Amhrán na bhFiann [ˈəuɾˠaːn̪ˠ n̪ˠə ˈvʲiːən̪ˠ]; engl. The Soldier’s Song ("Яугирләр җыры")Ирландия байрагы Ирландия Республикасының дәүләт гимны.

Кельт арфасында уйнау

Тарих үзгәртү

гимнның инглиз телендәге текстын Пядар Кирни (Peadar Kearney), танылган драматург Брендан Беһанның (Brendan Behan) оныгы, 1907 елда ук язган булган. Шигырь 1912 елда Ирландия матбугатында басылып чыккан. Ирланд теленә ул 1926 елда гына тәрҗемә ителгән (Лиам О’Ринн – Liam Ó Rinn). гимнның көен Пядар Кирни һәм Патрик Һини (Patrick Heeney) иҗат иткән.
гимнның җыйнак версиясе һәм рәсми башкарыла торган өлеше дип, аның теге яки бу куплеты түгел, бары тик боларның кушымтасы гына санала. Гадәттә аның ирланд теленә тәрҗемәсе җырлана.
Amhrán na bhFiann җырының элгәре дә булган — God Save Ireland ("Ходай, Ирландияне сакла"). Аны Тимоти Дәниел Салливан (Timothy Daniel Sullivan) 1867 елда Ирландия бәйсезлеге өчен көрәшкән өч ватанпәрвәр Англиядә җәзаланганнан соң һәм шул вакыйганы нигез итеп алып язган. Бу җыр, 1916 елдагы "Пасха баш күтәрүе" (инг. Easter Rising, ирл. Éirí Amach na Cásca) дип аталган вакыйгадан соңгы милли күтәрелеш чорында һәм 1926 елда Ирландия Республикасының бәйсезлеге тәгаен булганча, илнең рәсми булмаган гимны итеп башкарылган.

 
Ирландиянең регби буенча җыелма такымы байрагында илнең дүрт төбәге туграсы урын алган. Уртада — тукранбаш, Ирландиянең гомуми символы.

Amhrán na bhFiann бары тик Ирландия Республикасында гына рәсми рәвештә кулланыла, ә Бөекбритания карамагында калган Төньяк Ирландия рәсми чараларда Берләшкән Кыйраллыкның God save the Queen гимныннан файдалана. Бәйсез Ирландия белән Төньяк Ирландиянең уртак гамәлләре өчен Ireland’s Call ("Ирландия чакыруы")[1] дип атала торган тагын бер гимн бар. Әйтик, бүленгән илнең регби буенча бердәм җыелма такымы чыгыш ясаганда стадионнарда нәкъ шул рухландыргыч "чакыру" яңгырый. Аны еш кына "Ирландиянең регби гимны" дип тә атыйлар. Кайвакыт аңа Ирландия Республикасының үз гимны да өстәлә[2]. "Ирландия чакыруын" хәзер илнең крикет, корфбол, ирланд һоккее федерацияләре дә ярышларда куллана.
Халыкара чараларда гадәттә гимнның кушымтасы гына башкарыла, югарыдагы аудиофайлдагы шикелле.

Яугирләр җыры үзгәртү

(гимнның рәсми башкарыла торган беренче куплеты һәм кушымтасы)

Ирланд телендә Инглиз телендә Татар телендә
Amhrán na bhFiann

Seo dhibh a chairde duan Óglaigh,
Cathréimeach briomhar ceolmhar,
Ár dtinte cnámh go buacach táid,
’S an spéir go min réaltogach
Is fonnmhar faobhrach sinn chun gleo
’S go tiúnmhar glé roimh thíocht don ló
Fé chiúnas chaomh na hoiche ar seol:
Seo libh canaídh Amhrán na bhFiann.
Refrain:
Sinne Fianna Fáil
Atá faoi gheall ag Éirinn,
Buíon dár slua
Thar toinn do ráinig chugainn,
Faoi mhóid bheith saor.
Seantír ár sinsir feasta
Ní fhagfar faoin tíorán ná faoin tráil
Anocht a théam sa bhearna bhaoil,
Le gean ar Ghaeil chun báis nó saoil
Le gunna scréach faoi lámhach na bpiléar
Seo libh canaídh Amhrán na bhFiann.

The soldier’s song

We’ll sing a song, a soldier’s song,
With cheering rousing chorus,
As round our blazing fires we throng,
The starry heavens o’er us;
Impatient for the coming fight,
And as we wait the morning’s light,
Here in the silence of the night,
We’ll chant a soldier’s song.
Chorus:
Soldiers are we
whose lives are pledged to Ireland;
Some have come from a land beyond the wave.
Sworn to be free,
No more our ancient sire land
Shall shelter the despot or the slave.
Tonight we man the gap of danger
In Erin’s cause, come woe or weal
’Mid cannons’ roar and rifles peal,
We’ll chant a soldier’s song.

Яугирләр җыры

Җырлыйк әле яугир җырын,
Басып байраклар астына.
Йолдызлар һәм учак уты
Төнлә күздә чагыла;
Безнең күңел ярсыр яуга,
Иртән кояш сипсә нурын,
Ә хәзер бу төнге тынлыкта
Җырлыйк яугир җырын.
Кушымтасы:
Без яугирләр,
Ирландия рухы йөрәктә,
Без ант иттек,
кайда туып үссәк тә:
Булмас һич безнең изге утарлар
Залим белән кол сыеныр урын.
Чәлпәрәмә килер зынҗырлар,
Сибәр кояш илгә нурын,
Үкерсә дә үлем чәчеп туплар,
Җырларбыз яугир җырын.

Ирландия чакыруы үзгәртү

Irelands Call
(Irish rugby Anthem)
Come the day and come the hour,
Come the power and the glory,
We have come to answer
Our Country's call,
From the four proud provinces of Ireland.
Chorus (2):
Ireland, Ireland,
Together standing tall,
Shoulder to shoulder
We'll answer Ireland's call,
We'll answer Ireland's call.

Килде бу көн, җитте сәгать,
Өстәлде көч, иреште дан,
Ирландия чакыруын ишетеп, килдек
Илнең дүрт горур кыйтгасыннан.
Кушымтасы (2):
Ирландия, Ирландия,
Иңгә иңне куеп,
Бастык бүген без янәшә —
Кайтарыйк дип җавап
Ирландия чакыруына.

Сылтамалар үзгәртү

  1. https://en.wikipedia.org/wiki/Ireland%27s_Call
  2. https://www.youtube.com/watch?v=vAtMzIacbMQ