Маҗарстан Совет Республикасы

Маҗарстан Совет Республикасы, Маҗарстан Шуралар Җөмһүрияте (маҗар. Magyarországi Tanácsköztársaság) — Маҗарстан территориясендә 1919 елның 21 мартыннан 6 августына кадәр 4 ай (133 көн) яшәгән дәүләт.

Маҗарстан Совет Республикасы
маҗар. Magyarországi Tanácsköztársaság

шуралар җөмһүрияте
Flag of Hungary (1918-1919; 3-2 aspect ratio).svg
1919 елның 21 марты — 1919 елның 6 августы


Flag of Hungary (1915-1918, 1919-1946; 3-2 aspect ratio).svg
 
Flag of the Czech Republic.svg
Socialist red flag.svg Red star.svg
Маҗарстан байрагы Маҗарстан гербы
Гимн
Интернационал (гимн)
Nepkoztarsasag.png
МСР җире кызыл төс белән күрсәтелгән
Башкала Будапешт
Тел(ләр) маҗар теле
Идарә итү төре шуралар җөмһүрияте
ҮБК рәисе
 - 1919 елның 21 марты — 1 августы Шандор Гарбаи
ХКШ рәисе
 - 1919 елның 21 марты — 1 августы Шандор Гарбаи
 - 1919 елның 1—6 августы Дьюла Пейдль

ТарихҮзгәртү

 
Маҗарстан Совет Республикасын игълан итү. 1919 елның 21 марты
 
Бела Кун, инкыйлабчылар башлыгы

Маҗарстандагы социаль, икътисади һәм сәяси кризис шартларында, 1919 елның 20 мартында илнең беренче президенты граф Михай Каройи (en) (1875-1955) Маҗарстан социал-демократлар фиркасенә ил хакимиятен үз кулына алырга тәкъдим итә. 21 мартта маҗар социал-демократлары тәкъдимне кабул итәләр, маҗар коммунистлары белән берләшеп, Маҗарстан социалистик фиркасен һәм социал-демократ Шандор Гарбаи (hu) (1879-1947) җитәкчелегендәге Инкыйлаби хөкүмәт шурасын төзиләр. Тышкы эшләр министры вазифасына коммунист Бела Кун (hu) (1886-1938), эчке эшләр, сәүдә, соңрак тимер юллар халык комиссары вазифасына Йенө Ландлер (1875-1928) билгеләнә. Инкыйлаби хөкүмәт шурасы төп бурычы итеп пролетариат диктаторлыгы урнаштыруны игълан итә. Эре сәнәгать предприятиеләре, шахталар, банклар, тимер юллар дәүләт милкенә күчә, эре һәм урта зурлыктагы җир биләмәләре дәүләт милке дип игълан ителә һәм оешып килүче авыл кооперативларына тапшырыла. Җитештерү өстеннән контроль урнаштырыла, 8 сәгатьлек эш сәгате кертелә. Инкыйлабка каршы көчләр белән көрәшү өчен маҗар Кызыл гаскәре һәм инкыйлаби трибуналлар булдырыла. Июнь аенда Бөтенмаҗар шуралар корылтае Маҗарстан Совет Республикасының конституциясен кабул итә. Инкыйлаби хөкүмәт шурасы эшчәнлегенә халык баштарак теләктәшлек күрсәтә. Ләкин артык җир кишәрлекләрен тартып алу һәм барлык хуҗалык эшчәнлеген үзәкләштерү сәясәте хакимият белән керәстияннар арасында каршылык китереп чыгара. Ил эчендә инкыйлабка каршы көчләрнең активлашуы, илне икътисади камауга алу, соңрак Чехословакия белән Румыниянең турыдан-туры хәрби интервенциясе башлану Маҗарстан Совет Республикасының җиңелүенә китерә. Румыния гаскәренең Будапештка һөҗүм итүе шартларында, уң социал-демократлар басымы астында, Инкыйлаби хөкүмәт шурасы 1 августта хакимияттән баш тарта.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-334-6

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Бела Кун. О Венгерской советской республике. М., 1966.
  2. Леонид Нежинский. 133 дня 1919 года: Советская Россия и Венгерская Советская республика. М.: Политиздат, 1989.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү