Әвернә чәчәклеләр

Әвернә чәчәклеләр (лат. Cruciferae), кәбестәчәләр — ике өлешле үсемлекләр семьялыгы.

Әвернә чәчәклеләр
Халыкара фәнни исем Brassicaceae Burnett, 1835[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон капустоцветные[d][1][5][6][…]
Таксономик төр кәбестә[d]
Җимеш төре Стручочек[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Туры килүче исемлек Роды семейства Капустные[d]

 Әвернә чәчәклеләр Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

Үләнчел үсемлекләр, сирәгрәк — лианалар һәм куаклар. 380 ләп ыругы, 4 меңнән артык төре билгеле, бөтен җир шары буйлап таралганнар, әмма күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында үсәләр. ТРда 39 ыругы һәм 80 төре билгеле.

Ботаник тасвирлама

үзгәртү
 
Кәбестә чәчәге диаграммасы

Бер, ике һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Тамыр системасы — үзәк. Кайбер культуралы үсемлекләренең тамырлары тамыразык рәвешендә. Бу төрепчә, шалкан, торма.

Яфраклары чиратлашкан, бөтен яки телмә, төпчек яфраксыз, гади яки тармак төкчәле.

Чәчәкләре сары, ак, аксыл шәмәхә һәм алсу төстә, чукка, сирәгрәк калкансыман, чатырсыман яки башсыман чәчәк төркеменә җыелган. Чәчәкләр актиноморфик, еш кына зигоморфик, ике җенесле. Алты серкәч, бер җимешлек. Касә һәм таҗ яфракчыклары 4 әр, алар аркылы-торкылы урнашкан (исеме шуннан), касә яфракчыгы кайвакыт төбенә таба капчыксыман (нектар туплау өчен җайланма) рәвештә.

Чәчәк формуласы:

 

Җимеше — ике якка ачыла торган, күп орлыклы кузак яки кузакча. Кайвакыт җимешләре чикләвексыман, ярылмый торган (мәсәлән, катран төрләренеке).

Әһәмияте

үзгәртү

Күп төрләре — кәбестә, редис, шалкан, торма, керән һәм башка яшелчә буларак үстерелә. Майлы үсемлекләр сыйфатында горчица, рапс, шепкән үрчетелә.

Сарыбаш, йөрәк уты, көтүче сумкасы, ябышкак үлән һәм башкалар дару үләннәре.

Шеббуй, ахшам миләүшәсе — декоратив үсемлекләр.

Күп төрләре баллы (эт какысы, кыргый торма, йөрәк уты), аш тәмләткечләр (горчица, керән); чүп үләннәре (көтүче сумкасы, ярут, чалгычут, сарыбаш).

13 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.[7]

Классификация

үзгәртү

Семьялыкка 355[8] үсемлек ыругы керә, алар 45 трибага бүленәләр:

Кайбер төрләр

үзгәртү
 
Төсле кәбестә
 
Очкылык үләне
 
Лобулярия

Ботаник иллюстрацияләр . Г. фон Шубертның "Naturgeschichte des Pflanzenreichs " китабындагы әвернә чәчәклеләр

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Reveal System of Classification — 1997.
  4. 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. 5,0 5,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  6. 6,0 6,1 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG II // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2003. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1046/J.1095-8339.2003.T01-1-00158.X
  7. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/vern-chchklelr Онлайн — энциклопедия Tatarica
  8. Brassicaceae Burnett (en). WFOPL. әлеге чыганактан 2023-11-08 архивланды. 2023-11-08 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү
  • Дорофеев В. И. Структура семейства Cruciferae B.Juss (Brassicaceae Burnett) // Turczaninowia : журнал. — 2004. — № 3 (7). — С. 43—52. (Тикшерелгән 7 июнь 2022)
  • Дорофеев В. И. Крестоцветные (Cruciferae Juss.) Европейской России // Turczaninowia : журнал. — 2002. — № 5 (3). — С. 5—114. (Тикшерелгән 7 июнь 2022)
  • Hall, J. C., K. J. Sytsma and H. H. Iltis. 2002. Phylogeny of Capparaceae and Brassicaceae based on chloroplast sequence data. American Journal of Botany 89: 1826—1842 (abstract 2011 елның 18 февраль көнендә архивланган.)(ингл.)  (недоступная ссылка) Проверено 7 июня 2022.