Абдулла Арипов (1961)

Үзбәкстан премьер-министры

Абдулла Арипов, Абдулла Нигъмәт улы Арипов (үзб. Abdulla Nigʻmatovich Oripov, 1961 елның 24 мае, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — Үзбәкстан сәясәтчесе, 2016 елның 14 декабреннән Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан премьер-министры[1]. Икътисад фәннәре кандидаты.

Абдулла Арипов
4нче Үзбәкстан премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2016 елның 14 декабре
Президент Шәүкәт Мирзияев
Аңа кадәр Шәүкәт Мирзияев
Шәхси мәгълүмат
Туган 24 май 1961(1961-05-24) (62 яшь)
ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Сәяси фирка ҮЛДФ
Белем Ташкент элемтә электротехника институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 24 маенда Ташкентта туган. «Электр элемтәсе инженеры» белгечлеге буенча Ташкент элемтә электротехника институтын (хәзерге Әл-Хәрәзми исемендәге Ташкент мәгълүмати технологияләр университеты(рус.), үзб. ТАТЎ, рус. ТУТИ) тәмамлаган (1983).

1983 елдан 1992 елга кадәр Ташкент телефон-телеграф станциясендә 1нче категорияле инженер булып эшли.

1993 елга хәтле Үзбәкстан элемтә министрлыгында баш белгеч вазыйфасында.

1993 елдан 1995 елга кадәр «Узимпэксалока»тышкы сәүдә фирмасы директоры урынбасары булып эшли. Бераз вакыт Үзбәкстан Республикасы элемтә министрлыгының төзелеш һәм тәэмин итү бүлеге башлыгы булып тора.

1995 елдан 1996 елга кадәр «ТашАфиналАЛ» уртак предприятиесе генераль директоры булып эшли. Аннары Үзбәкстан Республикасы элемтә министрлыгының хосусыйлаштыру һәм көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы вазыйфасында.

1997 елда Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгының базар үзгәртеп коруы һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлеге башлыгы. 1997 елдан 2000 елга кадәр Почта һәм телекоммуникацияләр үсешенә дәүләт ярдәме фонды директоры. 2000 елдан 2001 елга кадәр Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары булып эшли. 2001 елның 15 августыннан Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгы генераль директоры вазыйфасында.

2002 елның 30 маенда Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Элемтә һәм мәгълүмати—телекоммуникацион технологияләр комплексы җитәкчесе — Үзбәкстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру агентлыгы генераль директоры итеп билгеләнә.

2005 елның 4 февраленнән — премьер-министр урынбасары — Үзбәкстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру агентлыгы генераль директоры, мәгълүмат системалары һәм телекоммуникацияләр мәсьәләләре буенча комплекс җитәкчесе. 2009 елның октябреннән ул шулай ук социаль өлкәгә, фәнгә, мәгарифкә, сәламәтлек саклау, мәдәнияткә кураторлык итә һәм БДБ буенча партнерлар белән элемтәләр өчен җавап бирә.

2012 елның 22 августыннан премьер-министр урынбасары вазифасыннан алына (гаммәви мәгълүмат чаралары МТС-Үзбәкстан кәрәзле операторы тирәсендәге низаг белән эштән азат ителде дип язып чыга[2]).

2012 елның августыннан 2016 елның сентябренә кадәр Ташкент мәгълүмати технологияләр университетында (Тошкент ахборот технологиялари университети[3]) доцент булып эшли. 2016 елның 14 сентябреннән — Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары — яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгълүмат системалары һәм телекоммуникацияләр мәсьәләләре буенча комплекс җитәкчесе[4].

Хөкүмәт башлыгы үзгәртү

2016 елның 12 декабрендә идарә итүче Либераль-демократик фирка (үзб. O‘zLiDeP, ЎзЛиДеП) съездында Арипов кандидатурасы премьер-министр вазыйфасына тәкъдим ителә[5] һәм 14 декабрьдә Үзбәкстан Югары Мәҗлесенең (үзб. Ўзбекистон Республикаси Олий Мажлиси, O‘zbekiston Respublikasi Oliy Majlisi) закон чыгару палатасы һәм сенатның уртак утырышында карала һәм раслана[6][7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2006 — «Меҳнат шуҳрати» (Хезмәт даны) ордены (Үзбәкстан)
  • «Дўстлик» (Дуслык) ордены (Үзбәкстан)
  • 2018 — 2нче дәрәҗә Исмоили Самони ордены (Таҗикстан) — «дуслык һәм тату күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту, киңәйтү һәм үстерү, шулай ук мәдәни-гуманитар, социаль-икътисади һәм фәнни-техник элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен»[8]

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, биш кызы бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү