Рөстәм Уразаев, Рөстәм Ренат улы Уразаев (1958 елның 21 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент2023 елның 18 мае, РФ, Мәскәү) ― кино һәм театр артисты, режиссёр, телевидениедә күңел ачу тапшырулары алып баручы. СССР (Россия) кинематографистлар берлеге әгъзасы (1978).

Рөстәм Уразаев
Туган телдә исем Рөстәм Ренат улы Уразаев
Туган 21 гыйнвар 1958(1958-01-21)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Үлгән 18 май 2023(2023-05-18) (65 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре режиссёр, кино артисты, шоумен
Җефет Юлия Уразаева

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 21 гыйнварында Ташкентта туган. Ташкентның 110нчы мәктәбен, П. Беньков исемендәге сәнгать укуханәсен (дизайн һәм сәнгатьчә бизәү бүлеге) тәмамлаган. Ташкент дәүләт университетының тарих факультетында укыган.

  • 1998 елдан «Аладдин» театрында (Ташкент) эшләгән.
  • 1999 елда Үзбәкстанда Канн фестивале рекламасын тәкъдир итүне оештырган.

Иҗаты үзгәртү

Кинематографиядә дебюты — 14 яшьтә «Узыш автомобильләрендәге куркусыз егетләр» (рус. Эти бесстрашные ребята на гоночных автомобилях) фильмында уйнаган роле.[2] 1992 елда Умберто Соласның «Мәгърифат гасыры» (рус. Век просвещения) фильмында яшь Истебанны уйнау танылу китерә. Күп санлы киностудияләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә, 40 тан артык баш һәм эпизодик рольләрдә уйнаган.[3] Кинода төшүне шоу, концерт һәм хәйрия акцияләре оештыру белән чиратлаштыра. Үзбәк телевидениесендә «Зодиак билгесе астында» (рус. Под знаком «Зодиака») телевизион тапшыруларын алып бара. Кинематографиядә режиссёр буларак үзен сынап карый: баштарак фильм төшерү мәйданчыгында куючының ярдәмчесе һәм икенче куючы булудан башлаган. «Мөстәкыйль режиссёрлык эшләре Россия сериалларыннан нык аерыла: Р. Уразаевның боевикларында һәрвакыт туннель башында яктылык күренә, явызлык һәм усаллык белән алышта намус һәм изгелек җиңә.»[4]

1978 елда артистка Мәхфират Хәмракулова белән бергә танылган таҗик картинасы «Пешекче һәм җырчы»да (рус. Повар и певица) төп роль уйный, бөтенсоюз даны 1989 елда «Аэропорттагы вакыйга» (рус. Случай в аэропорту) фильмы чыккач килә. «Таҗикфильм» 2023 елда 10 яңа кинотасма төшерә

2023 елның 18 маенда Мәскәүдә рактан вафат булган.[5]

Фильмографиясе үзгәртү

Уразаев актерлык карьерасын 1974 елда башлый һәм театр һәм кинода 50дән артык роль уйный.

Режиссёр үзгәртү

 
«Тотык»та Әхмәт. 1983
 
«Им-томчы» постеры. 2011
 
«Легавый»да Жора Майкопский. 2012
  • 2012 — Канундагы укытучы. Әйләнеп кайту (Учитель в законе. Возвращение)
  • 2010 — Ата торган таулар (Стреляющие горы)
  • 2010 — Канундагы мент-2 (Мент в законе-2)
  • 2008 — Глухарь
  • 2007-2013 — Эз (След)
  • 2006 — Хатын-кыз серләре (Женские истории)

Актёр үзгәртү

  • 2012 — Легавый — Жора Майкопский
  • 2011 — Им-томчы 2: Кагыйдәсез ау (Знахарь 2: Охота без правил) — Хәдид
  • 2010 — Ата торган таулар (Стреляющие горы) — капитан Джабиев
  • 2010 — Күләгә артыннан куу (Погоня за тенью) — Әхмәт
  • 2009 — Кылыч (Меч) — Коренев
  • 2008 — Мираж — Җамал (баш роль)
  • 2008 — Глухарь — үзбәк
  • 2007 — Миллионга бер сөю (Одна любовь на миллион) — Кәрим
  • 2006 — Кушаматы «Албанлы» (Псевдоним «Албанец») — Мигель
  • 2006 — Кирегә исәп (Обратный отсчёт) — Сәет Мизраһи
  • 2005 — Шәхси эзләүче (Частный детектив) — Нестор
  • 2005 — Атаман
  • 2003 — Ватан көтә (Родина ждёт) — Мезрак
  • 1993 — Уттагы фәрештә (Ангел в огне) (Үзбәкстан)
  • 1992 — Абага серләре (Тайна папоротников) (Үзбәкстан)
  • 1991 — Мәгърифәт заманы (El siglo de las luces, Le siècle des lumières) (ССРБ, Франция, Куба) — Истебан (баш роль)
  • 1990 — Шаһзадәләр өчен рок-н-ролл (Рок-н-ролл для принцесс) — эпизод
  • 1990 — Шаһзадә өрәк (Принц привидение) — Әхмәт (баш роль)
  • 1990 — Көнчыгыш коридоры, яки рәкет (Восточный коридор, или рэкет по..)
  • 1989 — Шок — Шаһбаз
  • 1989 — Шакаллар (Шакалы)
  • 1989 — Гу-га — махсус хезмәт кешесе
  • 1988 — Зилзилә (Смерч)
  • 1987 — Һава аланындагы вакыйга (Случай в аэропорту)
  • 1985 — Хуш, җәйнең яшеллеге (Прощай, зелень лета) — Артык Алиевичның улы
  • 1985 — Килен озату (Проводы невесты)
  • 1983 — Тотык (Заложник) — Әхмәт
  • 1982 — Даһиның яшьлеге (Юность гения) — эпизод
  • 1982 — Эләктерү (Захват) — Әкбәр
  • 1982 — Яратсаң (Если любишь) — Сабир
  • 1978 — Пешекче һәм җырчы (Повар и певица) — пешекче Таһир (баш роль)
  • 1977 — Эссе кояш астындагы йорт (Дом под жарким солнцем)
  • 1975 — Узыш автомобильләрендәге куркусыз егетләр (Эти бесстрашные ребята на гоночных автомобилях)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Югары актёр категориясе (1978)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү