Клаус Йоһаннис
Клаус Йоһаннис, Клаус Вернер Йоһаннис, рум. Klaus Werner Iohannis
, алман. Klaus Werner Johannis (1959 елның 13 июне, Румыния, Сибиу) — 2014 елның 21 декабреннән Румыния президенты.
Клаус Йоһаннис | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2014 елның 21 декабре | |
Аңа кадәр | Траян Бэсеску |
Туган | 13 июнь 1959 (63 яшь) Сибиу, Румыния[1] |
Җефет | Кармен Йоханнис[d] |
Әти | Густав Һайнц Йоһаннис |
Белем | Бабеш-Бойяи университеты[d] һәм Samuel von Brukenthal National College[d] |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1959 елның 13 июнендә Румыниянең Сибиу шәһәрендә Трансильвания сакслары гаиләсендә туган. Әти-әнисе 1992 елда Вүрцбургка (Алмания) күчеп китә, Алмания ватандашлыгы ала. Тимишоара шәһәрендә хәрби хезмәт үтә. Клуж-Напока шәһәре университетының физика факультетын тәмамлый (1993). Туган теленнән башка, румын һәм инглиз телләрен камил белә.
Хезмәт юлыҮзгәртү
Югары уку йортын тәмамлагач, Сибиу шәһәрендә алман телендә белем бирүче мәктәпләрдә (мәсәлән, 1998-1997 елларда Самуэль фон Брукенталь исемендәге гимназиядә) физика укытучысы булып эшли.
1997-1999 елларда Румыниянең Сибиу өлкәсе (жудец) мәктәпләренең баш инспекторы урынбасары, 1999-2000 елларда баш инспектор.
Сибиу мэрыҮзгәртү
2000 елда Румыния алманнарының демократик форумы сәяси фиркасе (К. Йоһаннис — 2001-2013 елларда фирка рәисе) К. Йоһаннисны Сибиу мэрын сайлауларда кандидат итеп күрсәтә. Алманнар шәһәрдә азчылык булуга карамастан (шәһәр халкының 1,6 % ы), К. Йоһаннис 69,18 % тавыш белән җиңә. Күпчелек тавыш җыеп, тагын өч мәртәбә Сибиу шәһәре мэры булып сайлана: 2004 (88,7 %), 2008 (83,2 %), 2012 (77,9 %) елларда. Мэр булып эшләгәндә шәһәрнең сәнәгате, транспорты үсешенә зур өлеш кертә, шәһәр Аурупаның эре туризм үзәгенә әйләнә. 2007 елда Сибиу (Люксембург белән бергә) Аурупаның мәдәни башкаласы итеп сайлана. 2007 елда Румыния президенты Траян Бэсеску К. Йоһаннисны илнең иң югары бүләге — Румыниянең Йолдыз ордены белән бүләкли.
Президент сайлауларҮзгәртү
2013 елда Румыниянең милли либераль фиркасенә (РМЛФ) кушыла, 2014 елның 28 июненнән фирканең рәисе (президенты). 2014 елда РМЛФ һәм Румыниянең демократик либераль фиркасе (РДЛФ) Христиан либераль альянсына берләшә. Альянс К. Йоһаннисны 2014 елгы Румыния президентын сайлауларда кандидат итеп күрсәтә. Беренче турда 30,37 % тавыш җыеп, сайлауларның икенче турына чыга. 16 ноябрьдә узган икенче турда Румыния премьер-министры Виктор Понтаны 54,43 : 45,56 % чагыштырмада җиңеп чыга [2][3]. 2014 елның 21 декабреннән Румыния президенты вазифасына керешә[4].
Румыниянең яңа хөкүмәтеҮзгәртү
Премьер-министр урынына тәкъдим ителгән кырымтатар Севиль Шайдә (Җанбәк) кандидатурасын расламый[5].
ГаиләсеҮзгәртү
1989 елда Сибиу шәһәренең Георгий Лазарь исемендәге милли гимназиясендә инглиз теле укытучы Кармен Лэзуркэга өйләнгән, балалары юк[6].
СылтамаларҮзгәртү
- Рәсми сайты 2014 елның 19 сентябрь көнендә архивланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Bürgerpräsident mit deutschen Tugenden
- ↑ Румыния президентын сайлауларның рәсми нәтиҗәләре. ИА REGNUM, 20.11.2014(рус.)
- ↑ Молдавиядә румын паспорты булган сайлаучыларның 78% ы тавышларын К. Йоһанниска биргән
- ↑ Румыниядә яңа сайланган президент Клаус Йоһаннисның инаугурациясе узды. РИА Новости, 21.12.2014(рус.)
- ↑ Кырымтатар Севиль Шайдә Романия вице-премьеры итеп билгеләнде. Азатлык Радиосы, 05.01.2017
- ↑ Эксклюзив. Клаус Йоханнис. Румыния президенты булырга теләүче алманның серләре
Lua хатасы: not enough memory.