Ялла, (үзб. Ялла, Yalla) — 1970 елдан хәзергәчә иҗат итүче совет һәм үзбәк вокаль-инструменталь ансамбле, беренче булып оешкан үзбәк ВИАсы, Үзбәкстан ССР комсомолы премиясе лауреаты (1972), Үзбәкстан ССРның атказанган коллективы (1975), бөтенсоюз, халыкара җыр фестивальләре җиңүчесе.
Җитәкчесе (1976 елдан) — Фәррух Закиров, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Каракалпакстан, Ингушетия халык артисты[1] .

Ялла
рәсем
«Ялла»: Баһадир Җураев (с), Сергей Аванесов, Раушан Закиров, Дмитрий Цирин, Фәррух Закиров, Шаһбаз Низаметдинов
Төп мәгълүмат
Жанр

эстрада

Барлыкка килгән

1970

Ил

Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан

Шәһәр

Ташкәнт

Бүтән исем

ВИА «ТТХИ»

Тел

үзбәк, рус, инглиз

Лейбл

Мелодия

Состав

Фәррух Закиров
Җавлон Тохтаев
Аббос Алиев
Алишер Түләгәнов

Элекке
катнашучылар

Галиәскар Фәтхуллин
Рөстәм Ильясов

Бүтән
проектлар

«Ялла-Ретро»

http://djyallalux.ucoz.net/

Тарих үзгәртү

 
«Ялла» грампластинкасы. 2005

«Ялла» ансамбле 1970 елда оеша. 1960 еллар азагында Ташкәнт театр-сәнгать институты студентлары Сергей Аванесов һәм Баһадир Җураев «The Beatles» (Битлз) тәэсирендә вокаль-инструменталь ансамбль (ВИА) оештырырга уйлыйлар. Соңрак төркемгә Шаһбаз Низаметдинов (халык уен кораллары) белән Дмитрий Цирин, Галиәскар Фәтхуллин (клавишларда уйнаучы) кушыла. ТТСИның уку театры җитәкчесе Герман Рожков һәм композитор Евгений Ширяев кул астында «ВИА ТТСИ» исеме белән эшләп китәләр. 1969 елда ансамбльгә бертуган Фәррух һәм Раушан Закировлар килә. 1971 елда коллективка җырчы, пианист Лариса Кандалова кабул ителә. Ансамбль «Үзбәкконцерт»та эшли башлый. Җырчылар Исән Кандов һәм Нәүфәл Закиров белән чыгыш ясыйлар. 1976 елда җырчы Наталья Нурмөхәммәтова, Нәргиз Байханова кабул ителә.
1979 елда ансамбльгә яңа башкаручылар кабул ителә:

  • Рөстәм Ильясов — җыр, бас-гитара, аранжировка[2]
  • Җавлон Тохтаев — җыр, акустик гитара
  • Аббос Алиев — кыллы халык уен кораллары, гитара, аранжировка
  • Алишер Түләгәнов — җыр, барабан, перкуссия (бәрмә уен кораллары).
  • Сәрвәр Казиев — җыр, соңрак ВИА сәнгать җитәкчесе[3].

Фильмографиясе үзгәртү

  • 1978 - «Подарю тебе город (To'ylar muborak)» (реж. Эдуард Хачатуров) – камео
  • 1980 - «Какие Наши годы!» (реж. Эльёр Ишмухамедов) – камео
  • 1989 - «Tangalik bolalar» (реж. Темурмалик Юнусов) – камео
  • 2000 - «Алпамыш (Alpomish)»
  • 2003 - «Судьба (Taqdir)» (реж. Ахмет Унарбаев, Джахангир Касымов) – Давлат Закиров баш рольдә
  • 2003 - «Munis onam» (реж. Лутфулла Сагдуллаев) – камео
  • ? - «Майсара — Супер Звезда» (реж. Фаррух Закиров) – камео

Исеме үзгәртү

Төркемгә исемне кинорежиссер, шулай ук ТТСИ укытучысы Анатолий Кобулов уйлап таба.
Исем, репетиция вакытында, «Кыз бала» җырының кушымтасын башкарганда, үзеннән-үзе килеп чыга[4].

