"Ирландия чакыруы"

Ireland’s Call (Ирландия чакыруы) — Ирландия регби-гэль футболы берлегенең (IRFU Irish Rugby Football Union[1]) үз җыелма такымы үткәргән халыкара уеннар алдыннан гимн буларак башкарыла торган җыры.

"Ирландия чакыруы"
Спорт төре регби-15[d]
Сәнгать формасы җыр
Жанр һимн
Әсәр яки аның атамасы теле ирланд теле
Чыгару датасы 1995
Көйязар Фил Култер[d]
IRFU әләме
"Ирландия чакыруы" бүленгән илнең дүрт тарихи провинциясен берләштерә

Башкару традицияләре үзгәртү

Берлек бу традицияне 1995 елда гадәткә кертте. Җырның көен композитор Фил Култер (Phil Coulter) язган. Соңрак IRFU башлангычын Ирландиянең милли хоккей (hurling), корфбол һәм крикет буенча җыелма такымнары да күтәреп алды.[2]

Алай гына да түгел: аны хәзер инде бөтен кельт халыкларының һәм диаспораларының да уртак мирасы дип санарга мөмкин. Әйтик, ул Celtic Thunder ирланд-шотланд ансамбленең репертуарында даими урын алып тора.[3][4]

Әлеге спорт төрләре буенча   Ирландия Җөмһүрияте үз җыелма такымнарын бәйсезлеккә ирешкәннән соң   Ольстерның Бөекбританиядә калган өлеше — Төньяк Ирландия белән бергә туплый[5]. Уеннар Ирландия Җөмһүриятендә үткәрелгән очракта, Ireland's call дәүләт гимныннан соң (Amhrán na bhFiann — "Яугирләр җыры") җырлана[6]. Башка такымнар, халыкара мәйданда бары тик Ирландия Җөмһүрияте данын гына яклаганга күрә, дәүләт гимны белән чикләнәләр.

Ирландия чакыруы үзгәртү

Гадәттә, кушымтасы белән бергә, беренче куплет кына җырлана. Кушымта югарырак тональлектә тагын бер кат башкарыла, азакта аның соңгы юлы кабатлана.

 Irelands Call
(Irish rugby Anthem)
Ireland! Ireland!
Come the day and come the hour,
Come the power and the glory,
We have come to answer
Our Country's call,
From the four proud provinces of Ireland.
Chorus:
Ireland, Ireland,
Together standing tall,
Shoulder to shoulder
We'll answer Ireland's call.
Ireland, Ireland,
Together standing tall,
Shoulder to shoulder
We'll answer Ireland's call,
We'll answer Ireland's call.

Ирландия! Ирландия!
Килде бу көн, җитте сәгать,
Өстәлде көч, иреште дан,
Ирландия чакыруын ишетеп, килдек
Илнең дүрт горур кыйтгасыннан.
Кушымтасы:
Ирландия, Ирландия,
Бастык без янәшә,
Иңгә иң куеп,—
Ирландия дәшә,
Ирландия дәшә!

Тулы тексты үзгәртү

Ireland! Ireland!
Come the day and come the hour,
Come the power and the glory,
We have come to answer
Our country's call
From the four proud provinces of Ireland.

Chorus:

Ireland, Ireland
Together standing tall
Shoulder to shoulder
We'll answer Ireland's call

Ireland! Ireland!
From the mighty Glens of Antrim,
From the rugged hills of Galway,
From the walls of Limerick
And Dublin Bay,
From the four proud provinces of Ireland.

Chorus.

Ireland! Ireland!
Hearts of steel
And heads unbowing
Vowing never to be broken
We will fight, until
We can fight no more
For the four proud provinces of Ireland

Chorus.

Ireland! Ireland!
Forever Ireland!

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү