Эч авыртудан һич тә газапланмаган кеше сирәктер. Кайвакыт мондый авырту кисәк башланып китә. Авыруның ни сәбәптән булганлыгын белмичә һәм табибка күренмичә генә, өй шартларында гына дәвалану ысулларын сы­ нап караучылар җитәрлек. Бу кыйммәтле вакытның узуына китерә һәм авыру­ ның сәламәтлеген куркыныч астына куя. Шундый күңелсез халәткә юлыкмас өчен, нинди авыртуларга игътибар бирергә кирәклеген карап китәрбез.

Эч авыртулары
Сурәт
Дәвалануда кулланыла торган дару cajeput oil[d]
Анатомик урнашуы корсак[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/abdominal_pain[1]
ICPC 2 идентификаторы D01, D02 һәм D06
NCI Thesaurus идентификаторы C26682
 Эч авыртулары Викиҗыентыкта

*Ашказаны-эчәк трактының өске өлеше авырту. Ашказаны, талак, үңәч авырулары булганда яки организмга ярамаган ризык эләккәндә барлыкка килә. Үңәч чирләре вакытында авырту күкрәк, муен, казналык, кулбашына күчә. Эчәклек, үт чыгу юллары, бавыр һәм ашказаны асты бизендә тайпылыш башланганда да, шулай ук миокард инфаркты булганда ашказаны авырткан кебек тоелу ихтимал. *Кендек тирәсе авырту. Бу бүсер авыртуы булырга, эч кибү хәбәрчесе, эчәклектә суалчаннар оялаганын күрсәтүче билге булырга мөмкин. Бу билгеләргә бил сызлавы өстәлсә, бөерне тикшертергә кирәк. *Уң як кабырга асты авырту. Бер очтан калак сөяге авыртса, тайпылышны үт чыгу юлларыннан, үт куыгыннан һәм бавырдан эзлиләр. Бу вакытта кеше хәлсезлектән, баш әйләнүдән, аппетит югалудан зарланыр. Кайчак тын кысыла, күңел болгана, бавыр турысы кадап ала, эч кибә яки, киресенчә, йомшара. Спиртлы эчемлекләр кулланганда, күп итеп майлы, әче-төче тәмләткечләр салынган ризык ашаганда, әлеге билгеләр тагын да көчәя. *Сул як кабырга асты авырту. Бу — панкреатит авыруы билгесе. Кайчак авырту аркага күчә, билне бар ягыннан чолгап ала, авыруның косасы килә.

Авырткан урынга салкын кую сырхауның хәлен җиңеләйтергә мөмкин. *Эчнең аскы өлеше авырту. Бу халәт эчәклек эшчәнлеге бозылу, гине­кологик проблемалар баш калкыту, бөер авырулары, шеш үсүне күрсәтергә мөмкин. *Көчле чәнчү (колика). Ул касыкта урнашкан органнар ялкынсынганда, үт ташы авырулары, үтә көчле панкреатит башланганда барлыкка килә. Диета бозылганда, стресс кичергәндә, курыкканда да кеше көчле чәнчү сизә. Ул шулай ук ялкынсыну процесслары башлану, эчәкләрнең «тыгылуы», ялкын­ сынуы турында да сөйли. Андый вакытта авыртуны басу өчен табиблар спазмолитиклар — эчке органнарның шома мускуллары спазмын бетерүче дарулар кулланалар. Әгәр чәнчү кабатланып торса, хастаханәгә бару зарур. *Эч авырту, шул ук вакытта күңел болгану, косасы килү, тән кызышу, тирләү, эч быгырдау — эчәклек, ашказаны асты бизе ялкынсынуы турында сөйли. Туңып калтырау һәм бизгәк тоту эчәклеккә инфекция эләккәндә яки үт чыгу юллары томаланганда күзәтелә. * Аппендицит. Уң якта аста көчле булмаган авырту гел үзен сиздереп торса, шул вакытта кендек тирәсен, эчнең аскы өлешен, билне дә тын- гысызландырса, кешенең косасы килсә, температура күтәрелү күзәтелсә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакырту сорала. Чөнки бу билгеләр сукыр эчәк ялкынсынуга ишарәли. Табиб караганчы, авыруга бернинди дару да эчерергә ярамый.

Күргәнегезчә, эч авырту симптомнары бик күп авырулар вакытында күзәтелә, бу авыруларны һәрвакытта да өйдә генә дәвалап булмый. Бу мәсьәләне табиб кына хәл итәргә тиеш.

Искәрмәләр үзгәртү