Гүзәлия Гафурова

Гүзәлия Гафурова (каз. Гузалия Гафурова) – спортчы, карате спорты буенча дөнья (2012), Азиада (2014) һәм Казакъстан чемпионы. Дөнья кубогы (2014) һәм Азия кубогы көмеш медале иясе. Карате буенча Казакъстанның спорт мастеры.

Гүзәлия Гафурова
Туган 23 август 1992(1992-08-23) (31 яшь)
Казакъстан, Җамбыл өлкәсе, Кызыл йолдыз авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Казакъстан Казакъстан
Һөнәре спортчы (карате-до)
Бүләк һәм премияләре XVII Азиада алтын медале (2014)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1992 елның 23 августында Казакъстанның Җамбыл өлкәсе Кызыл йолдыз (каз. Қызыл жұлдыз) авылында туган.[1]. Н. Акшабаев исемендәге мәктәпне (2009) тәмамлаган.

Казакъстанның Тараз шәһәрендә инновация-һуманитар университетында (каз. Тараз инновациялық-гуманитарлық университеті) укый. Нур-Отан сәяси фиркасе әгъзасы (2014 елдан)

Спорттагы уңышлары үзгәртү

 
Инчхонда алтын медаль алгач. 03.10.2014
 
Нур-Отан фиркасенә кабул итү. 2014

Стильле карате белән 12 яшьтән шөгыльләнә (тренеры Дәүләт Кусбеков (каз. Даулет Кусбеков).

XVII җәйге Азия Уеннарында үзгәртү

  • 2014 ел да (19.09. - 04.10.) Инчхон шәһәрендә (Көньяк Корея) узган XVII җәйге Азия Уеннарында (Азиада) җиңә (хатын-кызлар, кумитэ, 55 кг авырлыкта):
  • чирек финалда Пегах Зангенехкаркутины (Иран  Иран, 2012 елгы Азиада вице-чемпионы) – 5:2
  • ярымфиналда Шри Шармини Сегаранны (Малайзия  Малайзия) – 2:0
  • финалда Тан Линпинны (КХҖ  КХҖ, 2011 елгы Азиада вице-чемпионы) – 4:3

Кызыклы факт үзгәртү

  • Казакъстанның 2014 елгы «Иң яхшы спортчылары» исемлегенә керә.
  • Җамбыл өлкәсе хакиме Кәрим Күкрәкбаев (каз. Кәрім Көкірекбаев) Г. Гафурованы 1 млн тенге бәяле сертификат белән бүләкли.[3]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү