Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете
Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете, шулай ук Катар дәүләт мәчете (гарәп. مسجد محمد بن عبد الوهاب) — Катар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Иң зур мәчетләрнең берсе (берьюлы 30 мең кешене сыйдыра ала). Согуд Гарәбстанына һәм ваһһабичылык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе имам Мөхәммәд Габделваһһаб (1703—1792) исеме белән аталган.
Мәчет | |
Ил | Катар |
шәһәр | Доха |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Төп даталар: 2011 ( төзелеш тәмамланган)
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүМәчет 2011 елда Катар әмире шәех Тәмим бин Хәмәд әс-Сани катнашында ачылган. Мәчет хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.
Архитектурасы
үзгәртүМәчетнең гомуми мәйданы 175,164 кв. метр. Мәчет берьюлы 30 000 кешене сыйдыра. Үзәк залда 11 мең ир-ат, махсус корпуста 1 200 хатын-кыз намаз укый ала. Мәчетнең 3 төп ишеге һәм ян-яктан 17 керү юлы бар. 28 зур гөмбәз үзәк залны, 65 гөмбәз тышкы дүртпочмакны каплый. Бер манарасы бар.
Сылтамалар
үзгәртү- Imam Muhammad ibn Abdul Wahhab Mosque in Doha - Qatar 2020 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)