Наил Хисамиев - татар журналисты. 1963 елның 5 июньдә Татарстанның Саба районы[3] (хәзер Теләче районындагы) Алан авылында туа. 1980 елда авыл урта мәктәбен тәмамлый. 1986 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Университет бетергәч Себергә татар теле укытучысы буларак эшкә китә. 1980 еллар азагында аның ярдәме белән Төмәннең өлкә радиосында "Дусларга сукмак" исемле беренче татар радиотапшырулары чыга башлый. 2011 елдан Азатлык радиосының Прага редакциясендә эшләде. 2018 елның 11 июнендә Африкадагы Кабо-Верде илендә сәяхәт иткәндә вафат. Җәсадын алып кайтып туган авылы зиратында җирләнде [4]. Яраткан темасы булып сәнгать буенча мәкаләләр язу иде.

Наил Алан
Туган телдә исем Наил Вазыйх улы Хисамиев
Туган 5 июнь 1963(1963-06-05) (60 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Алан авылы
Үлгән 11 июнь 2018(2018-06-11)[1] (55 яшь)
Кабо-Верде[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Ата-ана
  • Вазыйх Хисамиев (әти)
  • Зәкия (әни)
Сайт https://www.facebook.com/nkhisamiev

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү