Һиндстанда Һинд дине

Һиндстан Һинд дине тарафдарлары
Халык саны 1,053,360,000 (2016)
Төбәкләр Нагалэнд, Мизорам, Мегхалайя, Пәнҗаб, Лакшадвип Утраулары һәм Джамму һәм Кашмирдан башка барлык Һиндстан территорияләрендә күпчелек. Зур концентрацияләр белән Карнатака, Химачал Прадеш, Харьяна, Дәлһи, Раҗастхан, Гөҗәрат, Мадхья Прадеш, Чхаттисгарх, Андхра Прадеш, Тамил Наду һәм Трипурада яшиләр. Күп халык төркемнәре Көнбатыш Бенгалиядә, Уттар Прадешта, Бихарда, Махараштрада һәм Уттарахандта.
телләр Һиндстан телләре • Һиндстан Инглиз теле

Һинд дине Һиндстанда иң зур дин, халыкның якынча 79,8%-ы үзләрен Һинд дине тарафдарлары дип атыйлар, бу Һиндстанда якынча (966 миллион) Һинд дине тарафдары.[1] Бу 2011 ел Һиндстан Халык санын алу буенча, шул ук вакытта халыкның 14.2% Ислам тарафдарлары, ә калган 6%-ы башка диннәргә карый (мәсәлән, Христианлык, Сикхизм, Буддизм, Джайнизм, төрле этник диннәр, атеизм һәм динсезлек).[2][3][4] Һиндстанда Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Шайвизм һәм Вайшнавизм деноминацияләренә карый.[5] Һиндстан (Непал һәм Маврикий белән) дөньяда Һинд дине күпчелек булган өч илләрнең берсе.

Тарихы үзгәртү

Ведик мәдәният Һиндстанда безнең эрага кадәр 1500 һәм 500 еллар арасында барлыкка килгән.[6] Нәтиҗәдә, Һинд дине тарихи Ведик диннең дәвамчысы булып санала,[7] аның Һиндстан тарихына, Һиндстан мәдәниятына һәм Һиндстан фәлсәфәсенә йогынтысы зур. Һиндстан исеме үзе Грек Ἰνδία-дан барлыкка килгән Һинд елгасы, бу Борынгы Фарсы Һинду сүзеннән барлыкка килгән, бу Санскрит телендәге Sindhu, тарихта Инд елгасына мөрәҗәгать өчен кулланыла.[8] Һиндстанның башка альтернатив атамасы "Һиндустан", бу "Һиндулар" җире дигәнне аңлата.[9]

Безнең эраның 1200 һәм 1750 еллар арасында Һиндстан Һиндуларның да, Мөселманнарның да хөкем сөрүен күргән.[10] Виджаянагар Империясенең Мөсемлан хөкемдарлары кулларына төшүе Деккан Платосында Һинд диненең бөлүен билгеләгән. Һинд дине янә сәяси престижга ия булган, Маратха Империясе астында.[11][12]

Реформа хәрәкәтләре үзгәртү

Мөселман Могол Империясе вакытында һәм Христиан Британия Раджы вакытында, Һиндстанда һәм чит илләрдә (мәсәлән, Фиджида, Маврикийда, Африкада, Тринидад һәм Тобагода, Гайянада һәм Суринамда) Һинд дине реформаларга дучар булган, инициаторлар булып Брахмо Самадж, Арья Самадж булган. Свами Вивекананда, Даянанда Сарасвати, Рам Мохан Рой, Шри Ауробиндо кебек дини җитәкчеләр һәм Махатма Ганди кебек сәяси җитәкчеләр иҗтимагый структурада тулаем үзгәрешне чакырганнар.[чыганагы?] Моның бер мисалы булып 1915 елда Һинду оешмасы башланганда булган. Бу зур масштабта шуддхи һәм сангатханның башлап җибәрүенә китергән. Бу Мөселман халкы Һинду халкын һәм аларның мәдәниятләрен себереп чыгарырга теләгән вакытта булган. Бу вакытта Һинд дине халкы шәһәр, белем алган, урта сыйныф җитәкчеләрен булдыра башлаган. Шулай итеп, дини каста сиземе һәм җәмәгать идентиклыгы кайчан булса да караганга көчлерәк булган. Шуддхи хәрәкәте Һинду булмаган теләсә кем шул дингә күчәргә тиеш дип раслаган, һәм Шуддхи хәрәктеннән соң Сангатхан хәрәкәте барлыкка килгән, бу сафлык хәрәкәте, Һинду-булмаганнарга каршы эшчәнлек алып барган. Төньяк Һиндстан күбрәк колониаль булып китеп, Британия ирлелек имиджы төрле Һинд җәмәгатьләре аша прожектланган булган. Хәзер Һинд дине кайчандыр ул нәсрә булган һәм башкалар аны нәрсә итеп трансформацияләп тырышып карауның арасы булган, яңа Һинду имиджының максаты булып җәмәгатькә көч өсти алган кешене сурәтләү булган. Шуддхи һәм Сангатхан программалары 1923 елда Арья Самадж һәм Акхил Бхаратия Һинду Махасабха тарафыннан башланылган һәм аның максаты булып Һиндуларны кумакчы үсүче Мөселман халкына каршы көрәшү. Һиндулар һәм Мөселманнар арасында күп сугышулар булган һәм шулай ук Һинду хатыннарын рәнҗетү булган. Бу яңа система белән Һиндулар булып китәргә тиеш Мөселманнар элек булган каста системасына куелырга тиеш һәм берничек тә өскә менәргә тиеш түгел, бу төркемнәр арасында көрәшне китереп чыгарган. Бу хәрәкәт Һинду ир кеше сыйфатларын ассызыклаган өчен тиз үскән. Бу кампания булгач, Һинду кешеләреннән курыкканнар һәм аларны хөрмәт иткәннәр һәм бүтәк куркак яки ярдәмсез итеп каралмаган. Шуддхи һәм Сангатхан ирлекнең торгызылуы фикерен чагылдырган һәм Һинд дине Шуддхи практикалары белән үсәчәк һәм Һинду иренә көчен кире бирәчәк. Гәрчә Һинду ирләре куәтлерәк булып китсә дә, алар шулай ук күбрәк тискәре ир көч куллануын күрсәткәннәр.[13] 1923 елда күп Һинду-Мөселман фетнәләр купкан. Фетнәләр булгач, Һинду оешмалар күбрәк әһәмияткә ирешкәннәр һәм башка дингә күчүләр шуннан соң оешкан манерада булган.[14] Тулсидас, Сант Кабир Дас, Раидас, Чайтанья Махапрабху һ.б. иҗтимагый реформация өчен бһакти хәрәкәте пионерлары булганнар. Һиндстан Мөселманнар һәм соңрак Европа хөкем сөрүен күргән; шулай да илдә Һинд дине тарафдарлары доминацияләгән. Башка сәбәп Һинд диненең Буддизм кебек борынгы дин булуы (чынлыкта Һинд дине дөньяда иң борынгы дин) аның традицияләре яхшы нигезләнгән һәм Һиндлеләрнең көнкүреш тормышына кергән. Кабиләдән кабиләгә аерылып тора торган, асаба Америка яки Африка диннәреннән аермалы буларак, бу Һиндстан диннәре Һиндстан субкыйтгасы буйлап җәелгәннәр һәм күбесенчә күп Һиндле этник һәм кабилә төркемнәре тарафыннан кабул ителгән. Һинду цивилизациясенең үзенең озын тарихы булган, аның яхшы үскән язмалары һәм традицияләре булган. Кабилә кешеләрен Һинд диненә күчерү авыррак булган.

Һинду милләтчелеге үзгәртү

Бүленүдән соң Һинду милләтчелеге Һиндле милләтчелекнең ягулыгы булган. Һинду милләтчелеге агрессив рәвештә уң канат Һиндулар тарафыннан алга сөрелгән, мәсәлән:

  1. Винаяк Дамодар Саваркар - Бөек Һиндстанны барлыкка китерү өчен
  2. Пурушоттам Дас Тандон - Хинди телен Һиндстанда рәсми статуслы тел буларак алга сөргән
  3. Шьяма Прасад Мухерджи - Һинду милләтче сәяси фиркасе - Бхаратия Джана Сангх нигезләүчесе
  4. K. Б. Хеджвар - Раштрия Сваямсевак Сангх нигезләүчесе, бу Һинду милләтче волонтер оешмасы

Һиндстанның 1947 елда бүленүе Һиндуларның, Мөселманнарның һәм Сикхларның җәмәгать-ара канлы фетнәләргә һәм үтерүләренә китергән. Якынча 7,5 миллион Мөселман Көнбатыш Пакьстан һәм Көнчыгыш Пакьстан (хәзер Бангладеш буларак билгеле) территориясенә кысрыклап чыгарылган. Шуннан соң елларда Һиндстан Конституциясенең секуляр принциплары нигезләнгән булган. Соңгы 60 ел илнең күпчелек өлешләрендә тыныч булган, чыгарылма булып экстремистлар тарафыннан Бабри мәсҗеден җимерүдән соң 1992 ел Бомбей фетнәләре булган һәм 2002 ел Гөҗәрат фетнәләре һәм Пакьстанга алып барылган сугышлар булган.

