А, В, С гепатитлары (бавыр ялкынсынуы) уртак сүз белән аталсалар да, аларны төрле вируслар китереп чыгара. Тик аларның моратлары бер — ничек тә бавырны зарарлау. Үзләрен яшәтер өчен, вируслар бавыр күзәнәгенең бер өлешен кулланалар. Күп очракта А гепатиты катлауланусыз уза, С гепатиты ВИЧ белән чагыштырганда куркынычсызрак дип исәпләнә.

Гепатит
Сурәт
Зыян китерә бавыр
Саклык белгечлеге гастроэнтерология[d], бавырбелем[d], инфектология[d], внутренние болезни[d] һәм семейная медицина[d]
Симптомнар сары авыруы[d], анорексия[d], Эч авыртулары һәм Гепатомегалия[d]
Диагностика юллары канның биохимик анализы һәм бавыр биопсиясе[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару ledipasvir/sofosbuvir[d][1], Рибавирин[d][1], peginterferon alfa-2b[d][1], Пегилированный интерферон альфа-2а[d][1] һәм Софосбувир[d][1]
ICD-9-CM 570[2][3], 571.4[2][3], 571.40[2][3] һәм 571.41[2][3]
ICPC 2 идентификаторы D72
NCI Thesaurus идентификаторы C3095[3] һәм C82978[2]
Commons-logo.svg Гепатит Викиҗыентыкта

Ә менә В гепатиты гади кешеләр өчен бик билгеле түгел һәм аның вирусы барысына караганда да мәкерлерәк.

Русиядә 7 % халык В гепатиты белән зарарланган. Вирус кан, төкерек, күз яше, сперма, авыру кеше сидеге аркылы бирелә. Вирус тышкы мохиттә бик озак саклана, кеше тәненнән тыш бер атна вакыт яши.

Әгәр кеше организмына керсә, вирус гомер дәвамында саклана. Ләкин шунысы да бар: организмда вирус булу кеше авырый дигән сүз түгел әле, моның өчен сәламәтлекнең ничек булуы һәм... вирус зарарлау өчен җай чыгу әһәмиятле.

Вирус кешене үтерергә ашыкмый, аңа кешене күбрәк яшәтеп, авыруның вирусны тирә-юньгә таратуы кирәк. Әгәр гепатит цирроз авыруына күчсә, процесс тизләшә. Белүебезчә, Русиядә алкоголизм бик таралган. Эчкече үзендә В гепатиты вирусын йөртсә һәм даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланса, цирроз авыруының барышы 5-7 елга тизләшә.

В гепатитыннан вакцина ясатып сакланып була. Әгәр сезгә прививка ясалган булса, зарарланган кеше канын салсалар да, 5 ел буе авыру йокмаска мөмкин. Соңгы елларда бала тудыру йортында ук прививка ясап чыгаралар. Бала мәктәптә укыганда, 5 ел саен прививка ясыйлар, ә менә мәктәпне бетергәннән соң, ата-аналар да, балалар да прививка ясатырга кирәклеген онытып җибәрәләр.

Әгәр олы кеше кискен В гепатиты кичереп сәламәтләнсә, 80-85 % очракта аларда бу авыруга каршы иммунитет ясалырга мөмкин. Калган авыруларның гепатиты хроник формага күчә һәм ул вакытта цирроз, бавыр яман шеше авырулары барлыкка килә. Бу авыруларны бик катлаулы операция ясап кына коткарып калып була. Кайбер кешеләрнең организмына вирус керсә дә, иммун системасы көчле булганлыктан, дарулар биреп дәвалаганда, алар авырып китмәскә мөмкин һәм вирус та таратмыйлар. Тик даруларны даими рәвештә кабул итеп торган очракта да, вируслар даруларга яраклаша һәм дәвалау уңышсыз булырга мөмкин.

Соңгы елларда Европа илләрендә В гепатитына каршы яңа препарат ясап чыгара башладылар.

Вируслы гепатит, икенче төрле әйткәндә, Боткин авыруы — бавырның бер-беренә тиеп торган матдәләренең ялкынсынуы белән характерлана. Бу термин клиник күренешләре буенча бертөрлерәк булган берничә төр — А, В, С, В, Е гепатитларын үз эченә ала. Гепатит авыруына китерүче вируслар тышкы мохиткә шактый чыдам.

А гепатит вируслары пычрак ризык белән эчәклек аша яки тирә-юньдә вируслар булган һаваны сулаганда үпкәләр аша керергә мөмкин. Авыруның таралуы табигать сезонына да бәйле — көз-кыш көннәрендә авыручылар ; саны артып китә. Бер коллективта булган балалар, яшьләр авыруга тизрәк бирешә. Эпидемиологик яктан начар төбәкләрдә бу төр гепатит белән авыручылар саны бик тиз күбәеп китәргә мөмкин.

В (икенче төрле әйткәндә, сүл гепатиты) һәм С гепатиты вируслары авыру кан аркылы — мондый гепатитлар белән авырган кешеләрнең канын хастаханәләрдә операция вакытында авыруга салганда, инъекцияләр ясаганда, гемодиализ уздырганда, берничә наркоман бер шприц белән ( үзләренә наркотиклар кадаганда йогарга мөмкин. Авыру 6 ай вакыт узганнан соң беленә. В, С гепатиты белән авырган кеше белән җенси контакт 6 булганда да, вирус йоктыру куркынычы бар. Шулай ук авыру анадан бала ( гепатит вирусы белән зарарланып туарга мөмкин. Гадәттә, В, С гепатитлары хроник авыруга әйләнә. ( А гепатиты белән зарарланганда, инкубация чоры (вирус организмга кер­ гәннән соң, авыру билгеле булган чор) 15-45 көнгә, ә В гепатиты өчен—30-180 ; көнгә, С гепатиты өчен 20-90 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Вируслы гепатит күп вакытта тәнгә сары төшеп үзен сиздерә. Сирәк кенә сары төшмәскә дә мөмкин. Авыру еш кына ашкайнату органнары эшчәнлеге бозылудан башланып китә. Авыруның косасы килә, укшый, бераздан коса да башлый. ( Аның аппетиты югала, тәрәте бозыла. Шуның өстенә бавыр сызлап авырта башлый. Болар авырып китүнең беренче билгеләре булып тора. Соңрак тән температурасы күтәрелә. Организмның хәлсезлеге, юкка да борчылу, йокы бозылу, буыннар авырту, эшкә сәләтлелек кимү күзәтелә. Сары төшәр ал­ дыннан сидекнең төсе караңгылана, тизәк төссезләнә, бавыр зурая башлый.

Тәнгә сары төшкән чорда авыруларны гомуми хәлсезлек, бавырда авыртуның көчәюе, тән кычытуы борчый. Буыннар сызлау, аппетит югалу интектерә. Тәннең саргаюы — авыз, күзләрнең лайлалы тышчаларының саргаюы арта бара. Аларның сарылыгы авыруның никадәр көчле булуын да : күрсәтә. Зарарлану бик көчле булганда, авыруның «кома»га (организмның ‘ тышкы ярсыткычларга җавап бирү реакциясе кимүе, рефлекслар югалуы, аң, фикер йөртү сәләте зәгыйфьләнү) китерергә мөмкин. Бавырның күләме үсә, еш кына талакта да үзгәрешләр барлыкка килә. Дәвалануны хастаханәнең инфекцион авырулар бүлегендә алып баралар. Сәламәтләнү шактый озак вакыт таләп итә. А гепатиты белән авырганда, организм бу вирус белән көрәшә ала һәм әлеге авыруга иммунитет I барлыкка килә. Тик бу төр сары чирен кичергән авырулар В гепатитына ( бирешүчән булалар. В гепатиты өчен буыннар сызлавы характерлы. Тиредә тимгелләр, ча-1 бырулы урыннар бу гепатит белән авырганда гына күзәтелә. Балаларның > тәннәрендә сары барлыкка килү вакыты 1-2 көн генә булган очраклар ’ бар. Авыру үзен бик сиздерми генә башланып китә. Тән саргаеп чыккач, ; авыруның хәле кинәт начарлана. Организмда интоксикация (агулану) ; башлана. Тәннең сарылыгы 4-6 атна буе дәвам итә.

С гепатиты белән авырганда тәннең саргаю вакыты кыскарак вакыт (5-7 көн) дәвамында була һәм бу хәл 50 % авыруларда күзәтелә. Ә кайбер авыруларның тәнендә сары бик аз гына сизелергә мөмкин. Бу очракларда организмның агулануы да уртача дәрәҗәдә генә була һәм авыру җиңелрәк кичерелә.

Гепатит диагнозы кую өчен канга биохимик анализ ясыйлар. Сидекне һәм тизәкне тикшерәләр һәм башка төрле специфик реакцияләр, тикшерүләр , уздыралар.

В гепатиты белән авыручыларның организмнарында вируслар 10 ел тирәсе үзләрен сиздермичә сакланалар. Ә кайбер авыруларда гепатит хро­ ник рәвештә сакланырга мөмкин. Мондый кешеләрнең каннары сәламәт кешеләр өчен куркыныч тудыра.

Дәвалауның мөһим нигезе — сәламәтлегеңне һәм диета саклау режи­ мы. Мондый авыруларга көненә 2-3 литрга кадәр сыеклык, сок, селтеле минераль сулар эчү таләп ителә. Аларга төрле витаминнар комплексы билгеләнә. Сары көчле булган очракларда ятып торырга кирәк. Авырулар­ ны хастаханәләрдә белгечләр дәваларга тиеш. Клиник күренешләр бетеп, лаборатор анализлар яхшыргач, авыруларны хастаханәдән чыгаралар һәм диспансер исәпкә алалар.

Авыру бик көчле булган очракларда аның катлаулануы мөмкин. Бу ба­ вырның җиткелекле эшли алмавына, үт чыгару юлларының ялкынсынуына, бавыр циррозына (кабыклануга) һәм гепатоцеллюляр карциномага (бавыр күзәнәкләренең эшчәнлеге сүлпәнләнүгә), рак авыруына китерергә мөмкин.

Гепатит белән авыручылар күп очракта 1-2 айдан савыга. 5-10 % очракта В гепатиты хроник авыру стадиясенә күчә. Өлкән кешеләр чирне авыррак кичерә: канына зарарлы вирус кергән өлкәннәр арасында үлү очраклары 15 % ка җитә.

С гепатитының дулкынсыман дәвам итү үзенчәлеге бар һәм бу авыруны йоктырган 50 % очракта ул хроник формага әйләнә. Гепатиттан профилактик прививкалар соңгы елларда киң тарала башла­ ды. А гепатитына каршы вакцинаны бер айлык тәнәфес белән 2 тапкыр кадыйлар. В гепатитына каршы беренче инъекциядән соң, 1 һәм 5 айдан тагын 2 тапкыр прививка ясау каралган. Яңа туган балаларга туган көнне, аннан 1 айдан, 2 һәм 12 айдан соң прививка ясыйлар.

В, С гепатитлары өчен профилактика чаралары — бер генә тапкыр кул­ ланыла торган шприцлар белән эш итү, медицина инструментларын бик чиста итеп юганнан соң, тиешенчә стерильләштерү, донорлардан кан алганда, тиешле таләпләрне үтәү, очраклы җенси якынлыклардан саклану.

А гепатитына профилактика—кулларны чиста тоту. Инде вирус йоктыртан авыруларны вакытында изоляцияләү яхшы нәтиҗә бирә. Халыкны су белән тәэмин итү үзәкләрен һәм җәмәгать туклану оешмаларын тикшереп тәртиптә тоту бу куркыныч авыруның таралуына каршы киртә булып торырга мөмкин. Халык медицинасында бавыр ялкынсынуын дәвалау өчен түбәндәге ысулларны киң кулланалар.

* 1 балкашык мәтрүшкә үләнен 1 стакан кайнаган суга салып тотарга.

Бер сәгать вакыт узганнан соң сөзәргә һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 3-4 тапкыр эчәргә.

* 25 г кипкән үлмәс комлык чәчәген 1 л суга салып, су яртылаш кимегәнче парландыралар. Калган эремәне сөзәргә һәм ашарга ярты сәгать кала, коненә 3 тапкыр 50 мл эчәргә.

* Бавыр циррозы булганда, әчегән тозсыз кәбестә согын көненә 2 тапкыр, чөгендер согы белән чиратлаштырып, 1 әр стакан эчәсе.

* Көн саен 1 әр стакан күләмендә кызыл чөгендер һәм әче торма сокла­ рын эчәргә.

* 20 г гөлҗимеш җимешләре, 10 г кычыткан яфраклары алып, 1 аш ка­ шыгы шушы катнашманы 1 стакан суга салырга һәм 10-15 минут кайна­ тырга кирәк. Сөзгәннән соң, көненә 2 тапкыр эчәргә.

ИскәрмәләрҮзгәртү