Сөмбелә (бәйрәм)
Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны Cөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаган тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.
Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.
Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:
- Сөмбелә туса, су суыныр
- Сөмбеләдә өелеп килер
- Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал
Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган.
“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
“Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган. Сөмбелә ул шундый бәйрәм җәйне көздән белдерә.
Чыганаклар
үзгәртү- “Туган тел” исемле Самара өлкә татар җәмгыяте
- Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте
Моны да кара
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.