Төп менюны ачу

Бангладешта Һинд дине

Статистика

Ел Халык саны +-%
1901 9,546,240 -
1911 9,939,825 +4,1%
1921 10,176,030 +2,4%
1931 10,466,988 +2,9%
1941 11,759,160 +12,3%
1951 9,239,603 -21,4%
1961 9,379,669 +1,5%
1974 9,673,048 +3,1%
1981 10,570,245 +3,3%
1991 11,178,866 +5,8%
2001 11,379,000 +1,8%
2011 12,492,427 +9,8%
Раджшахи, Путхья, Шива Гыйбадәтханәсе.
Дхака, Дхакешвари Милли Гыйбадәтханәсе
Дхамрайда Процессия
Бангладеш, Дхака, Колабаган пуджа Кыры, Дургапуджа, Ароти
Кантаҗи Гыйбадәтханәсе 1870-енче еллар.
Динаҗпурта Кантаҗи Гыйбадәтханәсе, Бангладеш
Гобинда Гыйбадәтханәсе, Путхия, Раджшахи, Бангладеш
Брахманбарияда Кал Бхайраб Гыйбадәтханәсе

Һинд дине Бангладешта икенче иң зур дин, ул Бангладешның Статистика Бюросы мәгълүматы буенча халыкның якынча 8,96%-ын алып тора. Халык төшенчәләре буенча, Бангладеш дөньяда Һинд дине тотучылар саны буенча өченче ил, Һиндстаннан һәм Непалдан соң.

Табигый хәл буларак, Бангладешта Һинд дине күрше Һиндстан штаты Көнбатыш Бенгалиядәге Һинд диненә охшаш, кайчандыр Бангладеш (ул элек Көнчыгыш Бенгалия дип аталган) 1947 елда Һиндстанны бүлгәнче бер булган. Һиндуларның Бангладешта күпчелеге Бенгаль Һиндулары.

(Дэви)Алиһәсенә – аны гадәттә Дурга яки Кали дип ихтирам итәләр - киң табыналар, еш аның ире Шива Ходае белән. Шайвизм гомумән Бангладешның югары касталары арасында таралган. Бангладешта Вайшнавизм ярату һәм тугрылыклылык традицияләрендә ир кеше һәм хатынның берлеген чагылдыра. Бу Һинду ышануның традициясе һәм Исламның Суфичылык традициясе Бенгалиядә бер-берсенә тәэсир итешкән. Икесе дә популяр мистик хәрәкәтләр булган, дини җитәкче һәм өйрәнчек арасындагы шәхси бәйләнешне чагылдырган. Бенгалиянең Ислам практикасында кебек үк Вишнуга гыйбадәт кылу еш кечкенә тугрылыклылар җәмәгатенә үтә ("шомадж"). Икесе дә Илаһи белән бәйләнешне чагылдырыр өчен җирле сөюнең телен кулланалар. Ике традициядә дә зур сөю һәм эмоциональ йогынты булган дини әдәвбиятта Бенгалия теле этәргеч булып тора.

Бангладеш Һинд динендә ритуаль коену, антлар һәм елгаларга, тауларга һәм гыйбадәтханәләргә дини сәфәр кылу гадәти практика. Гадәти Һинду бу урын нинди дингә багышланган булуга карамастан Мөселманнарның пирлары гыйбадәтханәләрендә дога кыла ала. Һинд дине тарафдарлары күп Садху(изге кешеләргә) һәм аскетикларга баш ияләр. Кайберәүләр изге кешегә карап та алар дини табыш ала дип ышана. Дурга Пуджа Сентябрь-Октябрьдә үткәрелә, бу Бангладеш Һиндуларның иң әһәмиятле фестивале һәм ул Бангладеш буйлап үткәрелә. Фестивальне билгеләү өчен төрле шәһәрләрдә, шәһәрчекләрдә һәм авылларда меңнәрчә пандаллар (мандаплар) куела. Башка фестивальләр Кали Пуджа, Кришна-Джанмаштами, Һоли, Сарасвати Пуджа, Шивратри һәм Ратхаятра, ә иң популяры йөз ел ук үткәрелә торган Дхамрай Ратхаятра.

Аһимса принципы сыер итен ашамау кагыйдәләрен тотуында чагыла.

ДемографияҮзгәртү

 
Дхака Университеты, Сарасвати Һинду Алиһәсе Сыны

2001 ел халык санын алу буенча Бангладешта 11 379 000 кеше булган. Шулай да, кайберәүләрнең фаразы буенча Бангладешта якынча 12 миллион Һинд дине бар. 2000-енче елларда Бангладешта Һинд дине тарафдарлары күбесенчә барлык төбәкләр буйлап тигез таралган һәм бигрәк тә Гопалганҗ Даирәсе, Динаджпур Даирәсе, Силхет, Сунамгадж, Мименсингх, Хулна, Джессор, Читтагонг һәм Читтагонг Калкулык Трактлары. Дхака башкала шәһәрендә Һиндулар Мөселманнардан соң икенче иң зур җәмәгать һәм Һинд дине тарафдарларының иң зур концентрациясе иске шәһәрнең Шанхари Базар тирәсендә. Һиндуларның сәнгатькә, мәгарифкә, әдәбияткә һәм спортка кертеме аларның сан өлешеннән шактый күбрәк. Хөкүмәт Бангладеш Телевидениесе һәм Бангладеш Бетар (радио) тапшыруларын Һинд дине язмаларының һәм догаларының укулары н тапшыру өчен спонсорлады.

Бангладешта 1990-ынчы елларда Исламист сәяси формацияләренең үсешеннән соң, күп Һинд дине тарафдарларына һөҗүм ителгән булган һәм күпләр Һиндстанга китәргә мәҗбүр булган.[1]

Хәзерге көн Бангладешта Һинд дине тарафдарлары Грегориан Календаре буенча унөченче гасырда гына азчылык булып киткән.Калып:Citation needed 1941 елда Һинд дине тарафдарлары халыкның якынча 28%-ын тәшкил иткән, 1951 елда бу сан 22,05%-ка кадәр төшкән, чөнки бай һәм югары каста вәкилләре 1947 елда Һиндстан бүленешеннән соң Һиндстанга күченгәннәр. Күчкән Һинд дине тарафдарлары үзләренең байлыкларын "Көнчыгыш Бенгалия Эвакуация Акты" буенча байлыкларын югалткан һәм калган ярлы һәм урта-сыйныф Һиндулар яңа законнар буенча дискриминациягә дучар булган. 1965 ел Һиндстан-Пакистан сугышы килеп чыкканнан соң Һиндулар "дошман" дип ярлык куелган законнар чыккан һәм аларның милекләре дәүләт тарафыннан тартып алынган.[2][3][4] Шуннан соң, аларның саны яртыга кимегән. Пакистан Армиясенең Бангладешны Ирек Итү Сугышы вакытында 1971 ел Бангладеш вәхшилекләреннән соң массакүләм куу һәм геноцид нәтиҗәсендә 20 миллионнан артык Һинд дине тарафдарлары һәм аларның варислары югалган бу соңгы тарихта этник һәм дини идентификация буенча иң зур урыннан күчерү булган. Бангладешта 1974 елда халык санын алу буенча Һинд дине тарафдарларының саны 13,5%-ка кимегән. Хәтта бәйсезлектән соң Һинд дине тарафдарлары "Һиндстан марионеткалары" һәм ышанычсыз гражданнар дип аталган.[2] Һинду эмиграциясенең әһәмиятле этәргече булып Дошман Милке Акты торган, буенча булган Һинд дине халкының якынча 40%-ының милкен тартып алырга мөмкин булган. (Дхака Университетыннан Доктор Абул Баркат буенча).

Урта сыйныфның әһәмияткә ия өлеше, шәһәр Һинд дине халкы хәзер Бангладеш дигән төбәккә 1947 елда Көнчыгыш Пакистан барлыкка киткән. Бу Көнчыгыш Бенгалия качаклары Һиндстан җәмгыятендә күчүләреннән соң актив рәвештә кертем ясаганнар. 1971 елда, Бангладешны Ирекле Итү Сугышыннан соң охшаш сценарий булган. Әмма, хәтта 1971 елдан соң, Һинд дине халкы азаюын дәвамын иткән һәм хәзер халыкның 8,96%-ын тәшкил итә. Pew Research Organisation өйрәнүе буенча Һинд дине тарафдарлары 2050 елга Бангладешның 7%-ын тәшкил итәчәк, ә Мөселманнар халыкның 92%-ын тәшкил итә.

Бангладешта тулаем Һинд дине тарфдарларының нисбәте
Ел Процент (%)
1901 33.00
1911 31.50
1921 30.60
1931 29.40
1941 28.00
1951 22.05
1961 18.50
1974 13.50
1981 12.13
1991 10.51
2001 9.20
2011 8.96

Source: Census of India 1901-1941, Census of East Pakistan 1951-1961, Bangladesh Government Census 1974-2011 [5][6][7][8]

Төшүче саннар булуга карамастан, Һинд дине тарафдарлары аерым регионнарда географик туплануга күрә зур йогынты ясыйлар.

Административ бүленеш буенча Һинд дине халкыҮзгәртү

 
Процент буенча Һинд дине тарафдарларының таралышы
Бангладеш буенча Һинд дине халкы
Даирә Процент (%)
Барисал 9.70
Читтагонг 10.65
Дхака 8.50
Хулна 11.20
Раджшахи 10.09
Рангпур 9.09
Силхет 8.60

Banglapedia [1]

Һинд дине гыйбадәтханәләреҮзгәртү

 
Динаҗпур, Бангладешта Кантаджев Гыйбадәтханәсе
 
Дхакешвари Гыйбадәтханәсендә Пуджа бәйрәм итүләре

Һинд дине гыйбадәтханәләре һәм дога кылу урыннары күпмедер дәрәҗәдә бөтен ил буенча таралган. Кантаҗ Гыйбадәтханәсе элегант 18-енче гасыр гыйбадәтханә мисалы. Иң әһәмиятле гыйбадәтханә булып Дхакешвари Гыйбадәтханәсе булып тора, ул Дхакада урнашкан. Бу гыйбадәтханә башка оешмалар кебек үк Дурга Пуджаны һәм Кришна Джанмаштамины бик тантаналы үткәрә. Дхаканың башка әһәмиятле гыйбадәтханәләре булып Рамакришна Миссиясе, Джой Кали Гыйбадәтханәсе, Дхакада Лакшми Нараян Мандиры, Свами Багх Гыйбадәтханәсе һәм Сиддхешвари Калимандир. Дхакада иң күренекле Рамна Кали Гыйбадәтханәсе Пакистан Армиясе тарафыннан 1971 елда Бангладеш Ирек Итү Сугышыннан соң җимерелгән булган, Бангладеш Һинд дине тарафдарлары шул урында гыйбадәтханәне торгызыр өчен көрәшкән.

