Очкылык үләне ( лат. Berteróa ), кыркырый - әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер-, ике- яки күпьеллык үләнчел үсемлек ыругы.

Очкылык үләне
Халыкара фәнни исем Berteroa DC., 1821[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Alysseae[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d]

 Очкылык үләне Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

8 төре билгеле. Европа һәм Азиядә таралганнар һәм Төньяк Америкага китерелгәннәр. Чүп үләне буларак ташландык урыннарда үсә. Рәсәйнең урта өлешендә майдан октябрьгә кадәр чәчәк ата.

Татарстан территориясендә бер төре — соры очкылык үләне (B. incana) бар; республиканың бөтен территориясендә таралган. Коры тау битләрендә, юл буйларында, шулай ук чүп үләне буларак чәчүлекләрдә үсә.

Ботаник тасвирлама

үзгәртү
 
Соры очкылык үләне

20–50 см биеклектәге соргылт төстәге бер-, ике- яки күпъеллык үсемлек, йолдызсыман төкчәләр белән капланган.

Тамыры — үзәк.

Сабагы туры, тармакланган.

Яфраклары бөтен, чиратлашкан, чит-читләре вак тешле, озынча яки ланцетсыман.

Чәчәкләре вак, ак төстә, куе башчалы чукка җыйналаган. Серкәчләре озын.

Җимешләре — ике капкачлы, озынча түгәрәк, кузакча, йөнтәс-йомшак.

Орлыклары — яссы, көрән. Май–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи (бер үсемлек 1,5 меңгә кадәр орлык бирә, шыту сәләтен туфракта берничә ел саклый).

Куллану

үзгәртү

Үсемлектә органик кислоталар, алкалоидлар, флавоноид, кумарин, дуплау матдәләре, майлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.[2]

Ыругның фәнни исеме (Berteroa) Италия ботанигы Карло Бертеро хөрмәтенә бирелә.[3] Ул Көнбатыш Индиядә һәм Чилида флораны өйрәнү һәм гербарий үрнәкләрен җыю белән данлыклы.

Татар телендәге "очкылык үләне" исеме үсемлекнең халык медицинасында тын кысылу һәм көзән җыеруларны дәвалау өчен кулланылышын чагылдыра [4] .

 
Чәчәк төркеме

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Al-Shehbaz I. A. A generic and tribal synopsis of the Brassicaceae (Cruciferae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant TaxonomyUtrecht: IAPT, Wiley, 2012. — ISSN 0040-0262; 1996-8175doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ochkylyk-lne Онлайн - энциклопедия Tatarica
  3. Burkhardt L. Verzeichnis eponymischer Pflanzennamen : Калып:Lg = Index of Eponymic Plant Names = Index de Noms Eponymes des Genres Botaniques. — Berlin : Botanic Garden and Botanical Museum Berlin : Freie Universität Berlin, 2016. — S. B-42. — 1119 S. — ISBN 978-3-946292-10-4. — DOI:10.3372/epolist2016.
  4. Бугаёв И.В. . — ISBN 5-91302-094-4.

Әдәбият

үзгәртү
  • Буш Н. А. Род 636. Икотник — Berteroa DC. // Флора СССР = Flora Страница Калып:Comment/styles.css не имеет содержания.URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1939. — Т. 8 / ред. тома Н. А. Буш. — С. 338—340. — 696, XXX с. — 5200 экз.