Көнбатыштан Христиан төркемнәре Мөселман, Сикх һәм Һинду халкын Христианлыкка күчерергә тырыша, еш тышкы ярдәм, мәгариф һәм медицина ярдәме күрсәтеп, моны Һинду милләтчеләре ришвәтчелек итеп карый һәм шулай итеп уң канат Һинду төркемнәре белән ызгышлар була. Керала, Андхра Прадеш һәм Төньяк-көнчыгыш Һиндстан болар конверсия превалент булган кайбер төбәкләр. Һиндстанда Христиан дәгъвачыларның активлыгына җавап итеп, кырыс Һинду төркемнәре, мәсәлән, Вишва Хинду Паришад Христианлыкка күчкәннәрне кире үз диннәренә кайтара башлаган һәм шулай ук Мөселманнарны да. Һинд дине тарафдарлары һаман да илнең күпчелек штатларында һәм территорияләрендә күпчелекне тәшкил итә. Төньяк һәм төньяк-көнбатыш Һиндстанның күпчелек өлеше, бигрәк тә Гөҗәрат Һинд диненең терәге булып тора. Кабилә ышану системаларына кертелеп Һинд дине төньяк-көнчыгышта үсә дигән ышаныч бар. Шулай да, Кашмир Үзәнендә Һинд дине тарафдарлары саны кискен төшкән, бу Пакьстан хәрбиләре тарафыннан 550 000 - нән артык Кашмири Пандитлар (Һиндулар) куылу терроризмы нәтиҗәсе. Пакьстан Кашмирны Һинд хөкеменнән тартып алу тырышуын спонсорлаган, шул ук вакытта Мөселман күпчелеге бәйсезлеккә омтылган, әмма бүленү вакытында бу бәйсезлек хөкем сөрүче Һинду Махараджа һәм Британиялеләр тарафыннан бетерелгән булган. Пәнҗабта күпчелекне Сикхлар тәшкил итә.

Һиндстанда Һинд дине халкы үзгәртү

 
Һиндстанның төрле штатларында тулаем халыкның Һиндуларның нисбәте (2001 ел халык санын алу).[15]

Рәсми 2011 ел халык санын алу буенча Һиндстанның Һинду халкы[16] Иң зур кимү Манипурда 1991-2001 елда 57% тан 52%-ка кадәр булган, шул вакытта асаба Санамахи диненең яңарышы булган. Пәнҗаб (Сикх күпчелеге), Кашмир (Мөселман күпчелеге), Төньяк-Көнчыгыш Һиндстанның өлешләре һәм Лакшадвиптан башка, Һиндстанның башка 24 Штат һәм территориясендә һәм 6 шура территориясендә Һинд дине тарафдарларының абсолют күпчелеге күзәтелә. Төньяк-көнчыгыш Һиндстанның 8 штатында - Трипурада, Сиккимда, Ассамда, Манипурда Һинд дине тарафдарлары күпчелек, шул ук вакытта башка дүртесендә Һинд дине тарафдарлары азчылыкта. 2011 ел халык санын алу саннарын тагын да тәфсилләп карау өчен бу таблицаны карагыз.[17]

Регион Һинд дине тарафдарлары Тулаем Һиндулар %-ы
Һиндстан 966,378,868 1,210,910,328 79.8%
Һимачал Прадеш 6,532,765 6,864,602 95.17%
Дадра һәм Нагар Һавели 322,857 343,709 93.93%
Одиша 39,300,341 41,974,218 93.63%
Чһаттисгарһ 23,819,789 25,545,198 93.25%
Мадхья Прадеш 66,007,121 72,626,809 90.89%
Даман һәм Диу 220,150 243,247 90.50%
Гөҗарат 53,533,988 60,439,692 88.57%
Раджастхан 60,657,103 68,548,437 88.49%
Андһра Прадеш 74,824,149 84,580,777 88.46%
Тамилнад 63,188,168 72,147,030 87.58%
Харьяна 22,171,128 25,351,462 87.46%
Пудушерри 1,089,409 1,247,953 87.30%
Карнатака 51,317,472 61,095,297 84.00%
Трипура 3,063,903 3,673,917 83.40%
Уттаракһанд 8,368,636 10,086,292 82.97%
Биһар 86,078,686 104,099,452 82.69%
Дәһли 13,712,100 16,787,941 81.68%
Чандигарһ 852,574 1,055,450 80.78%
Махараштра 89,703,057 112,374,333 79.83%
Уттар Прадеш 159,312,654 199,812,341 79.73%
Көнбатыш Бенгалия 64,385,546 91,276,115 70.54%
Андаман һәм Никобар Утраулары 264,296 380,581 69.45%
Җһаркһанд 22,376,051 32,988,134 67.83%
Гоа 963,877 1,458,545 66.08%
Ассам 19,180,759 31,205,576 61.47%
Сикким 352,662 610,577 57.76%
Керала 18,282,492 33,406,061 54.73%
Манипур 1,181,876 2,855,794 41.39%
Пәнҗаб 10,678,138 27,743,338 38.49%
Аруначал Прадеш 401,876 1,383,727 29.04%
Җамму һәм Кәшмир 3,566,674 12,541,302 28.43%
Мегһалайя 342,078 2,966,889 11.53%
Нагаленд 173,054 1,978,502 8.75%
Лакшадвип 1,788 64,473 2.77%
Мизорам 30,136 1,097,206 2.75%

Шулай ук карагыз үзгәртү

Шулай ук укырга мөмкин үзгәртү

  • Shourie, Arun (1979). Hinduism, essence and consequence: A study of the Upanishads, the Gita, and the Brahma-Sutras. Sahibabad, Distt. Ghaziabad: Vikas. ISBN 9780706908343
  • Ram Swarup, The Word as Revelation: Names of Gods (1980), (1982, revised 1992)
  • Ram Swarup, On Hinduism : reviews and reflections (2000)
  • Ram Swarup, Hinduism and monotheistic religions (2015)
  • Ram Swarup, Meditations : Yogas, Gods, religions (2000)
  • Rajiv Malhotra (2011), Being Different: An Indian Challenge to Western Universalism (Publisher: HarperCollins India; ISBN 978-9-350-29190-0)
  • Rajiv Malhotra (2014), Indra's Net: Defending Hinduism's Philosophical Unity (Publisher: HarperCollins India; ISBN 978-9-351-36244-9)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. India's religions by numbers.
  2. Religion Data - Population of Hindu / Muslim / Sikh / Christian - Census 2011 India.
  3. Census 2011: Hindus dip to below 80 per cent of population; Muslim share up, slows down (en-US), The Indian Express (2015-08-26).
  4. Muslim population growth slows (ингл.), The Hindu.
  5. Major Branches of Religions. әлеге чыганактан 2015-03-15 архивланды. 2018-04-01 тикшерелгән.
  6. N. Siegel, Paul. The meek and the militant: religion and power across the world. Zed Books, 1987. ISBN 9780862323493. 
  7. Hoiberg, Dale. Students' Britannica India. Popular Prakashan, 2000. ISBN 9780852297605. 
  8. "India", Oxford English Dictionary, second edition, 2100a.d. Oxford University Press.
  9. Hindustan definition and meaning | Collins English Dictionary (en).
  10. Neusner, Jacob (2009-10-07). World Religions in America, Fourth Edition. Westminster John Knox Press. p. 189. ISBN 9781611640472. https://books.google.com/books?id=34vGv_HDGG8C&pg=PA189&dq=. 
  11. Tinker, Hugh (1966). South Asia: A Short History. University of Hawaii Press. p. 18. ISBN 9780824812874. https://books.google.com/books?id=n5uU2UteUpEC&pg=PA18&dq=. 
  12. Ganesha on the Dashboard p. 176, V. Raghunathan, M. A. Eswaran, Penguin
  13. Gupta, Charu (2 October 2014). «Anxious Hindu masculinities in colonial North India: Shuddhi and Sangathan movements». ATLA Religion Database with ATLASerials: 441–454.
  14. Gupta, Charu (1 January 2011). «Anxious Hindu masculinities in colonial North India: Shuddhi and Sangathan movements». ATLA Religion Database with ATLASerials: 441–454.
  15. Population by religious communities Census of India, Ministry of Home Affairs, Govt of India
  16. Indian Census. Censusindia.gov.in (2012-05-14). әлеге чыганактан 12 May 2008 архивланды. 2013-10-17 тикшерелгән.
  17. C-1 Population By Religious Community. Census of India.