19-ынчы гасыр башында, Брахманбарияда Кал Бхайраб Гыйбадәтханәсенең илдә иң зур Шива Ходае сыны бар. Бангладешның башка күренекле иң зур Һинд дине гыйбадәтханәләре булып Чандранатх Гыйбадәтханәсе, Адинатх Гыйбадәтханәсе, Сугандха, Джешорешвари Кали Гыйбадәтханәсе, Панча Ратна Говинда Гыйбадәтханәсе, Бхабанипур Шактипитх, Чаттешвари Гыйбадәтханәсе, Дхамрай Җаганнатх Ратх, Путхия Гыйбадәтханә Комплексы, Кантаджев Гыйбадәтханәсе, Комилла Җаганнатх Гыйбадәтханәсе, Калияджеу Гыйбадәтханәсе, Шри Шаил, Бишванатх Гыйбадәтханәсе, Боро Кали Бари Гыйбадәтханәсе, Муктагача Шива Гыйбадәтханәсе, Шьямсундар Гыйбадәтханәсе, Чандрабати Гыйбадәтханәсе, Лалмай Чанди Гыйбадәтханәсе, Джорбангла Гыйбадәтханәсе, Сонаранг Игезәк Гыйбадәтханәләре, Пабнада Җаганнатх Гыйбадәтханәсе, Патша Кангса Нараян Гыйбадәтханәсе, Бароди Локенатх Ашрамы, Шри Сатьянараян Сева Мандиры, Шри Анган, Вахедпур Гири Дхам, Читтагонгта Рамкришна Севашрам, Рам Тхакур Ашрамы һ.б. Күп Һинд дине гыйбадәтханәләренә җир һәм хәрәкәт итә торган милекне тартып ала торган законнар янады. Һинд дине гыйбадәтханәләренә шулай ук җәмәгать фетнәләре (күбесенчә 1990, 1992 һәм 2001 елда) янаган, шул вакытта саклау өчен армияне чакырырга кирәк булган.

Җәмәгать мәсьәләләреҮзгәртү

 
Раджшахи, Путхия Гыйбадәтханәсе

Һинду җәмәгатенең Бангладешта күпчелек Мөселман җәмәгатенекенә охшаш мәсьәләләр бар. Боларга хатыннарның хокуклары, ярлылык, эшсезлек һәм башкалар керә. Һинд дине җәмәгатенә хас булган мәсьәләләргә Бангладешта Һинд дине мәдәниятен һәм гыйбадәтханәләрен тәэмин итү керә. Исламистларның кечкенә секталары даими рәвештә Һинд дине тарафдарларын Бангладештан изоляцияләп карый.[9][9] Бангладеш Һинд дине тарафдарлары бөтен өлкәләрдә таралган (Нараянганҗтан кала).[10] Шулай да Һинд дине тарафдарлары либераль Мөселманнар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә һәм хәтта бер-берсенең фестивальләрендә, мәсәлән, Дурга Пуджа һәм Эйд әл-Фитр.

Бангладешны Ирек Итүе һәм 1971 ел Бангладеш вәхшилекләреҮзгәртү

Бангладешны Ирек Итү сугышы нәтиҗәсендә 20-енче гасырның иң зур геноцидларның берсе булган. Корбаннарның саны фараз ителгәнчә 3 000 000 булган. Ирек итү сугышы дәвамында 2,4 миллион Бенгалия Һинд дине тарафдары үтерелгән булган һәм күпчелек Һинд дине тарафдарлары эшмәкәрләре тоткан кибетләр җимерелгән булган. Дхакада тарихи Рамна Кали Гыйбадәтханәсе һәм йөз еллык Дамрайда Ратх Пакистан Армиясе тарафыннан җимерелгән һәм яндырылган булган. 1971 елның 2 августында Time (журналы)ндагы мәкаләдә язылганча, "Һинд дине тарафдарлары качакчларның дүрттән өч өлешен тәшкил итә һәм үтерелгәннәрнең күбесе Мөселманнарның нәфрәте сәбәпле килеп чыккан, "[11]

Сенатор Тед Кеннеди 1971 елның 1 нобярендагы АКШ Чит Илләр Мөнәсәбәтләр белән Сенат Комитеты шәһадәтнамәсенең өлеше булган мәгълүматында язылганча "Иң зур бәрү Һинд дине җәмәгатенә булган, аларның җирләрен һәм кибетләрен тартып алганнар, систематик кадап үтергәннәр һәм "H" дип язылган тасмалар эләктергәннәр. Болар барысы да рәсми рәвештә булган Исламабадның хәрби кануны әмере буенча". Сенатор Кеннеди игълан иткәнчә Һиндстанда 80%-ы Һинд дине тарафдарлары булган һәм ЮНЕСКО һәм Дөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы күпсанлы халыкара агентлыклары мәгълүматы буенча Һиндстанда Көнчыгыш Пакистан качаклары пигында 10 миллион булган. 1971 елда Көнчыгыш Пакистанда Һинд дине тарафдарларының саны якынча 11 миллион икәнен исәпкә алгач, Һинд дине халкының 70%-ы яки 8 миллионы качкан дип фаразлап була.

Пулицер Премиясе откан журналист Сидней Шанберг сугыш башы турында һәм Көнчыгыш Бенгалиялеләрнең конфликт вакытында һәм аннан соң газап чигүләре турында язган. "The Pakistani Slaughter That Nixon Ignored" колонкасында ул янә 1972 ирек ителгән Бангладеш турында язган. "Башка искә алулар булып Пакистанлыларның Һинд дине тарафдарлары өйләре өстенә "H" дип язулары, бу аеруча Мөселманнар армиясе максатлары булган" ("Мөселман армиясе", Пакистан Армиясе дигәнне аңлата ул Бенгалия Мөселманнарына да һөҗүм иткән).

Башлангыч пост-бәйсезлек чоры (1972-75)Үзгәртү

Яңа бәйсез илнең беренче конституциясендә барлык гражданнарга нинди диннәренә булуына карамастан секуляризм һәм тигезлек вәгъдә ителгән. Яңадан ирек ителгән Бангладешка кайтканда, Шәех Муҗибур Рәхмән дәүләткә беренче вәгазендә Бангладешны Ирек Итү Сугышында Һинд дине халкының диспропорцион газаплануын таныган. Һиндстанга 1972 елның февраленда Колкатага зиярәтендә Муҗиб качкын лагерьларынa барган, анда берничә миллион Бангладеши Һинд дине тарафдары Бангладешка кайтып илне торгызырга теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Шәех Муҗибур Рәхмәнның һәм аның хөкүмәтенең Мөселман булмаган дини төркемнәргә тугрылыклы булуына карамастан, аның хөкеменең Бангладешта Һинд дине тарафдарларына карата ике әһәмиятле аспекты бәхәсле булып калган. Беренчесе Рама Кали Мандирын кайтару, ул Дхакада тарихта иң әһәмиятле гыйбадәтханә булган. Бу йөзләр ел элек төзелгән гыйбадәтханә Бангладешны Ирек Итү Сугышы вакытында Пакистан Армиясе тарафыннан җимерелгән булган һәм йөзгә якын тугрылыклы вафат булган. Дошман Милке Акты буенча ул милекнең иясе билгеләнергә мөмкин булмаган һәм аның варисы дип игълан ителергә исән калган әгъзалар калмаганнар һәм җир Дхака Клубына тапшырылган.

Икенчедән, Дошман Милке Акты дәүләт тарафыннан Һинд дине тарафдарлары ия булган милекне конфискацияләү Муҗиб хөкеме буенча тотылгысыз булган һәм Дхака Университетының Абул Баркат алып барган тикшеренүендә Шәех Муҗибның Авами Лигасы партиясе Һинду милкенең иң зур бенефециары булган. Бу хәлләр "Time" һәм "New York Times" халыкара басмаларында тасвирланган һәм шулай ук Хамудур Рәхмән Комиссиясе мәгълүматында күрсәтелгән булган. 8 миллион күчерелгән Һинд дине тарафдары һәм 200 000 Һинд дине корбаны белән милекнең иясе кем икәнлеген ачыкларга мөмкин булмаган. Бу Бангладеш Һинд дине тарафдарлары арасында зур ачылык куптарган бигрәк тә режимның үзен секуляризм һәм җәмәгать гармониясе тугъры икәнлеген игълан иткәнгә күрә.

Largely because of these and other factors, such as the lack of attention to the Human Rights Violations of Hindus in the country, the Hindu population of Bangladesh started to decline through migration.[12]

Рәхмән һәм Хөсәен режимнары (1975-1990)Үзгәртү

Президент Зияур Рәхмән секуляризмның конституция тарафыннан тәэмин итүен бетергән һәм милли тормышның барлык сфераларына Ислам символизмын керткән.

