Гали ибне Әбү Талиб

Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире һәм якын сәхабәсе. Исән чагында ук Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе була.

гарәп. علي بن أبي طالب
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Рәшидия хәлифәте[d]
Титул әмир әл-мөэминин[d] һәм Абу Тураб[d]
Туу датасы 600
Туу урыны Мәккә, Хиҗаз, Гарәбстан ярымутравы[2]
Үлем датасы 28 гыйнвар 661
Үлем урыны Күфә, Рәшидия хәлифәте[d][2]
Үлем төре һомицид[d]
Кем үтергән Абдуррахман ибн Мулджам[d]
Җирләнгән урыны Мечеть Имама Али[d]
Ата Абу Талиб ибн Абд аль-Мутталиб[d][3]
Ана Фатима бинт Асад[d][3]
Кардәш Джумана бинт Абу Талиб[d], Фахита бинт Абу Талиб[d], Акиль ибн Абу Талиб[d], Джафар ибн Абу Талиб[d] һәм Талиб ибн Абу Талиб[d]
Ире яки хатыны Фатыйма[3], Умм аль-Банин[d], Умама бинт Зайнаб[d], Асма бинт Умайс[d] һәм Хавля бинт Джафар[d]
Балалар Хасан ибн Али[d][4], Хусейн ибн Али[d][5], Аббас ибн Али[d], Абдуллах ибн Али[d], Джафар ибн Али[d], Мухаммад ибн аль-Ханафия[d], Зайнаб бинт Али[d][6][3], Умм Кульсум бинт Али[d][3], Хилал ибн Али[d], Рукайя Машхад[d], Усман ибн Али[d], Хадиджа бин Али[d], Умар ибн Али[d] һәм Мухсин ибн Али[d][3]
Ыруг Бану Хашим[d]
Һөнәр төре дәүләт эшлеклесе, казый, Фәкыйһ, мөхәддис, Мөфәссир, хөкемче, шагыйрь
Башкарган вазыйфа праведные халифы[d] һәм Двенадцать имамов[d]
Сугыш Бәдер сугышы, Өхед сугышы, Хәйбәр сугышы[d], Завоевание Мекки[d], верблюжья битва[d], Сиффинская битва[d] һәм Битва при Нахраване[d]
Эмблема/тамгасы сурәте
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Ali
 Гали ибне Әбү Талиб Викиҗыентыкта

Гали әтисенең исеме - Әбу Талиб Габде Мәнәф бин Габдел-Мотталиб бин Хишәм Габде Мәнәф. Әнисе - Фатыйма бинте Асад. Галигә "Әбү-с-сибтәйн" (ике онык әтисе), ягъни Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныклары - әл-Хәсән һәм әл-Хөсәеннең әтисе. Галинең кунияте - Әбүл-Хәсән (Хәсән әтисе). Шулай ук Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа "Әбу Тураб" кушаматын бирә.

Гали - ислам кабул итүче беренче бала. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлек чоры башланганда һәм аннан соң, ул аның өендә яшәгән. Галигә бу вакытта 8 яки 10 яшь була.

Мөселманнар белән Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Һ. 2 елда Бәдер сугышында байрак тотучы буларак катнаша. Ә бәрелеш алдыннан мөшрикләрнең лидерларының берсе Вәлид ибне Мугирә белән бергә-бер сугыша һәм аны җиңә. Әлеге сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа "Аллаһ арысланы" кушаматын бирәләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа икегә бүленгән йөзле кылыч бүләк итә. Шулай ук Бәдердән соң аңа трофей буларак кылыч, калкан һәм бер дөя бирәләр.

Әлеге сугыштан соң Гали Фатыймага - Мөхәммәд галәйһиссәләм кызына өйләнә. Әлеге никахтан 3 малай - Хәсән, Хөсәен һәм Мөхсин, һәм ике кыз - Зәйнәп һәм Өмм Көлсем туа.

Һ. 3 елда Өхед сугышында Гали Мөхәммәд галәйһиссәләмне мөшрикләрдән саклый һәм яралана.

Һ. 6 елда Хәйбәр сугышында Гали күп батырлык күрсәтә, һәм мөселманнар оазисны алуга ирешәләр.

Мәккәне алганда (һ. 8) Гали мөселман гаскәренең байрак йөртүчесе була. Шәһәрне алганнан соң, Мөхәмәд гаәлйһиссәләм Гали белән Кәгъбәдәге потларны вата.

Мәккәне алганнан соң, Хәвәзия, Сәкиф һәм башка кайбер кабиләләр мөселманнарга каршы берләшәләр. Хәлиткеч сугышта Гали җиңүгә өлешен кертә.

Гали, Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменә кадәр, аның янында була, аның җеназа эшләре белән шөгыльләнә. Хәлифәт үсешенә зур өлеш кертә. Икенче хәлиф Гомәр, үзе ниндидер сәбәпле Мәдинәне калдырып киткән вакытларында, Галине үзе урынына калдырган. Гали ул вакытта Хәлифәтнең олы казые вазыйфасын үтәгән. Гомәр, үлеме алдыннан, хәлиф урынына алты кандидатны әйтә, алар арасында Гали дә була, ләкин Шурада Госман хәлиф булып сайлана.

Госман хәлифәлеге чорында, Гали шулай ук казый вазыйфасында була. Госманга каршы фетнә күтәрелгәч, ул баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр алып барырга тели, уллары - Хәсән һәм Хөсәенне хәлифне сакларга җибәрә. Госман үтерелүеннән соң, хәлифәттәге хәл кискенләшә. Дәүләтне җитәкләүне Галигә тәкъдим итәләр, һәм ул әлеге тәкъдимне кабул итәргә мәҗбүр була. Шулай итеп һ. 35 елда (656 ел) Гали дүртенче хәлиф була.

  1. Record #34436377, Record #174158790507738850788 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Али бен-Аби-Талеб // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Али-заде А. Али ибн Абу Талиб // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
  4. Али-заде А. Хасан ибн Али // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
  5. Али-заде А. Хусайн ибн Али // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
  6. Али-заде А. Зайнаб бинт Али // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8