Суринам
Суринам (/ˈsʊrɪnæm, -nɑːm/) рәсми рәвештә Суринам Республикасы буларак мәгълүм (Нидерланд телендә: Republiek Suriname [reːpyˌblik ˌsyːriˈnaːmə]) Көньяк Американың төньяк-көнчыгыш ярында урнашкан ил. Ул төньякта Атлантик Океан белән, көнчыгышта Франция Гвианасы белән, көнбатышта Гайана белән һәм көньякта Бразилия белән чиктәш. Мәйданы бары тик 165 000 квадрат километр (64 000 квадрат миль) булып ул Көньяк Америкада иң кечкенә суверен дәүләт булып тора. Суринамның халык саны якынча 575 990, аларның күпчелеге илнең төньяк ярында һәм башкала һәм иң зур шәһәр Парамарибо тирәсендә яши.
Байрак
| |
Шигарь | Justice – Piety – Trust ![]() |
---|---|
Башкала | Парамарибо |
Халык саны | 563 402 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 25 ноябрь 1975 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC−03:00 |
Рәсми тел | нидерланд теле |
География | |
Мәйдан | 163,270 км² |
Координатлар | 4°N 56°W ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Чан Сантохи |
Хөкүмәт башлыгы | Чан Сантохи |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Суринам дуллыры |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[29] |
Туу күрсәткече | 2.36 (2014)[30] |
КПҮИ | 0.730 (2021)[31] |
Яшәү озынлыгы | 71.405 ел (2016)[32] |
Джини коэффициенты | 57.9 (1999)[33] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[36] Schuko[36] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[37] |
Челтәр көчәнеше | 127 вольт[36] |
Телефон коды | +597 |
ISO 3166-1 коды | SR |
ХОК коды | SUR |
Интернет домены | .sr |
Географик торышыҮзгәртү
Суринам - Көньяк Американың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Француз Гвианасы белән, көньякта - Бразилия белән, көнбатышта - Гайана белән чиктәш. Төньякта Атлантик Океан белән чиктәш.
Суринам территориясе 163 265 кв. км алып тора.
ТарихыҮзгәртү
Экватордан бераз төньяктарак урнашкан булып Суринам джунгли доминатланган булган тропик ил. Аның зур мәйданлы агач капланышы илнең климат үзгәрүен һәм углерод тискдрелегене киметүгә тырышулары өчен бик әһәмиятле. Югары дәрәҗә кеше үсеше белән Суринамның икътисады табигый ресурсларына бик бәйле, атап ук әйткәндә боксит, алтын, авыл хуҗалыгына һ.б.
Суринамда б.э. кадәр дүртенче меңьеллыкта араваклар, кариблар һәм ваяналарны кертеп төрле асаба халыклар яшәгән. Европалылар 16-ынчы гасырда килгән һәм Нидерландлылар илнең хәзерге территориясеннән 17-енче гасыр ахырына контрольдә тота башлаган. Нидерланд колониаль чоры вакытында Суринам шикәр чыганагы булган, плантациядә Африка коллары һәм 1863 елда коллыкны бетерүдән соң Азиядән индентура ялланган хезмәтчеләре эшләгән. 1954 елда Суринам Нидерланд Патшалыгынаң бер илләре булган. 1975 елда Суринам Патшалыктан киткән һәм бәйсез дәүләт булып киткән, әмма көчле икътисади, дипломатик һәм мәдәни бәйләнешкә ия.
Суринам мәдәни яктан Кариб иле булып санала һәм Кариб Җәмәгате әгъзасы булып тора. Суринам Европадан тыш хөкүмәт, бизнес, массакүләм чаралары һәм белем бирүендә Нидерланд теле рәсми һәм превалент тел булган бердәнбер суверен дәүләт булып тора. Нидерланд Тел Берлеге өйрәнүе буенча Нидерланд теле 60% суринамлыларның асаба теле булып тора. Lingua franca буларак Инглиз теленә нигезләнгән креол теле Сранан Тонго киң кулланыла.
Төп шәһәрләреҮзгәртү
Суринам башкаласы - Парамарибо (180 мең кеше).
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Суринам - җөмһүрият. Дәүләтнең башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Төп канун бирү органы - Милли Җыелыш.
ТабигатеҮзгәртү
Суринам якынча 80 км булган сазлыклы яр буе тигезлегеннән һәм үзәк платодан тора. Көньякта куе урман белән капланган таулар урнашкан.
Илнең җирләре эчендә тимер рудасы бокситлары запаслары бар.
Илнең төп елгалары - Марони, Курантин һәм Коппенейм.
Территориянең 90%-ыннан артыгы - гел яшел булган урманнар.
Суринамда маймыллар, ягуар, пума, тапир, кырмыскаашар, броненосец, крокодиллар, күп еланнар һәм кошлар бар.
КлиматыҮзгәртү
Илнең климаты тропик, дымлы. Уртача еллык температура якынча +27°С. Яңгырлар фасылы декабрьдән апрельгә кадәр дәвам итә.
Административ бүленешеҮзгәртү
Суринам ун өлкәгә бүленә:
Өлкә | Үзәк | Мәйдан, мең км² | Халык саны | |
---|---|---|---|---|
1. | Брокопондо | Брокопондо | 7,364 | 8,340 |
2. | Коммевийн | Ньив-Амстердам | 2,353 | 25,200 |
3. | Корони | Тотнесс | 3,902 | 3,480 |
4. | Маровийн | Албина | 4,627 | 20,250 |
5. | Никкери | Ньив-Никкери | 5,353 | 41,080 |
6. | Пара | Онвервахт | 5,393 | 15,120 |
7. | Парамарибо | Парамарибо | 0.183 | 213,840 |
8. | Сарамакка | Гронинген | 3,636 | 13,600 |
9. | Сипалуини | юк | 130,567 | 29,210 |
10. | Ваника | Лелидорп | 0,444 | 76,320 |
ХалкыҮзгәртү
Халык саны – 494 347 (2007 ел бәяләмәсе)
Еллык арту – 1,1 %;
Туу – 1000 кешегә 17;
Үлүләр – 5,5 на 1000;
Эмиграция – 1000 кешегә 0,5.
Этник төркемнәр: индуслар - 37%, креоллар - 31%, индонезиялеләр (явалылар) - 15%, маруннар (качкан коллар токымы) - 10%, индеецлар - 3%, кытайлар - 2%, европалылар - 1%.
Телләр: голландча (рәсми), (саран-тонга) таки-таки (милләтара аралашу телләреннән иң таралганы, инглиз теленә нигезләнгән), хинди, малай теле, кытайча, инглиз теле
ДинҮзгәртү
Диннәр: индуистлар 27,4 %, протестантлар (нигездә мораваннар) 25,2 %, католиклар 22,8 %, мөселманнар 19,6 %, калганнар 5 %.
Суринамның дини составы гетероген булып тора. 2012 ел PEW өйрәнүе буенча илдә (51.6) Христиан, Буддачылык тарафдарлары (<1%), халык ышанулары тарафдарлары (5.3%), Һиндулар (19.8%), Иудаистлар, (<1%), Мөселманнар (15.2%), башкалар (1.8%), аффилиацияләмәгән дини юнәлеш тарафдарлары (5.4%) яши. 2020 ел санын алу буенча, 52.3% Христианнар булган; Суринамлыларның 26.7%-ы Протестант (11.18% Иллечеләр, 11.16% Морав һәм 4.4% башка Протестант деноминацияләре) һәм 21.6% Католиклар булган. Һинд дине тарафдарлары Суринамда халык саны буенча икенче дин төркемне формалаштыра һәм халыкның 18.8%-ын тәшкил итә, Көнбатыш ярымшарда Гайана һәм Тринидад һәм Тобагодан соң нисбәт буенча Суринам өченче ил булып тора. Санатани, Арья Самадж, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте дини юнәлешләре бар.
Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү
Европалылар килгәнче Суринамда аравак, кариблар һәм варрау кабиләләре яшәгән. Беренче европалылар булып 1581 елда голландиялеләр булган. 1922 елда Суринам (ул вакытта Голландия Гвианасы) Нидерландларның өлеше булып киткән, 1954 елда корольлекнең тигез әгъзасы статусына ия булган. 1975 елның 25 ноябренда Суринам бәйсез булган, шуннан соң 40 мең кеше Голландиягә эмиграцияләгән.
Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү
Икътисадның нигезе - бокситлар табу һәм эшкәртү. Балчык җире, әлүмин җитештерү; авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү. Урман кисү, агач эшкәртү. Тропик агач җитештерү. Креветкалар тоту. Бокситлар, балчык җире, әлүмин, агач экспорты.
Акча берәмлеге - Суринам гульдены.
Сәнгать һәм архитектураҮзгәртү
Парамарибо. Археология, мәдәният һәм табигый тарих экспонатлары белән музей.
ЧыганакларҮзгәртү
- Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Americas/SURINAME
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — Химик коралларны тыю оешмасы.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/suriname
- ↑ https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=en — Халыкара гидрография оешмасы.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=286
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/suriname
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/southamerica
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 22,0 22,1 22,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ 23,0 23,1 Crystal D. English as a Global Language — 2 — Cambridge University Press, 2012. — 224 p. — ISBN 978-1-107-61180-1, 978-0-511-07862-0, 978-0-521-82347-0, 978-0-521-53032-3
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2020 Democracy Index
- ↑ 28,0 28,1 28,2 28,3 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр береге
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 34,0 34,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 35,0 35,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 36,0 36,1 36,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.