1988 елда Президент Мөхәммәд Эршад Исламны Бангладешның Дәүләт дине дип игълан иткән. Моңа каршы студентлар һәм азчылык төркемнәр чыккан. [13]

1990 елда Эршад режимы Һиндстандагы Бабри Мәсҗеде белән инциденттан соң килеп чыккан анти-Һинду фетнәләр вакытында битараф булу өчен тәнкыйтьләнгән.[14][15] Күп Һинд дине гыйбадәтханәләре, Һинд дине районнары һәм кибетләренә һөҗүм ясалган булган, шуңа 1971 елдан соң беренче Дхакешвари Гыйбадәтханәсенә һөҗүм кергән. Вәхшилекләр турында күп Бангладешлылар Көнбатышка мәгълүмат биргән, шулар арасында Тәслимә Насрин һәм аның Лайя китабы, ул "хурлык" дигән сүз.

Демократиягә кайту (1991–хәзерге вакыт)Үзгәртү

Һинд дине тарфдарларына беренче мәртәбә 1992 елында Исламик фундамендалистлар массалап һөҗүм иткән. 200-дән артык гыйбадәтханә җимерелгән булган. Һинд дине тарафдарларына һөҗүм иткәннәр һәм күп хатыннар көчләнгән булган һәм үтерелгән булган.[16] Бу нәтиҗәләр Һиндстанда Бабри Мәсҗеде җимерелүгә реакция буларак каралган.[17]

 
Бангладешта Һинд дине фестивале

2005 ел 17 Август Бангладеш бомбалавыннан соң хөкүмәт азчылык бәйрәмнәре, бигрәк тә Дурга Пуджа һәм Ратхаятра дәвамында саклау чаралары керткән.

Күренекле Бангладеш Һинд дине тарафдарларыҮзгәртү

СпортҮзгәртү

МузыкаҮзгәртү

КиноҮзгәртү

Әдәбият һәм журналистикаҮзгәртү

СәнгатьҮзгәртү

БизнесҮзгәртү

АкадемикларҮзгәртү

1971 ел корбаннарыҮзгәртү

Фән һәм ТехнологияҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Bangladesh: Wave of violent attacks against Hindu minority. Amnesty International (6 March 2013).
  • 2,0 2,1 Lintner, Bertil (1 April 2015), Great Game East: India, China, and the Struggle for Asia's Most Volatile Frontier, Yale University Press, pp. 152–154, ISBN 978-0-300-21332-4 
  • D'Costa, Bina (2011), Nationbuilding, Gender and War Crimes in South Asia, Routledge, pp. 100–, ISBN 978-0-415-56566-0 
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Door out of Dhaka Rema Nagarajan. 2010 елның 22 май көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Latest News @. Newkerala.com. 2013 елның 25 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Bangladesh. State.gov. 2013 елның 25 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Projected Population Change in Countries With Largest Hindu Populations in 2010. pewforum.org. 2016 елның 16 август көнендә тикшерелгән.
  • http://catalog.ihsn.org/index.php/catalog/115
  • 9,0 9,1 http://www.jagran.com/punjab/bhatinda-14966442.html
  • https://www.albd.org/index.php/party/constitution?lang=bn
  • Калып:Cite magazine
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Home - South Asia Human Rights Documentation Centre (SAHRDC). Hrdc.net. 2013 елның 25 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Bangladesh Parliament Votes To Make Islam State Religion. New York Times (8 June 1988). 2013 елның 25 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Primary Report. Hrcbm.org (31 October 1990). 2013 елның 25 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. South Asia: Afghanistan. United States House Committee on International Relations. 2006 елның 29 декабрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. The truth about Bangladesh's Hindus. Ia.rediff.com. 2013 елның 25 октябрь көнендә тикшерелгән.
  • SOUTH ASIA | Analysis: Fears of Bangladeshi Hindus, BBC News (19 October 2001). Тикшерелде 25 октябрь 2013.