Команнар яки сары кыпчаклар (рус. половцы, Европа һәм Византия чыганакларында куманнар) - кыпчак кабиләләренең көнбатыш вәкилләренең атамасы. XI гасыр башында Идел аръягыннан Кара диңгез буйларына күченәләр һәм мондагы җирләрне билиләр. Аларга кадәр бу җирләрдә бөҗәнәк һәм рус чыганакларында торк дип аталучы угыз кабиләләре яшәгән була.

Коман һәйкәле, 12 гасыр, Луганск

Аңлатма

үзгәртү

КОМАН, куман тар. «куманы, команы; половцы; куны» – древняя народность, жившая в Восточной Европе с начала ХI столетия. Сүзнең төп мәгъ. «ком төсендәге чәчле, сарычын чәчле (к. Сарычын II )» булса кирәк, к. рус. половцы, половец иске рус. половый «салам төсле саргылт» сүзеннән, ш. ук ним. Falben «команнар» ← falbe «саргылт, кола», әрм. һ.б. чыганакларда да «сарылар» – куманнар.[1] бу атаманы куманнарның чыннан да саргылт чәчле булуыннан дип раслый, әмма кайберәүләр куманнарның «сарылыгы» шартлы мәгънәдә дип баралар. Хәлбуки саргылт чәчле төркиләр ара-тирә бор. заманнардан бирле булган. Мишәрләрнең бор. куманнардан килүе тур. фараз да ышандырырлык. Чаг. ш. ук Куандык.

Куманнар кыпчакларның бер өлеше яисә кыпчаклаштырылган бер ят халыктан булганнар. Куманнар – «половцы» тур. әдәбият бик ишле. К.[2] [3]

Команнар төрки телләрдә сары кыпчаклар дип йөртелә, чөнки чәчләре сары яисә аксыл төстәге булган. Шуның өчен урысча половец - (половъ=сары сүзеннән) дип аталган.

Татар күренекле тарихчысы Мирфатыйх Зәкиев буенча кыпчак атамасы борынгы төрки сүзләрдән чыккан: къу-кыу (димәк ак) һәм чак-сак (борынгы саклар кабиләләре), ягъни ак сак, саклар - төрки кабиләләрнең бүтән атамасы. Шулай итеп, кыпчаклар - ак төркиләр дигән сүз.

Ибн Фадлан Идел буе Болгары дәүләтендә сәфәр иткәндә җирле халыкны сакалиба дип йөртә. Мирфатыйх Зәкиев буенча сакалиба сак+лы+би сүзтезмәсенә туры килә, ягъни бай сак кешеләре, бай ак төркиләр. Шушы караш буенча Ибн Фадлан болгарларны сакалиба (саклыба) дип атап, болгарлар з-төрендәге кыпчак (ак сак) телендәге халык булганын исбатлаган.

 
Евразиядәге Коман-Кыпчак конфедерациясе, ~ 1200.

Команнар шушы ук кыпчаклар булганга күрә аларның тарихын да аерылгысыз рәвештә карап үтәләр. Монгол яуларыннан соң алар Алтын Урда дәүләтенең төп халкы булып китәләр һәм бүгенге көндә элеккеге Алтын Урда җирләрендә яшәүче күп халыкларның нигезендәге халык буларак исәпләнәләр.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • М.З.Закиев и Я.Ф.Кузьмин-Юманади. Казань, 1993. С. 158 .
  • «Проблемы языка и происхождения волжских татар». Казань, 1986. С. 62—108;
  • «Төрки-татар этногенезы» (Этногенез тюрко-татар). Казань-Москва, 1998. С. 322—396;
  • «Происхождение тюрков и татар». Москва, 2003. С. 302—357.
  1. З. Вәлиди (Velidi: 163)
  2. История татар II: 459–504; ТЭ V: 296.
  3. Тэтимол 2015