Йенө Ландлер (маҗар. Landler Jenő Matesz, 1875 елның 23 ноябре, Маҗарстан, Дунай арты крае, Гелше — 1928 елның 25 феврале, Франция, Канн) — маҗар инкыйлабчысы, дәүләт эшлеклесе, Маҗарстан Коммунистлар фиркасе Үзәк комитеты әгъзасы, Маҗарстан Совет Республикасы эчке эшләр халык комиссары, маҗар Кызыл гаскәре баш сәргаскәре (1919).

Йенө Ландлер
Туган телдә исем маҗар. Landler Jenő
Туган 23 ноябрь 1875(1875-11-23)
Маҗарстан, Дунай арты крае, Гелше
Үлгән 25 февраль 1928(1928-02-25) (52 яшь)
Франция, Канн
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d][1]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Маҗарстан Маҗарстан
Әлма-матер Будапешт университеты[d][2]
Һөнәре адвокат, инкыйлабчы
Сәяси фирка Социал-демократическая партия Венгрии[d]
Кардәшләр Ernő Landler[d]

 Йенө Ландлер Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Файл:1402 Transport 200.jpg
Й. Ландлер Маҗарстан почта маркасында. 1961
 
Кремль дивары некрополендәге күмү урыны

1875 елның 23 ноябрендә Маҗарстанның Дунай арты краенда (Көнбатыш Трансданубия) Гелше авылында бай арендатор гаиләсендә туган. Надьканижа шәһәрендә гимназия тәмамлагач, 1893 елдан Будапешт университетында укый. Студент елларында Маҗарстанның Габсбурглар империясеннән бәйсезлеге өчен яшьләр хәрәкәтендә катнаша, соңрак хәрәкәтнең юлбашчысына әйләнә.

Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Будапештта билгеле адвокат була. Аксөякләр, сәясәтчеләр, танылган журналистлар даирәсендә катнашса да, бары тик транспортта эшләүче эшчеләрнең һәм тимер юлчыларның эре транспорт компанияләренә каршы суд процессларын гына алып бара һәм иң өметсез дип саналган эшләрдә дә җиңү яулый. Мәсәлән, 1905 елда эш ташлау (забастовка) башлаган өчен судка тартылган тимер юл хезмәткәрләренең барысын да аклатуга ирешә. Суд процессларындагы нотыклары сәяси төсмер ала бара. 1906 елның октябрендә тимер юлчылар һөнәри берлеге ышанчылысы итеп сайланган Й. Ландлер Будапешт трамвай йөртүчеләренең стачкасын җитәкләүчеләрнең берсе була. 1908 елда Маҗарстан социал-демократлар фиркасенә керә, фирканең сул канаты эшлеклесенә әверелә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында милитаризмга каршы чыга. 1918 елда сугышка каршы эш ташлаулар оештыра. Үзенең сәяси эшчәнлеге белән Й. Ландлер маҗар коммунистлары җитәкчесе Бела Кун (hu) (1886-1938) өчен җирлек әзерли. 1919 елның 21 мартында Маҗарстан Шуралар җөмһүрияте дип игълан ителә. Й. Ландлер эчке эшләр, сәүдә, соңрак тимер юллар халык комиссары итеп билгеләнә. Англия, АКШ, Франция румыннарны һәм чехларны Маҗарстан шуралар җөмһүрияте өстенә җибәргәч, Й. Ландлер Будапештның паровозлар төзүче «Маваг» заводы һәм тимер юл остаханәләре эшчеләреннән торган гаскәри корпус төзи, корпус интервентларны куып чыгара. 1919 елның июлендә Й. Ландлер маҗар Кызыл гаскәренең баш сәргаскәре итеп билгеләнә. Интервентлар икенче мәртәбә Будапештка ыргылганда, Бела Кун һәм Йенө Ландлер МСР инкыйлаби хөкүмәт шурасына җөмһүриятне яклауга эшчеләрне күтәрергә тәкъдим итә, ләкин маҗар социал-демократлары хакимияттән китү юлын сайлый.

Маҗарстан Совет Республикасы җиңелгәч, Й. Ландлер Венага мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була. Венадан торып, туган илендә коммунистларның идән асты эшчәнлеген оештыра. Коминтернның III, IV, V конгрессслары эшендә катнаша, Коминтернның башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1928 елда каты авыру Й. Ландлерны иптәшләре Франциягә, Каннга дәваланырга җибәрә. Дәвалану нәтиҗәле булмый, 1928 елның 25 февралендә Каннда вафат була. Көле салынган савыт Мәскәүгә китерелә һәм 1928 елның 3 августында Мәскәү кирмәне диварына куела.

Хәтер үзгәртү

Будапештта 1919 елгы инкыйлаб җитәкчеләренә һәйкәл торгызылган. Тибор Самуэли, Бела Кун янәшәсендә Йенө Ландлер да сурәтләнгән.

 
Тибор Самуэли, Бела Кун, Йенө Дандлер. Будапешт

Әдәбият үзгәртү

  1. Фёльдеш П. Полководец улицы: Повесть о Енё Ландлере. М.: Политиздат, 1977.
  2. Абрамов А. С. У кремлёвской стены. М.: Политиздат, 1980.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү