Википедия бәхәсе:Төркемләү

Соңгы шәрех: 10 ел элек элек Frhdkazan язды

Татар мәдәнияте порталына бәйле мәсьәләләр өстендә эшләгәндә, Википедиянең татар телле бүлегенең энциклопедик булуы өчен эчтәлегенең берәр стандарт буенча төркемләнелгән булуының кирәклеген аңладым.

Әлегә Татар Википедиясендә бу мәсьәләдә стандарт юк, Derslek белән бәхәсләребез (1, 2) нәтиҗәсендә аны булдырырга, һәм шул кагыйдәләр нигезендә Төркемләү проектына караган эшләрне алып барырга тәкъдим итәм.

Төп принциплар.

  1. Мәкаләләр нинди категориягә кергәннәренә карап дөрес төркемнәргә, төркемнәр шулай ук - өстеркемнәргә төркәлергә тиеш.
  2. Мәкаләләр кебек үк, төркемнәр дә интервики юлы белән аларның башка телләрдәге игезәкләре белән бәйләнергә тиеш (Сәясәтчеләр төркемен Политики, Politicians ише бар телләрдәге төркемнәр белән бәйләү зарур).
  3. Берәр төркем мәкаләләрне булсын татарча, булсын башка телләрдә уку мөмкинлеге булсын өчен, татар телле бүлегендә әлегә булмаган мәкаләләрне язу кирәк булганы кадәр, Википедияның татар телле бүлегендә әлегә булмаган төркемнәрне дә булдырырга кирәк (Геодезисты России һәм Russian geodesists ише төркемнәр булгач, Русия геодезистлары төркемен булдыру зарур).
  4. Мәкалә анарга хас булган төркемнең әлегә булмаганына игътибар ителмичә языла алуы кебек үк, төркемнәр дә анда әлегә кертерлек мәкаләләр булуына карамастан булдырылырга мөмкин.
  5. Өс төркемнәрдә чүплек тудырмау өчен, язылган мәкаләләр бу төркемдәге мөмкин кадәр аскарак дәрәҗә төркемендә төркәлергә тиеш.
  6. Төркемләү принциплары бар өлкә төркемнәре өчен бертигез булырга тиеш (Этник милләте буенча Татар язучылары ише төркемнәре рөхсәт ителгән чакта, Татар икътисадчылары ише төркемнәрнең дә яшәргә хокукы бар дигән сүз. Киресенчә, беренче төркем ишеләре юк ителергә тиеш)
  7. Төркемнең исеме термин булган чакта, {Catmain|Термин исеме} өстәү - (Мәсәлән, Төркем:Сәүдәгәрләрдә - {Catmain|Сәүдәгәр}).
  8. Википедияның татар телле бүлегендә кириллча һәм латинча мәкаләләр генә түгел, төркемнәр дә булу сәбәпле, аларны {TwinLAT|:Кириллицадагы төркем} {TwinCYR|:Латиницадагы төркем} бер-берсе белән бәйләү зарур.
Әлегә бу кадәр. Ихтирам белән,--frhdkazan (обсуждение) 12 фев 2013, 02:45 (UTC)Җавап бирергә

Функциянең механикасы, төркемләү синтаксисы һәм башка мәсьәләләр турындагы мәгълүмат өчен, Төркемләү ярдәме (ингл.) битен карагыз. Тиз җаваплар өчен, Төркемләү буенча Еш Кузгатылган Сораулар (ингл.) бүлеген карагыз. Төркемнәрне бетерү, берләштерү яки исемнәрен үзгәртү тәкъдимнәре турында, Бәхәскә чыгарылган төркемнәр (ингл.) битендәге инструкцияләргә күз салыгыз. Гамәлдәге төркемләү системасын тирәнтен үзгәртү яки зур күләмдәге яңа төркемнәр булдыру алдыннан югарыда күрсәтелгән материалны укып чыгуыгыз сорала. - frhdkazan (бәхәс) 24 фев 2014, 13:41 (UTC)Җавап бирергә

«Төркемләү» проекты битенә кире кайту.