Төп менюны ачу

Жан-Батист-Жюль Бернадот

Жан-Батист Бернадот, Жан-Батист-Жүл[2] Бернадот, (фр. Jean-Baptiste Jules Bernadotte (26.01.1763, Франция — 08.03.1844, Стокһольм, Швеция) — Франция маршалы (1804), кенәз Понте-Корво (1806), Швеция принц-регенты (1810-1818), Швеция короле Карл XIV Юхан, шевит. Karl XIV Johan (1818-1844), Норвегия короле Карл III (1818-1844), Швеция корольләренең Бернадотлар династиясенә[3] нигез салучы.

Жан-Батист-Жюль Бернадот
CarlXIVJohnSweden.jpg
Швеция короле
Вазыйфада
1818 ел 5 февраль – 1844 ел 5 март
Норвегия короле
Вазыйфада
1818 ел 5 февраль – 1844 ел 5 март
Франция хәрби министры
Вазыйфада
1799 июль – 1799 сентябрь
Туган 26 гыйнвар 1763(1763-01-26)
По, Франция
Үлгән 8 март 1844(1844-03-08) (81 яшь)
Стокһольм, Швеция
Җефет Дезире Клари[d][1]
Әни Жанна де Сен-Венсан (1728-1809)
Әти Анри Бернадот (1711-1780)
Сугышлар/бәрелешләр Наполеон сугышлары

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Бернадот, крон-принц вакытта
 
Швеция белән Норвегиянең берләшкән корольлеге
 
Скульптурасы

1763 елның 26 гыйнварында Франциянең Наварра һәм Беарн өлкәсе, Югары Пиренейлар департаменты По шәһәрендә туган. Үсмер чагында юрист һөнәре алырга әзерләнә. Адвокат булган әтисе вафатыннан соң, гаилә матди авырлыклар кичерә башлый. 1780 елда, укуын ташлап, король армиясенә хәрби хезмәткә керә. Хезмәтен Брассак пехота полкында рядовой булып башлый. Колониаль экспедицияләрдә катнаша. 1783 елда Һиндстанда каты яралана һәм әсир төшә. Азат ителгәч, хәрби хезмәтен дәвам итә, 1785 елда капрал дәрәҗәсе ала. 1788 елда диңгез пехотасына күчә.

Бөек француз инкыйлабыҮзгәртү

Бөек француз инкыйлабы башланган вакытка (1789) өлкән сержант дәрәҗәсендә була. Хәрби карьера ясарга юл ачу сәбәпле, инкыйлабны сөенеп каршылый. 1791 елда Марсельдә ярсыган халык төркеменнән полк командирын йолып алган өчен, әфисәр дәрәҗәсе бирелә.

  • 1792 елдан, инкыйлаб сугышлары башлану белән, Төньяк армия сафларында.
  • 1794 елның башында батальон командиры итеп билгеләнә, 2 айдан, полковник дәрәҗәсе бирелеп, ярымбригада командиры итеп куела. Бу чорда генерал Ж. Клебер кул астында хәрәкәт итә.
  • 1794 елның 26 июнендә Флерюс янындагы бәрелештә бригада генералы, шул ук елның октябрендә дивизия генералы (Франция республикасы армиясендәге иң югары хәрби дәрәҗә) дәрәҗәсе бирелә. Генерал Жан Журдан кул астындагы Самбро-Маас армиясенең дивизиясе белән җитәкчелек итеп, Маастрихтны алуда батырлык күрсәтә.
  • 1795 һәм 1796 еллардагы Рейн кампанияләрендә дә уңыш казана.
  • 1797 елның башында 20 меңлек корпус башлыгы итеп Наполеон Бонапартның Италия армиясен ныгыту өчен җибәрелә. Тальяменто елгасын кичкәндә (1797 елның 16 марты), Градискны штурмлаганда (1797 елның 19 марты) һәм Триестны алганда дивизия белән оста җитәкчелек итә. Нәкъ шушы чорда баш сәргаскәр Бонапарт белән үзсүзле Бернадот арасында аңлашылмаучылыклар туа, хисләр бер-берсен күрә алмауга хәтле үсә.
  • 1797 елның апрелендә Австрия белән солых төзелгәч тә, Бонапарт Бернадотны, трофей байракларны Парижга кайтару миссиясен йөкләп, армиядән җибәрә.
  • Бернадот Парижда чагында, Франциянең төньягында, аеруча Марсельдә, роялистлар чуалышлары башлана. Директория чуалышны бастыруны Бернадотка йөкли. Корал кулланмыйча да, чуалышларны туктатуга ирешә. Яңадан Италия армиясенә кайтып, үзенең дивизиясе белән җитәкчелек итә. Франция республикасының Австрия белән сугышын туктаткан Кампоформия солыхы төзелгәч (1797 елның 17 октябре), Бернадотны Франциянең көнбатышында төзелгән армиягә күчерәләр. Әлеге армиянең сәргаскәре итеп Наполеон Бонапарт билгеләнгәч, Бернадот моның белән риза булмыйча, башка эшкә билгеләүләрен сорый.
  • Директория 1798 елда Австриягә илче итеп билгели. Берничә айдан, Венадан кире чакыртып алына, Югары Рейндагы Обсервация армиясе сәргаскәре итеп билгеләнә.
  • 1799 елгы кампания барышында, дошманга хәлиткеч һөҗүмнәр оештыра, Мангейм кирмәнен басып ала.
  • 1799 елның июленнән сентябрьгә хәтле Бернадот Франция республикасының хәрби министры булып тора. Ләкин хакимияттән читләтелгән якобинчылар белән элемтәләре беленгәч, Директория аны отставкага җибәрә.
  • 1799 елның 9 ноябрендә булган түнтәрелешкә катнашы булмаса да, хакимияткә килгән Наполеон Бонапарт яклылар аны илдән куылырга тиешле кешеләр исемлегенә кертәләр. Ләкин беренче консул Бонапарт сәләтле генералны үз кулы белән исемлектән төшереп калдыра. Көнбатыш армиянең сәргаскәре итеп билгели, Дәүләт шурасына кертә.
  • 1800-1801 елларда Бернадот Вандея провинциясендәге соңгы фетнәне бастыра.
  • 1804 елда Бонапарт Бернадотны Ганноверның генерал-губернаторы итеп билгели, Шәрәфле легион орденының Командор хачы белән бүләкли, Франция маршалы дәрәҗәсе бирә.
  • 1805 елда Шәрәфле легион орденының Зур хачы (Наполеон Франциясендәге иң зур бүләк) белән бүләкләнә.
  • 1806 елда кенәз Понте-Корво титулы бирелә.
  • Наполеонның Бернадотны АКШка илче итеп җибәрү планы була, моңа Австрия белән башланып киткән сугыш комачаулый. Бернадот Бөек армиянең 1нче корпусы командиры итеп билгеләнә.
  • 1805 елгы хәрби кампаниядә, Аустерлиц янындагы бәрелештә Бернадот резервтагы армия белән җитәкчелек итә. 1806 елның 14 октябренда француз гаскәре Пруссия гаскәре белән Йена һәм Ауэрштедт янында сугышканда, Бернадот хәлиткеч сугыштан читләшә, Наполеон моның өчен аңы хәрби судка бирү белән яный.
  • 1807 елгы Көнчыгыш Пруссиядәге хәрби кампаниядә Морунген янындагы бәрелештә (1807 елның 13 (25) гыйнвары) батырлык күрсәтә, ике тапкыр яралана, шуңа күрә сугыш кырын алдан ташлап китә.
  • 1807-1809 елларда Алманиянең Ганза шәһәрләре генерал-губернаторы.
  • Австрия белән 1809 елгы сугышта Бөек армиянең 9нчы (саксон) корпусын җитәкли, ләкин корпус уңышка ирешми. Ярсыган Наполеон корпусны тарата, Бернадотны армиядән читләштерә.
  • 1809 елның җәендә, Голландиягә төшкән күпсанлы инглиз десантын тар-мар итү өчен, Франция хөкүмәте Бернадотка 30 меңлек Төньяк армиясен төзергә куша. Ләкин армия барып җиткәнче, десант киткән була. Наполеон Бернадотны армия белән җитәкчелек итүдән читләштерә.
  • 1810 елда Румга генерал-губернатор итеп җибәрә. Берничә айдан Бернадот отставкага китә.

ШвецияҮзгәртү

  • 1806 елгы сугышта Бернадот гаскәре 1,5 мең шведлы хәрбиен әсир иткән була. Тоткыннарга карата илтифатлы мөнәсәбәте һәм аларны тиз азат итүе өчен Бернадот исеме Швециядә популярлык казана. Шул сәбәпле, Швеция парламенты Бернадотны баласыз, авыру Карл XIII нең варисы итеп сайлый. Бонапарт үз маршалының Швециягә китүенә авырлык белән ризалаша. Саубуллашканда, беркайчан да Франциягә каршы корал күтәрмәскә ант итәргә, Англиягә каршы блокадага кушылырга боера.
  • Стокһольмга барып җиткәч, Бернадот лютеран диненә күчә. Швеция короле аны Карл Юхан исеме астында уллыкка ала, регент итеп билгели. 1810 елдан Бернадот (Карл Юхан) ил белән идарә итә башлый.
  • 1812 елны Наполеон, Швецияне континенталь блокаданы өзүдә гаепләп, Померанияне басып ала. Моңа җавап итеп, Бернадот 1812 елның 24 мартында (5 апрелендә) Русия империясе белән Наполеонга каршы килешү төзи.
  • Наполеон гаскәре Мәскәүне калдыргач, Швеция Франция белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә, 1813 елның язында французларга каршы коалициягә кушыла. 1813 елның маенда 30 меңлек швед гаскәре башында Помераниягә төшә. Плесвиц солыхыннан соң союздаш илләрнең 100 меңлек Төньяк армиясе белән җитәкчелек итә.
  • 1813 елгы хәрби кампаниядә Бернадот әлләни зур уңышларга ирешми, хәтта француз гаскәре белән турыдан-туры бәрелешкә кермәскә тырыша. Гросс-Беерен (1813 елның 11 (23) августы) һәм Денневиц янындагы бәрелешләрдә Пруссия армиясенең кыюлыгы һәм саксониялеләрнең элекке сәргаскәрләренә каршы көрәшәсе килмәве аркасында гына җиңү яулана.
  • 1814 елның гыйнварында, Алманиядә Наполеон гаскәре тар-мар ителгәч, Бернадот аның союзнигы булган Дания гаскәрен бирелергә мәҗбүр итә.
  • Париж алынгач, Наполеон ваз кичкән тәхетне кулга төшерү турында яшерен хыялы белән, Бернадот башкалага килә. Ләкин моңа Аурупа монархларының (Александр I дән башкалар) кискен каршы килүләре аркасында, Париждан китә, Швециягә кайта.
  • 1814 елны Норвегияне Швециягә куша.
  • 1815 елда Швеция Помераниясен Пруссиягә бирергә мәҗбүр була.
  • 1818 елда Бернадот швед тәхетенә утыра һәм 26 ел ил белән идарә итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

Кызыклы фактҮзгәртү

Париждагы 19 бульварга Франция маршаллары исеме бирелгән. Тагын 4 маршалның һәм император Наполеон Бонапартның исемен Париж урамнары һәм мәйданы йөртә. Бары тик «императорга хыянәт иткән» дип исәпләнүче 3 маршалга гына андый хөрмәт күрсәтелмәгән, шул исәптән, Франция маршалы Жан-Батист-Жүл Бернадотка.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Фролов Б.П. Военные противники России. СПб.: «Полигон», 2008. ISBN 978-5-17-0447165-2
  2. Григорьев Б.Н. Бернадот. М.: «Вече», 2013 (Великие исторические персоны). ISBN 978-5-4444-1103-2

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Karl XIV Johan — 1917.
  2. Жүл исемен соңрак өстәгән
  3. Бернадотлар бүген дә Швециядә хакимлек итә