Җәннәт — диндә һәм фәлсәфәдә: мәңгелек, рәхәт тормыш (яшәү, гомер) торышы. Исламда дөнья тереклегендәге имтиханны уңышлы үткән, Аллаһның кушканнарын үтәгән, тыйганнарыннан тыелган, нинди генә авырлыклар килсә дә, диненнән ваз кичмәгәннәргә Аллаһның тәкъдире, әзерләп куйган урыны дип санала.

Җәннәт
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә оҗмах
Моның каршысы җәһәннәм
 Җәннәт Викиҗыентыкта
Чюрлёнис. Җәннәт. 1909 ел.

Җәннәт – ул хуш һәм иркен урындыр, чөнки ул – тәкъва мөселманнарга ахирәт тереклегендә сөенечтә яшәсеннәр өчен билгеләнгән урын. Анда керүчеләр 33 яшьтә була, кайгы-хәсрәт, авырулар белми, тәннәреннән бернинди дә нәҗес бүлеп чыгармый, Аллаһның дидарын күрә һәм мәңге сәгадәттә була.

Җәннәттә дә дәрәҗәләр төрле була. Барысы 8 җәннәт бар: хәләл, сәлам, мәәва, хәмил, вәсилә, нәгыйм, фирдәвес һәм гаден җәннәтләре, һәр җәннәттә 100 әйләнә бар, дип әйтәләр.

Чыганаклар үзгәртү