Румыниядә ислам

Румыниядә ислам (рум. Islam în România) — Румыния территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Румыния халкының (19 364 мең кеше) 0,65 % ы (136 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Күпчелек мөселманнар — сөнниләр. Ислам дине — Румыниядә рәсми рәвештә танылган 16 диннең берсе. Аны, нигездә, Румыния төрекләре һәм Румыния татарлары (Дунай татарлары) тота.

ТарихҮзгәртү

 
Төньяк Добружада татарлар (ачык сары) һәм төрекләр (куе шәмәхә). 1903 ел

Румыния территориясендә ислам диненең күп гасырлык тарихы бар. 1061 елда Валахия һәм Молдавиядә бәҗәнәкләр хакимлек иткәндә, алар арасында мөселманнар була. 1171 елда Маҗарстан корольләре бәҗәнәкләрне һәм команнарны Трансильваниядә һәм корольлекнең башка өлкәләрендә урнаштырган. 1241 елда Алтын Урда ханнары Карпат таулары җирләрендә хакимлек урнаштыра. 12621264 елларда Византия императоры Михаил XIII Палеолог төрек солтаны Гыйзетдин Кәйкавус(төр.) белән Сару Салтык Дәдәгә (Saru Saltâk Dede) Византияне төньяктан саклау өчен Добруҗада 12 000 кешелек хәрби лагерь оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп Румыниядә сәлҗүк төрекләре барлыкка килә.

XIVXV гасырларда тарихи Төньяк Добружа өлкәсендә һәм Дунай ярлары буйлап мөселман җәмгыятьләре ишәя. Әлеге өлкә биш йөз ел дәвамында (якынча 1420—1878 елларда) Госманлы империясе кул астында булган һәм 1878 елдан соң Румыния составына кергән.

1877 елда Румыния җирләрендә 4 мөфтият оештырылган. Ике бөтендөнья сугышы арасында аларның саны икегә калган. 1943 елда Тулчә һәм Күстәнҗәдәге мөфтиятләр берләшеп, Күстәнҗәдәге мөфтият кенә калган.

Румыния мөселманнарының 97 % ы Төньяк Добружаның ике округында: 85 % ы Күстәнҗә төбәгендә, ә 12 % ы Тулчә округында, калганнары, нигездә, Бухарест, Брэила, Кэлэраши, Галац, Җурҗу һәм башка шәһәрләрдә яши. Румыниядә Күстәнҗә округында (63 берәмлек), Тулчә округында (4), Брэила, Галац һәм Бухарестта (берешәр) урнашкан 50 мөселман җәмгыяте һәм 20 филиал эшли.

Күпчелек мөселманнар — сөнниләр. Ислам дине — Румыниядә рәсми рәвештә танылган 16 диннең берсе. Аны, нигездә, Румыния төрекләре һәм Румыния татарлары (Дунай татарлары) тота.

Мөселманнар милләте буенчаҮзгәртү

 
Румыниядә Добруҗа татарлары яшәгән урыннар (сары)

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 67 566 кеше (ил халкының якынча 0,3 % ы) үз диннәре ислам булуын күрсәткән. Этник яктан, мөселманнар — төрекләр (28 мең), татарлар (Кырым татарлары, Буҗак татарлары, нугайлар) (24 мең кеше), мөселман чегәннәр (15 мең кеше), албаннар (3000 гә якын). Автохтон мөселманнар, нигездә, Күстәнҗә шәһәре тирәсендә, Кара диңгез яр буенда, Көнчыгыш, Үзәк һәм Көньяк Добруҗаның авыл җирендә яши. Шулай ук XX гасырның икенче яртысында Румыниядә Якын Көнчыгыштан килгән иммигрантлар (аларның бер өлеше Румыниядә белем алган) һәм качаклар (гарәпләр, көрдләр, әфганнар һ. б.) исәбенә — 5 меңгә якын мөселман өстәлә.

ОешмаҮзгәртү

Румыниядә барлыгы 80 мәчет исәпләнә. Румыния мөсеманнары мөфтияте (рум. Muftiyatul Cultului Musulman din România) урнашкан Кароль I мәчете булган Күстәнҗә шәһәре — Румыния исламының үзәге. Мөфти — Мурат Йосыф (Muurat Iusuf). Румыниядә шулай ук 108 мөселман зираты бар[2].

18801967 елларда Бабадагта, аннары Мәҗидиядә мөселман дини семинариясе (мәдрәсә) эшли, шәкертләр җитәрлек булмау сәбәпле эшчәнлеген туктатып тора. 19931994 уку елыннан башлап, Мәҗидиядә педагогия бүлеге булган мәдрәсә үз эшен яңартып җибәрә.

СтатистикаҮзгәртү

Ел[3] Сан %
1930 185,486 1.03%
1949 28,782 0.18%
1956 34,798 0.2%
1966 40,191 0.21%
1977 46,791 0.22%
1992 55,928 0.25%
2002 67,257 0.31%
2011 64,337 0.34%
2020 136 000 0.65%

МәчетҮзгәртү

Мәчет төзелеше 1910 елда Румыниянең беренче короле Кароль I(ингл.) башлангычы белән Күстәнҗә шәһәренең мөселман җәмгыятенә хөрмәт йөзеннән башлана. Төзелеш 1910 елның 24 июнендә башлана, мәчет бинасының беренче ташы Румыниянең дин эшләре буенча министры Спиру Харет, Бухаресттагы Госманлы империясе илчесе Сәфа бәй һәм Күстәнҗәдәге Госманлы империясе консулы катнашында салына. Проектны Румыния хөкүмәте һәм эшкуар Ион Некульче финанслаган. Төзелеш 1912 елда тәмамланган. 1913 елның 31 маенда узган мәчетне ачу тантанасында король гаиләсе һәм Румыния мөселманнары (төрек һәм татар җәмгыятьләре), православие һәм католик чиркәүләр, җирле хакимият вәкилләре катнаша[4].

ГалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Muftiatul Cultului Musulman
  3. What does the 2011 census tell us about religion? (Romanian). National Institute of Statistics Romania. Retrieved on 23 April 2014.
  4. Istoria moscheii lui Carol I. romanialibera.ro, 25.06.2010