Валлетта
Валле́тта, Ла-Валетта (мальт. Belt Valletta, ингл. Valletta) — Мальта башкаласы, дәүләтнең икътисади һәм сәяси үзәге. Атамасы ритсер Жан Паризо де ла Валетта хөрмәтенә бирелә.
Валлетта | |
---|---|
Ил | Мальта |
Координатлар | 35°53'52"тн, 14°30'45"кнч |
Мэр | Alexiei Dingli |
Мәйдан | 0.8 км² |
Халык саны | 6315 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+1, җәен UTC+2 |
Телефон коды | 356 |
Почта индексы | VLT |
Рәсми сайт | cityofvalletta.org |
Кардәш шәһәрләр | Палермо һәм Nobile Contrada dell'Aquila[d] |
Географик мәгълүмат үзгәртү
Валлетта Мальта утравының төньяк-көнчыгыш ярында урнаша. Өлешчә Скиберрас тауларында ята.
Җәй көннәрен эссе, коры һава өстенлек итә (+36 градуска кадәр). Кыш көннәрен исә башкалада йомшак, яңгырлы һава торышы була (+4 градустан салкынрак түгел).
Шәһәрдә, илдә кебек үк, елгалар юк. Авыл хуҗалыгы өчен су яңгырлар ярдәмендә җыела. Үсемлекләр шулай ук юк дәрәҗәсендә.
Тарих үзгәртү
Хәзерге Валлетта җирендә беренче торак пункты инде б. э. к. IX гасырда булганы билгеле. Шушы вакытта утрауда финикиялеләр колониясе урнашылды.
Халык саны үзгәртү
Шәһәрдә 6 315 кеше яши дип исәпләнә (2005). Күбесенчә бу — мальталеләр, финикиялеләрдән формалашкан халык. Шәһәр халкы мальта һәм инглиз телләрендә сөйләшә. Халыкның әпсәлүт күпчелеге католицизм динендә.
Сылтамалар үзгәртү
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |