Мьянмада ислам (бирм. အစ္စလာမ်သာျမန္မာ)— Мьянма территориясендә ислам дине. Ислам — Мьянмада азчылык дине. Мьянманың 2008 елдагы рәсми статистикасы нигезендә, аны ил халкының 4,15 % ы тота.

Янгон бөек мәчетеМьянманың иң зур шәһәре (элекке башкала) Янгонда урнашкан сөнни җәмигъ мәчете

Тарих үзгәртү

 
Мандалайда Кытай мөселманнарының борынгы мәчете

Мьянмада (1989 елга кадәр Бирма) ислам тарихы катлаулы. Гарәп-мөселман сәүдәгәрләре безнең эраның 652660 елларында Мадагаскардан Кытайга барганда, еш кына Бирмага да керә торган була. Аларның кораблары Татон һәм Мартабан кебек портларда туктаган. Мьянмадагы мөселман җирлекләре һәм Ислам таралышы IX гасыр гарәп, фарсы, Европа һәм Кытай сәяхәтчеләре тарафыннан документлаштырыла.

Бирма мөселманнары — илгә килгән мөселман халыкларының җирле Бирма этник төркемнәре белән кушылган нәселе. Мөселманнар илгә гаскәриләр сыйфатында, хәрби әсирләр буларак, шулай ук качаклар, коллык корбаннары буларак килгән. Мөселманнар шулай ук король киңәшчеләре, король администраторлары, порт хакимияте, мэрлар вазифаларын биләгән.

Мандалай короле Мондон пати буларак танылган Кытай мөселманнарына ил башкаласы Мандалайда мәчет төзергә рөхсәт биргән. Мандалай мөселманнары җәмгыяте Юннән солтаны Сөләйманнан мәчет төзүдә ярдәм сораган. Солтан мәчетне финансларга риза була һәм үзенең полковнигы Мах Туны проектны күзәтү өчен җибәрә. Бүгенге көнгә кадәр исән торучы мәчет — тарихи истәлекле урын.

Безнең эраның 860 елында фарсы мөселманнары Төньяк Бирмага Кытайның Юннән төбәгеннән килә — бу вакыйга турында Кытай хроникасында язылган. Юннән аша Ислам белән Бирма элемтәләре Юннән дәүләт киңәшчесе Шәмсетдин һәм аның гаиләсенә барып тоташа. Аның улы Насретдин Бирмага беренче Монгол һөҗүменең (1277—1278) командиры була.

Бирма мөселманнарын фарсы теленнән кергән пати (Pathi) сүзе белән атаганнар. Патилар хәзерге Мьянманың көньяк төбәкләрендәге авылларда сан буенча җирле буддачылык тарафдарларын узып киткән. Әлеге атама Иравади округы үзәге, 300 мең кеше яшәүче Патин (Pathein) шәһәр-порт атамасында сакланган.

14301531 елларда Бирма территориясендә мөселманнар өстенлек иткән Ава корольлеге(ингл.) яшәп килгән. Таҗ Махалны төзеткән могол императоры Шаһ-Җаһанның илдән качкан улы Шаһ-Шуҗига 1660 елда Араканда сыену урыны бирелгән. Аның белән килгән мөселман һиндле гаскәриләр (каманнар) ярдәмендә 1684—1710 елларда Араканда мөселманнар өстенлек итә.

Мьянманың хәзерге мөселман халкы — гарәп, фарсы, төрек, мавр, һиндстанлы мөселманнар, пакистанлылар, патаннар, бенгалиялеләр, кытайлы мөселманнар һәм малайзиялеләр нәселе. Алар Мьянманың күп кенә этник төркемнәре белән катнашып беткән.

Бирмада Британия хакимияте урнашкач, Һиндстан мөселманнары исәбенә мөселманнар саны нык арта. 1948 елның 4 гыйнварында бәйсезлек алгач, Һиндстан белән килешү нигезендә, Һиндстан мөселманнарының илгә килүе туктала.

Хәзерге заман үзгәртү

Хөкүмәт, халык исәбен алу мәгълүматларына таянып, Бирма халкының 4 % ы Ислам динен тота, дип белдерә. АКШ Дәүләт департаментының дин иреге турындагы халыкара докладында әйтелгәнчә, 2006 елда илнең буддачылык тарафдары булмаган халкының саны исәпкә алу барышында нык киметеп күрсәтелгән[1]. Мьянманың мөселман җәмгыяте башлыклары бәяләвенчә, ил халкының 10 % ы мөселман (күпчелеге сөнниләр).

Мьянма хөкүмәтенең рәсми сәясәте буенча, Мьянмадагы барлык этник, дини һәм тел төркемнәре дә тигез хокуклы. 2005 елда Мьянма диннәр эшләре министрлыгы «Дин иреге турында декларация» бастырган.

Рохинҗалар үзгәртү

Төп мәкалә: Рохинҗалар

Рохинҗалар — Мьянмада (1989 елга кадәр Бирма) Аракан штатында яшәүче җирле халык. Диннәре буенча мөселманнар. 2012 елда Бирмада 800 мең рохинҗа яшәгән. БМО рохинҗаларны «дөньяда иң нык эзәрлекләнүче азчылык халык», дип атаган[2].

Җирле халык белән рохинҗалар арасында дини каршылык Бирма Британия кул астында булган заманнан килә. 1942 елда британнар коралландырган рохинҗалар белән буддачылык динендәге араканнар арасында сугыш була, төбәктә милли дошманлык көчәя. 1948 елда Бирма бәйсезлек алганда, рохинҗалар күпләп яшәгән Аракан (Ракхайн) штатының мөселман халкы Бирмадан аерылып чыгу хәрәкәтен башлый. Бирмада хакимият башына килгән хәрби режим рохинҗаларны ил гражданнары итеп танымый. Аларны Бангладешка күчерү планы барып чыкмый – Бангладеш аларны кабул итми[3].

Мьянма хөкүмәте рохинҗаларны ил территориясендә канунсыз (легаль булмаган хәлдә) яшәүче бенгалиялеләр дип атый. Алар миллионнан артык. Барлык ислам дәүләтләре Мьянманы кеше хокукларын бозган өчен гаепли, әмма бу дәүләтләрнең берсе дә аларга сыену урыны бирми.

2012 елның июнендә Көнбатыш Бирманың Аракан штатында мөселман рохинҗаларга карата көч кулланыла. Дини бәрелешләр нәтиҗәсендә Мьянманың 200 кешесе һәлак була, 140 мең рохинҗа качакка әверелә.

2016 ел азагында Мьянма Кораллы Көчләре һәм экстремист буддачылар мөселман-рохинҗаларга каршы репрессияләр уздыра: бу хәл билгесез кешеләр тарафыннан чик буе полициясе лагерьларына һөҗүм итүгә җавап итеп үткәрелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Amnesty International хокук яклау төркеме, АКШ Дәүләт департаменты Мьянма хакимиятен каты тәнкыйтьли [4].

Мәчет үзгәртү

 
Янгон бөек мәчете

Янгон бөек мәчете — Мьянманың Британия колониаль чорында (1824—1948) төзелгән. Мәчетне төзүчеләр — Бенгалиядән килгән һиндстанлы мөселманнар җәмгыяте әгъзалары.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү