Бангладешта ислам

Бангладешта ислам (бенг. বাংলাদেশে ইসলাম) — Бангладеш Халык Республикасы территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бангладеш халкының (164 млн 689 мең кеше) 90,40 % ы (153 млн 700 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 9,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Бангладеш — мөселман күпчелеге иле һәм Ислам Бангладеш Халык Республикасының дәүләт дине булып тора [2]. Мөселманнарның күпчелеге — хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр. 25 миллион әһле-хәдис(ингл.) (суфичылык), шигыйлар, 100 мең әхмәдия вәкиле бар. Абсолют сан буенча Бангладешта мөселманнар Индонезиядән (229 млн), Һиндстаннан (201 млн) һәм Пакистаннан (200 млн) гына калыша.

Бангладешның милли мәчете — Бәйт-әл Мөкәррәм (Дакка, 1962 елда нигезләнгән). Кагъбәне хәтерләтә. Бангладеш Ислам Фонды биредә урнашкан

ТарихҮзгәртү

Ислам дине Көньяк Азиягә, шул исәптән Бенгалия ярларына төрле юллар белән: гарәп мөселман сәүдәгәрләре, төркиләрнең яулап алулары һәм мөселман суфиларның миссионерлык эшчәнлеге аша үтеп кергән. Беренче булып гыйраклы Сәет Шаһ Насретдин хәзерге Бангладеш җиренә халык арасында ислам динен тарату өчен килгән. Көньяк Азиядәге иң борынгы мәчет (VII гасыр), ихтимал, Бангладешның Рангпур өлкәсе Лалмонирһат(ингл.) шәһәрендә урнашкан[3].

Һинд ярымутравына аяк баскан беренче мөселманнар — диңгез буйлап йөзүче гарәп сәүдәгәрләре. VII гасыр ахырыннан алар Һинд ярымутравының көньяк-көнбатышында Малабар(ингл.) яр буенда урнаша башлаган. Сәүдәгәрләр шулай ук Һинд елгасы дельтасына үтеп кереп йөргән һәм Читтагонг портына да тукталган.

Гарәп яулап алулары вакытында ислам Һинд ярымутравының төньяк-көнбатышына үтеп керә. Һинд елгасы үзәне халкы (хәзерге Пакистан) IXXI гасырларда тулысынча ислам динен кабул итә. Һинд ярымутравы һәм Ганг үзәненә ислам әле үтеп кермәгән була.

9771186 елларда идарә иткән Газнәвиләр(ингл.) хакимнәре Һинд ярымутравының төньяк өлкәләренә 20 тапкыр яу чаба. 1030 елга Пәнҗаб Газнәвиләр дәүләтенә кушылып бетә. Пәнҗаблыларның бер өлеше (хәзерге Пакистан территориясе) ислам диненә күчә. Мултан(ингл.) өч гасырга Һинд ярымутравында исламның төп терәге була.

VIII һәм XII гасырлар арасында Бенгалия белән Пала империясе(ингл.) буларак билгеле династия идарә итә. Ул вакытта Бенгалиянең күпчелек халкы буддачы санала. Исламга күчу XIII гасырда, Мөхәммәд ибн Бәхтияр Халҗи(ингл.) идарә иткән чорда башлана һәм йөз ел дәвамында дәвам итә. Ул идарә иткәндә ислам дәгъватчылары җирле халыкны исламга тарту эшчәнлеген актив алып бара. 1303 елда Конья шәһәреннән (хәзерге Төркия) килгән Шаһ Җәләл(ингл.) исеме мәчеткә бирелгән.

12061526 һәм 15391555 елларда Һинд ярымутравында беренче эре ислам дәүләте Дәһли солтанлыгы(ингл.) оеша. Бу чорда Дәһли беренче тапкыр дәүләт башкаласы була. 1330 елдан соң төрле төбәкләр солтанлыкка каршы күтәрелгән һәм дәүләт территориясе кимегән. 13981399 елларда Аксак Тимер һөҗүме нәтиҗәсендә солтанлык таркала.

Бенгалия территориясендә XIVXVI гасырларда Дәһли солтанлыгына бәйле булган һәм аңа ясак түләп торган Ислам дәүләте Бенгал солтанлыгы(ингл.) оеша. 1576 елда солтанлык Бөек Моголлар империясе кул астына күчә.

15261540 һәм 15551858 елларда яшәгән Бөек Моголлар империясе вакытында исламлаштыруның яңа дулкыны башлана. Бу чорларда Һинд ярымутравының ярлы катламнары касталар системасыннан котылу өчен исламга аеруча актив күчкән. Ганг елгасы дельтасының (хәзерге Бангладеш) аз керемле крестьян халкы исламны кабул иткән. Сәүдәгәрләр һәм күп кенә шәһәр халкы төбәкнең яңа элитасына әверелгән әмирләрнең сараена үтеп керүне җиңеләйтү өчен, ислам динен кабул итүгә омтылган.

XVIII гасыр азагыннан Аурупа колонизаторлары (Португалия, Бөекбритания) үз кул астындагы территорияләрдә Исламның абруен һәм йогынтысын киметүгә, яңа җирләргә таралышын чикләүгә ирешә.

1793 елда хәзерге Бангладеш җирләренә Бөекбританиянең East India Company(ингл.) компаниясе үтеп керә. Инглизләр Бенгалия казнасын талап, үзләренә хәзерге бәяләрдә 40 миллиард АКШ доллары торырлык байлыкны үзләштереп бетергән. Җирле халык опиум үстерергә мәҗбүр ителә. 1857 елда, инглизләргә каршы баш күтәрү бастырылгач, Бөекбритания Бенгалия белән турыдан-туры идарә итә башлый.

1906 елда Даккада мөселман белем бирү конференциясе вакытында Британия Һиндстанын таркату һәм аның составыннан мөселман дәүләтен аерып чыгару өчен көрәшүче Бөтенһиндстан мөселман лигасы(ингл.) оештырыла.

Яңа заманҮзгәртү

1940-елларда бенгаллылар субконтинентның башка өлкәләрендәге мөселманнар белән берләшеп, Пакистан мөселман дәүләтен барлыкка китерүдә катнаша.

1970-еллар башында бенгаллылар төбәк хисләренең йогынтысына ныграк дучар була. Алар, мөселман булудан бигрәк, үзләрен бенгаллылар буларак билгели башлый. Бангладеш дөньяви дәүләт буларак төзелә һәм Бангладеш Конституциясе дөньяви һәм демократик принципларны ныгыта.

Бангладеш 1971 елда Пакистаннан бәйсезлеккә ирешә һәм ул вакытта үткәрелгән гомуммилләт халык санын алу 71 миллион кеше яшәвен раслый. 1980 елда Бангладеш халкы 90,4 миллион кешегә кадәр арткан һәм шул вакыттан бирле мондый үсеш дистә еллар дәвамында теркәлгән[4].

1971 елда Бангладеш Конституциясе барлык диннәрне дә тигез дип игълан итә. Хөсәен Мөхәммәт Эршадның хәрби хөкүмәте 1988 елда ил конституциясенә исламны дәүләт дине итеп төзәтмәләр кертә.

ОешмаларҮзгәртү

Бангладеш Ислам Фонды (бенг. ইসলামিক ফাউন্ডেশন বাংলাদেশ, ингл. Islamic Foundation Bangladesh) — Бангладеш Дин эшләре министрлыгы каршындагы Ислам кыйммәтләрен һәм идеалларын тарату белән шөгыльләнүче һәм бу кыйммәтләр һәм идеаллар белән бәйле эшчәнлекне тормышка ашыручы хөкүмәт оешмасы булып тора. 1974 елда Бангладеш президенты Шәйх Мөҗибур Рәхман(ингл.) нигезләгән.

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Bangladesh dismisses case to drop Islam as state religion. reuters.com, 28.03.2016(ингл.)
  3. Nicolas Haque. Ancient mosque unearthed in Bangladesh. aljazeera.com, 18.08.2012(ингл.)
  4. Bangladesh Population History(ингл.)