Уңышлары үзгәртү

  • 1969 елда Үзбәкстан ССР күләмендә җыр бәйгесендә җиңәләр.
  • 1971 елның гыйнварында Свердлауда ССРБ Үзәк телевидениесе уздыра торган «Алло, без талантлар эзлибез» (рус. Алло, мы ищем таланаты) (алып баручысы Александр Масляков) тапшыруына сайлап алу турында, «Кыз бала» (Энмарк Салихов — Пулат Мумин) һәм «Мәхәббәт турында җыр» (Марк Фрадкин — Николай Доризо) җырын башкарып, җиңәләр. Мәскәүдә финалда үзбәк халык җыры «Рамазан» һәм рус халык җыры «Ак томаннар ага» (рус. Плывут туманы белые) башкарып, дипломант булалар. Солистлар — Раушан Закиров, Фәррух Закиров.
  • «Мелодия» грампластинкалар фирмасы «Кыз бала» һәм «Яллама, ёрим, ялла» җырларын дискка яздыра.
  • 1972 елда «Эстрада язы» халыкара музыка фестивалендә (Варшава, Польша) катнаша.
  • 1973 елда X Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Берлин) катнаша.
  • 1980 елда Юрий Энтин сүзләренә Фәррух Закиров язган «Өчкодык — өч кое» (рус. Учкудук — три колодца) җыры ССРБда супер-шлягер дип табыла һәм шуннан бирле ансамбльнең визит кәртечкәсе булып тора.
  • 1981, 1982, 1984, 1985, 1988 елларда «Ел җыры» (рус. Песня года) телефестиваленең финалисты (дипломанты).
  • 1982 елда беренче «Учкудук» дигән альбомы (зур винил диск) дөнья күрә.

Репертуар үзгәртү

Үзбәк халык иҗатының заманча эшкәртмәләре белән беррәттән, русча, инглизчә башкарылган җырлары да күп. 1970 елларда шагыйрь Тураб Тула сүзләренә күп кенә җырлар язалар. Ансамбль уңышының сере — электр гитарасы, электр органы белән янәшә үзбәк халык уен коралларын (рубаб, тамбур, дойра, най һ.б.), шулай үзбәк халык көйләренең заманча эшкәртмәләрен кулануда.

«Мәҗнүнтал», «Байчәчәчәк», «Елама, ярым», «Соңгы поэма», «Шәһресәбз», «Канатта йөрүче», «Насретдин җыры», «Чакырды мине юллар», «Чәйханә», «Сәмәркандның зәңгәр гөмбәзләре», «Ялла», «Балкы, Ташкәнт», «Jinouni» (Җиннуни) һ.б. җырлары-композицияләре популярлаша. «Бәйрәм ясыйк, дуслар», «Сөйгәнемнең йөзе», «Барлык чорлар өчен чәйханә» театральләштерелгән тамашалары, «Үзбәкстан шәһәрләре» шәлкеме иҗат итәләр.

Дискография үзгәртү

  • 1972 — «Яллама ёрим, ялла», «Киз бола» («Мелодия» фирмасы)
  • 1973 — «Яллама ёрим, ялла» җыры «Parade Schlager» тупламасына кертелә («Amiga» фирмасы (АДР)

Мини-альбомнар үзгәртү

  • 1976 — «Исәнме, фестиваль», «Кем үзе», «Җанымның сере», «Нав нихол»
  • 1978 — «Көнчыгыш йолдызы», «Егет кулында җырла, дутар», «Юмалаб-Юмалаб», «Дуслар җыры»
  • 1979 — «Кем үзе?», «Җанымның серләре» (рус. Тайны моей души)
  • 1980 — «Бу - сөю» («Соңгы поэма»), «Чакырды мине юллар»

«Ялла» ансамбле җырлары шулай ук «Үзбәк эстрада җырлары», «Ансамбльләр парады», «Ватаным – җырым минем», «Дискоклуб-5» тупланмаларына кертелгән.

Альбомнары үзгәртү

  • 1982 — «Өч кое» (рус. Три колодца)
  • 1983 — «Сөйгәнемнең йөзе» (рус. Лицо возлюбленной моей)
  • 1988 — «Музыкаль чәйханә» (рус. Музыкальная чайхана)
  • 1997 — A collection of the best songs (тат. Иң яхшы җырлар тупламасы) ((ингл.))
  • 1999 — «Көнчыгыш базар» (рус. Восточный базар)
  • 2000 — «Jinouni»
  • 2000 — «Дөянең сакалы» (рус. Борода верблюда)
  • 2002 — «Ялла. Сайланмалар»
  • 2003 — «Ялла — Grand collection»
  • 2005 — «Ялла»ның Казандагы концерты»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фәррух Закиров — 2000 елдан Үзбәкстанның мәдәният министры урынбасары, 2004-2010 елларда министр в.б.
  2. Рөстәм Ильясов 1994 елда АКШка күчеп китә
  3. Культурно-образовательный портал OrpheusMusic.Ru
  4. Ялла ансамбле Поделись.ру сайтында, archived from the original on 2017-11-15, retrieved 2016-07-01