара, ялтыравык, агулы. Тишеп чыгу сәләтен 1 ел саклыйлар[9].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  7. Dezhi, Fu; Robinson, Orbélia R. (2001): 19. Aquilegia. In: Wu, Z. Y.; Raven, Peter Hamilton & Hong, D.Y. (eds.): Flora of China (Vol. 6: Caryophyllaceae through Lardizabalaceae): 278. Science Press, Beijing & Missouri Botanical Garden Press, St. Louis. ISBN 1-930723-25-3
  8. Аквилегия. Биологические особенности. Энциклопедия декоративных садовых растений..
  9. Аквилегия. Биологические особенности. Энциклопедия декоративных садовых растений..