Катарда ислам
Катарда ислам (гарәп. الإسلام في قطر) — Катар территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Катар халкының (2 млн 881 мең кеше) 77,50 % ы (1 млн 566 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Катарның дәүләт дине. Катар, Согуд Гарәбстаны белән беррәттән, мөселман дөньясындагы ике сәләфи дәүләтенең берсе.
Тарих
үзгәртүИслам дине гарәп илләре буенча VII гасырда таралган. Ислам килгәнче, Катар һәм Бәһрәйн халкы мәҗүси диндә булган. 628 елда Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең тарафдары Әл-Галә Әл-Хәдрәмине тарихи Бәһрәйн идарәчесе Мөнзир Әт-Тамими янына юллаган, аны ислам динен кабул итәргә өндәгән. Мөнзир Мөхәммәднең тәкъдимен кабул итә һәм Бәһрәйн һәм Катарның барлык гарәп һәм фарсыларының исламга күчүе турында игълан итә.
VII гасыр ахырына Катар җирендә яшәгән күпчелек христианнар йә ислам динен кабул иткән, йә башка урыннарга күчеп киткән.
Катар мөселманнары баштагы чорда хариҗиләр булган. Хариҗиләр беренче хәлифләр Әбу Бәкер белән Гомәрне генә таныган (Госман, Гали ибне Әбү Талиб һ. б. хәлифләрне танымаганнар)[2].
Хәзерге заман
үзгәртүКатар — ислам (сәләфи агымы) дәүләт дине һәм халыкның күпчелеге мөселман булган ил.
Катар — иммигрантлар төзегән дәүләт. Катар гражданнары (гарәпләр) халык санының 11,6 % ын, Катар ватандашы булмаган халык – ил халкының 88,4 % ын тәшкил итә: башка гарәпләр 13 %, һиндләр 24 %, непаллар 16 %, филипиннар 11 % (250 мең), шулай ук Бангладеш һәм Шри-Ланкадан килүчеләр 5 %. Илгә чит илләрдән (нигездә, Көньяк Азия Һәм Америкадан) ир-ат эшчеләр күп килү сәбәпле, хатын-кызлар халыкның нибары 25 % ын гына тәшкил итә[3]. Соңгы елларда эшкә килгән Непал һ. б. илләрнең мөселманнары Катарда үз дини якташлык җәмгыятьләрен булдыра[4].
Катарның рәсми теле — гарәп теле, инглиз теле икенче тел буларак киң кулланыла.
Катарда яшәүче халыкның 70-75 % ы мөселманнар, христианнар — 13,8 %, һинд дине вәкилләре — 13,8 %, буддачылык тарафдарлары — 3,1 %, халык динендәгеләр 1 %, яһүдләр 1 %, башка диндәгеләр — 0,7 %[5].
Мәчет
үзгәртү- Төп мәкалә: Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете
Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете — Катар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет. Рәсми рәвештә Катар дәүләт мәчете исемен йөртә. 2011 елда төзелеш тәмамланган.
Сылтамалар
үзгәртү- Qatar Statistics Authority(үле сылтама)(гар.)(ингл.)
- Middle East:: Qatar. 2018 елның 24 декабрь көнендә архивланган. The World Factbook (CIA)(ингл.)
- Qatar's Second Largest Mosque Opens for Prayers. 2019 елның 11 апрель көнендә архивланган. marhaba.qa, 22.06.2014(ингл.)
- Sheikh Abdulla Bin Zaid Al Mahmoud Islamic Cultural Center(гар.)(ингл.)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ ИЭС/Хариджиты(рус.)
- ↑ Population Growth in Qatar
- ↑ Nepalese Muslim Society elects new working committee. gulf-times.com, 16.02.2014 (ингл.)
- ↑ Demographics of Qatar(ингл.)