Акира Куросава

Япон кино режиссеры

Акира Куросава яп. 黒澤 明 Куросава Акира?, 23 март 1910, Токио — 6 сентябрь 1998, Токио — Япония кинорежиссеры, сценарист һәм продюсер. Кино тарихында иң тәэсирле кинорежиссер булып исәпләнә. Куросава 57 еллык иҗади гомерендә 30 фильм төшерә.

Акира Куросава
Туган телдә исем яп. 黒澤明
Туган 23 март 1910(1910-03-23)
Токио, Япониядә
Үлгән 6 сентябрь 1998(1998-09-06) (88 яшь)
Токио, Япония
Үлем сәбәбе watershed stroke[d][1]
Күмү урыны An'yō-in[d]
Яшәгән урын Япония
Ватандашлыгы Япония байрагы
Һөнәре фильм төшерүче, сценарий язучы
Җефет Ёко Ягути[d]
Балалар Кадзуко Куросава[d] һәм Хисао Куросава[d]
Бүләк һәм премияләре «Оскар» иң яхшы чит ил киносы
(1952 — «Расёмон»; 1975 г. — «Дерсу Узала»),
«Алтын пальма чыбыгы» (1980 — «Сугышчы шәүләсе» өчен

 Акира Куросава Викиҗыентыкта

Тормыш һәм иҗаты үзгәртү

Исам һәм Сима Куросава гаиләсендә Акира Куросава сигезенче иң кече бала булып туа. Бала чакта ук үзенең сәнгать белән мавыгуын аңлый. 1928 елда «Ника-тэн» күргәзмәсендә күрсәтелгән «Сэйбуцу» рәсеме казанышларының югары ноктасы була. Колледжга укырга керә алмыйча, 20 яшьтән узгач, PCL «Photo Chemical Laboratories» япон кинофирмасында режиссер Кадзиро Ямамото ярдәмчесе булып эшли башлый.

Җиде ел ассистент булып эшләгәч, фильм төшерүдә катнашырга мөмкинлек ала. «Гений дзюдо»|姿三四郎|Сугата Сансиро|1943 картинасы өчен сценарий үзе яза. Фильм XIX гасырда илдә дзюдо үсеше турында була.

1950 елда Расёмон фильмы Куросавага дөньякүләм шөһрәт китерә. Төп рольләрдә Тосиро Мифунэ һәм Такаси Симурау уйныйлар. Бу фильм тирән фәлсәфи эчтәлек белән баетылган һәм тамашачыны борынгы Япониягә илтә, андагы канлы вакыйгаларны детектив күзлектән күрсәтә. Расемон Венеция кинофестиваленең гран-приенә лаек була һәм АКШ киноакадемиясе тарафыннан иң яхшы чит ил киносы буларак Оскарга тиенә.

1954 елда төшерелгән «Җиде самурай» нәфис фильмы самурайлар тормышына багышланган. Фильмга төгәл тарихилык хас. Бу фильмга АКШта ияреп төшерелгән «Шәп җиделек» кинотасмасы (The Magnificent Seven) зур уңыш казана.

Фәлсәфи биеклеккә омтылып, Куросава бөек рус классикларының әсәрләрен кинога төшерә. 1951 елда ул Достоевскийның «Идиот»ын, ә 1957 елда Горькийның «Тормыш төбендә» пьесасын экранлаштыра. Гадәтләнгәнчә, вакыйгалар феодаллар Япониясенә күчерелә.

1975 елда Акира Куросава, Япония һәм СССР хөкүмәтләре ярдәме белән төшерелгән “Дерсу Узала” Оскар бүләгенә лаек булган.

Куросава 1998 елның 6 сентябрендә Токионың Сэтагая районында 88 яшендә инсульттан вафат була.

Якын дусты Коидзуми төшергән «Яңгырдан соң»|雨あがる|Амэ агару фильмына сценарий аның соңгы эше була.

Танылыуы үзгәртү

Файл:Akira Kurosawa.jpg

Акира Куросава үзенең фильмнары кебек дөньяда танылу яулый.

Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрен якынайту аның төп казанышы булып тора.

1994 елда Киото премиясенә лаек була.

1991 елның 12 мартында СССР Президенты Указы нигезендә "СССР һәм Япония арасындагы мәдәни багланышларга керткән өлеше өчен" "Халыклар Дуслыгы ордены" белән бүләкләнә.

Искәрмәләр үзгәртү