Ицхак Герцог (яһүд. יצחק הרצוג), 1960 елның 22 сентябре, Израиль, Тель-Авив) – яһүд сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 2 июненнән Израильның Кнессет тарафыннан яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган (унберенче) президенты. 9 июльдә вазифасына керешә [1]. Израильның Авода фиркасе рәисе, Кнессетта оппозиция лидеры булган. Фәләстыйн – Израиль конфликтын «ике халык өчен ике дәүләт» принцибы буенча тыныч җайга салу тарафдары.

Ицхак Герцог
Израиль президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 9 июле
Израильның социаль тәэминат министры
Вазыйфада
2007 елның 21 марты – 2011 елның 7 гыйнвары
Аңа кадәр Эхуд Ольмерт
Дәвамчысы Моше Кахлон
Израильның төзелеш министры
Вазыйфада
2005 ел – 2005 ел
Аңа кадәр Ципи Ливни
Дәвамчысы Зеэв Бойм
Шәхси мәгълүмат
Туган 22 сентябрь 1960(1960-09-22) (63 яшь)
Израиль, Тель-Авив
Сәяси фирка Авода – рәис
Җефет Михаль Герцог[d]
Әни Ора Герцог
Әти Хаим Герцог
Белем Тель-Авив университеты
Корнелл университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 22 сентябрендә Тель-Авивта туган. Әтисе Хаим Герцог 1983―1993 елларда Израильның алтынчы президенты була. Бабасы Ицхак Айзик Герцог Ирландиянең һәм Израильның баш раввины булган.

Ицхак Герцог Тель-Авив университетында һәм Нью-Йоркның Корнелл университетында юриспруденция өйрәнгән. Израиль хәрби разведкасының «8200 бүлекчәсе»ндә хезмәт иткән. Запастагы майор.

Дәүләт эшчәнлеге үзгәртү

1999―2001 елларда премьер-министр Эхуд Барак хөкүмәтенең секретаре булып эшли.

2000―2003 елларда – Наркотикларга каршы көрәш буенча милли идарә рәисе.

2003 елда Кнессетка сайлана. 2005 елда Израильның төзелеш министры вазифасына билгеләнә.

2007―2011 елларда – Израильның социаль тәэминат министры. 2011 елның 17 гыйнварында министр вазифасыннан китә.

2013 елның 22 ноябреннән – «Авода» фиркасе рәисе, Кнессетта оппозиция лидеры.

2018 елдан башлап, Израильның «Сохнут» яһүд агентлыгын җитәкли, ул Израильгә репатриация белән шөгыльләнә[2].

2021 елның 2 июнендә Кнессет утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән Израильның унберенче президенты итеп сайланган[3].

Карашлары үзгәртү

Президент булып сайланганнан соң беренче чыгышында И. Герцог Израиль җәмгыяте эчендә күперләр төзергә һәм яһүд диаспорасы белән элемтәләрне ныгыту өчен, эшмәкәрлекне хупларга, «антисемитизм һәм Израильгә карата нәфрәт белән көрәшергә» һәм «демократия нигезләрен сакларга» ниятләвен әйтә.

Герцог ― «ике халык өчен ике дәүләт» принцибы буенча Фәләстыйн – Израиль конфликтын тыныч җайга салу тарафдары.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү