Ирла́нд теле (Gaeilge) — ирландиялеләрнең теле, кельт телләренең берсе, шотланд (гэль) һәм мэн телләре белән беррәттән бу төркемнең гойдель төркемчәсенә карый.

Ирланд теле
Үзисем:

Gaeilge

Илләр:

Ирландия, Төньяк Ирландия, Аурупа Берлеге

Күзәтүдә тора:

Ирланд теле шурасы[d]

Сөйләшүчеләр саны:

1,6 - 1,8 млн (нинди дә булса дәрәҗәдә сөйләшә алучылар саны)

Халәт:

начар хәлдә[d][1]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы, огам язуы[d][2] һәм Гэльский шрифт[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

ирл 220

ISO 639-1:

ga

ISO 639-2:

gle

ISO 639-3:

gle

Тарихи-лингвистик шәрехләмә үзгәртү

Ирланд телен башка телләрдән үзенчәлекле орфография, сүз башындагы тартык авазларның мутациясе, җөмләләрдә VSO (фигыль+ия+иярчен кисәкләр) тибындагы сүз тәртибе, ике бәйлек фигыле һәм төрләнә торган бәйлекләр кебек грамматик күренешләр аерып тора. Борынгы ирланд теленә шулай ук үтә катлаулы фигыль системасы да хас булган.

Әйтергә кирәк, Ирландия утравы католик чиркәү йогынтысына эләккәннән соңгы мең ярым ел эчендә ирланд теленә өч тапкыр тирәнтен реформага дучар ителгән. Шул сәбәпле борынгы тел бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче реформа V-VI гасырларда ук үткәрелсә дә, борынгы ирланд теле 900 нче елларга кадәр сакланып калган. X гасырда формалашкан урта ирланд теле XVII йөзьеллык азагына кадәр актив кулланышта булган. Бу чорда ирланд теле нык гадиләштерелгән – башлыча Скандинавиядән бәреп кергән норманнар йогынтысында. Шуннан соң яңа ирланд теле чоры башланган. Ул бүген дә инглиз теленең көчле басымы астында дәвам итә. Ирланд теле беренче аралашу теле буларак юкка чыгып бара. Кайбер фаразлар буенча, аны камил белүчеләр саны хәзер 65 меңләп кенә инде.

 
Огам әлифбасы

Хәзерге заманда ирланд язуында гадәти латин хәрефләре файдаланыла, әлифба ирланд телендә Cló Rómhánach (“латин шрифты”) дип атала. Элегрәк махсус “гэль шрифты” – Cló Gaelach та булган, XX гасыр уртасына кадәр ирланд телендәге китаплар нәкъ шул “утрау готикасы” шрифтында басыла иде. Бүген Cló Gaelach бизәү максатларында гына кулланыла.

Огамик язу исә тагын да борынгырак. Аның б.э.ның IV-VI гасырларында киң таралган булуы төгәл билгеле, әмма барлыкка килү чоры тарих төпкеленә кереп югала. Һәм сузык, һәм тартык авазларны белдерүче огам хәрефләре туры сызык өстенә сызыкчалар һәм нокталар куеп языла.

Огамик әлифбаның башлыча ташка уеп язылган үрнәкләре генә сакланып калган.

Орфография үзгәртү

Биш кыска сузык авазның (a, e, i, o, u) озын әйтелешле пары бар (á, é, í, ó, ú). Латин әлифбасының 13 хәрефе ялгыз тартык авазларны белдерү өчен кулланыла (b, c, d, f, g, h, l, m, n, p, r, s, t), калган хәрефләр алынма һәм чит ил сүзләрендә генә очрый (j, k, q, v, w, x, y, z): мәсәлән, jíp (джип); Jab (Иов), x-ghathú (рингин).

Ирланд орфографиясенең төп принцибы "caol le caol agus leathan le leathan" дип атала (тар – тар белән, киң киң белән бергә). “Тар сузыклар” дип, ирланд грамматикасында алгы рәт сузыклары i, í, e, é атала, арткы һәм, гомумән, алгы булмаган сузыклар (a, á, o, ó, u, ú) “киң авазлар” рәтенә керә. Бу кагыйдә буенча, нечкә (палатальләшкән) тартыкларның ике ягында да бары тик “тар сузыклар” гына языла, ә калын (палатальләшмәгән) тартыклар “киң сузыклар” чолганышында була.

Шулай итеп, сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең күбесе чынбарлыкта, сузык авазларның үзеннән бигрәк, алар тирәсендәге тартыкларның калын яки нечкә әйтелешен чагылдыра. Мәсәлән, "ea" парында беренче сузык беркайчан да диярлек әйтелми, бары тик аннан алдагы тартыкның палатальләшкән булуын гына белгертә, мәсәлән,: Peadar [pjadər] (кеше исеме, инглизчәсе – Peter). Бу ясалмалык еш кына буталчык хәлләргә китерә: әйтик, "anois" (хәзер) сүзен теоретик яктан [əniʃ] дип тә, [ənoʃ] дип тә укырга мөмкин, ләкин аның беренче әйтелеше генә дөрес.

 
Гэль хәрефләренең төрле стильдә язылышы

Әлбәттә, мондый орфография диалектларга хас булган фонетик күренешләрнең күбесен язуда чагылдыра алмый.

Хәзерге заман әдәби телендә түбәндәге монофтонглар кулланыла:

• í [i:] — в rí [r’i:] “король”
• i [i] — в mil [m’il’] “бал” (мёд)
• é [e:] — gé [g’e:] “каз”
• e [e] — te [t’e] “кайнар”
• á [a:] — lá [la:] “көн”
• a [a] — cat [kat] “мәче”
• ó [o:] — ceol [k’o:l] “музыка”
• o [o] — loch [lox] “күл”
• ú [u:] — cú [ku:] “эт”
• u [u] — muc [muk] “дуңгыз”

Ирланд телендә басым гадәттә сүзнең беренче иҗегенә төшә. Басымсыз иҗекләрдә күп кенә сузык авазлар [ə] дип әйтелә: anocht [ə'noxt] “бүген кич”, inniu [ə'n’u:] “бүген”, cúigear [ku:g'ər] “бишәү”. Аңлашыла ки, озын сузык авазлар үз әйтелешен һәрвакыт саклап кала һәм гади сөйләм телендә дә “йотылмый”.

Төрләнешле бәйлекләрнең кулланылуы – шактый кызыклы күренеш. Әйтик, “ag” бәйлеге инглиз теленә “by” һәм “from” бәйлекләре аша тәрҗемә ителә ала. Ия булуны, биләп торуны, хуҗа булуны белгерткәндә “ag” бәйлеге сан, зат һәм җенес (род) буенча төрләнә ала, аңа тиешле арткушымча (прономиналь суффикс) өстәлә, ләкин зат алмашлыгы төшереп калдырыла. Бу очракта “tá” фигыле (инг. “have”, тат. “ия булырга”) үзгәрешсез кала. Бу конструкцияне тәрҗемә итү өчен, төрки телләрдәге “бар” ("var") сүзе дә җитеп тора. Мисаллар:

Tá leabhar agam. – Минем китабым бар. – сүзгә-сүз: “Have + a book + by-me”.
Tá deoch agat. – Синең эчемлегең бар. – “Have + a drink + by-your (sing.)”.
Tá ríomhaire aige. – Аның (ир-атның) санагы бар. – “Have + a computer + by-his”.
Tá páiste aici. – Аның (хатын-кызның) баласы бар. “Have + a baby + by-her”.
Tá carr againn. – Безнең машинабыз бар. – “Have + a car + by-our”.
Tá teach agaibh. – Сезнең өегез бар. – “Have + a house + by-your (pl.)”.
Tá airgead acu. – Аларның акчасы бар. – “Have + money + by-their”.

(дәвамы һәм башка өстәмәләр булачак)

Шулай ук карагыз үзгәртү

  1. http://www.unesco.org/languages-atlas/en/atlasmap/language-id-362.html
  2. Кристал Д. The Cambridge Encyclopedia of LanguageИздательство Кембриджского университета, 1987. — ISBN 978-0-521-42443-1