Читтагонг

Читтагонг (IPAc-en|tʃ|ɪ|t|ə|g|ɒ|ŋ), рәсми рәвештә Чаттограм (Бенгаль телендә:চট্টগ্রাম),[1] ул көньяк-көнчыгыш Бангладешта төп яр буе шәһәре һәм финанс үзәге булып тора. Шәһәрнең халык саны 2,5 миллионнан артык,[2] ә шәһәр яны халык саны 2011 елда 4009423 булган,[2] бу аны Бангладешта халык саны буенча икенче шәһәр итә. Ул шул ук исемле Читтагонг Даирәсе һәм Читтагонг Бүлгесе башкаласы булып тора. Шәһәр Карнапһули Елгасы ярларында Читтагонг Калкулыгы Юллары һәм Бәнгәл Култыгы арасында урнашкан. Хәзерге Читтагонг Бангладешның Даккадан соң икенче иң әһәмиятле шәһәр үзәге булып тора.

Читтагонг
Panorama of Colonial-Era Court Building - Chittagong - Bangladesh (13080727805).jpg
Халык саны 2 581 643 (2011) Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+06:00
Кардәш шәһәрләр Җиддә[d] һәм Вьентьян[d]
География
Ил Баңладеш
Мәйдан 157 дүрткел киламитер
ДДӨБ 6 митер Edit this on Wikidata
Координатлар 22.32°N 91.82°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 4000 Edit this on Wikidata

Читтагонг Бангладеш икътисадында тормышка әһәмиятле рольне уйный. Читтагонг порты илнең төп дингез капкасы булып тора. Порт Бәнгәл Култыгының иң мәшгуль халыкара диңгез порты һәм Көньяк Азиянең өченче иң мәшгуль диңгез порты булып тора.[3] Читтагон Биржасы илнең ике биржаларының берсе булып тора. Берничә Читтагонгта нигезләнгән Бангладеш ширкәтләре Бангладешта иң зур конгломератлары һәм фирмалары арасында. Порт шәһәре Бангладеш Диңгез порты һәм Бангладеш Яр Буе Сагының иң зур базасы булып тора; шул ук вакытта Бангладеш Армиясенең һәм Бангладеш Һава Көчләренең шулай ук базалары бар һәм алар шәһәр икътисадына кертем ясыйлар. Читтагонг Бангладеш Тимер Юлының Көнчыгыз Зонасының штаб-фатиры булып тора, тарихи рәвештә ул Британия Һиндстанының Ассам Бәнгәл Тимер Юлларының һәм Көнчыгыш Пакистанның  Пакистан Көнчыгыш Тимер Юлларының штаб-фатиры булган. Биредә корыч белән тәэмин итә торган шәһәр янында Читтагонг корабларны утильләштерү йорт яны халыкара күзәтү астында. Читтагонг табигый гаванена күрә борынгы дингез порты булып тора. Ул 1-енче гасырда Рим географы Птолемей тарафыннан иң зур Көнчыгыш порты буларак билгеләнгән булган. Гасырлар буена гавань Һиндстан суб-кыйтгасында көньяк-көнчыгыш Бенгалия аша капка булган. Бәнгәл култыгын өйрәнгән Гарәп диңгезчеләр һәм сәүдәгәрләре 9-ынчы гасырда гаваньда табыш тукталышына нигез салганнар.[4] 14-енче гасыр дәвамында порт административ үзәк статусы белән Бенгаль Солтанлыгының административ үзәк статусы белән "акча кою шәһәрчеге" булган.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Mahadi Al Hasnat. Mixed reactions as govt changes English spellings of 5 district names (2 April 2018).
  2. 2,0 2,1 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок bangladeshpop1 не указан текст
  3. Pangaon container terminal to get a boost (3 January 2016).
  4. Arabs, the - Banglapedia.