Википедия:Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү

Җәмәгать!
Татар Википедиясендә төрле бәйгеләр кысаларында язылган мәкаләләр Википедия шартларына, таләпләренә яраклаштырылмый. Бәйгеләр нигезендә барлыкка килгән мәкаләләр булдырылып, аларга хезмәт күрсәтү сораучы «пассив» барлыкка килә. Татар Википедиясендә кулланучылар, чагыштырмача аз булу сәбәпле, әлеге мәкаләләрне Википедия таләпләренә туры китерү күп булмаган актив кулланучылар өстенә ава. Тик күпчелек очракта бу мәкаләләр озак еллар дәвамында игътибар сорап утыра, төзәтелми, энциклопедия таләпләренә туры китерелми «өелеп яталар».
Шуңа күрә әлеге теманы рәсми рәвештә кабул итеп, шуның нигезендә эш итәргә чакырам:

  1. Татарча Википедиядә оештырылган бәйгеләр һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән Википедия эшчәнлегенә киртә салмаска тиеш.
  2. Бәйгеләрне гомуми вазыйфаларны башкаруда даими катнашканнар гына оештыра ала.
  3. Бәйгенең максаты, аудиториясе, гамәлләр планы һәм календаре алдан әзерләнә, яңалыклар форумында игълан ителә, тавыш бирү килешендә расланыла, фикерләшү процедурасы башланганнан соң кимендә 7 көн дәвамында, аның бүлегендә/битендә барган бәхәстә аргументлар белән дәлилләнгән {{Каршы}} тавышлар бирелмәгән чакта, җәмгыять бәйгене оештырырга рөхсәт бирде дип санала, бәйге нәтиҗәләре буенча хисап әзерләнә һәм бастырыла.
  4. Татар Википедиясе җәмгыяте ризалыгын бирмәгән чакта, гомум Викимедиа тарафыннан оештырылган бәйгеләрдән тыш, татарча Википедия кысаларында башка бәйгеләр оештырылу тыела.
  5. Катнашучыларның һәм булдырылган материалның җирле тәртипләрен хөрмәт итүләре өчен бәйге оештыручылары җаваплы. Бәйге оештырылган очракта, бәйге кысаларында барлыкка килгән барлык мәкаләләр оештыру өчен җаваплы кешеләр (бәйге инициаторлары, бәйге казыйлары һ.б.[1]) тарафыннан Википедия таләпләренә туры китерелергә тиеш була:
    1. 5.1. Мәкаләне татар теле кагыйдәләренә һәм энциклопедик стильгә яраклаштыру.
    2. 5.2. Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеген булдыру.
    3. 5.3. Мәкаләгә, мөмкин булган очракта, башка битләрдән сылтамалар урнаштыру.
    4. 5.4. Мәкалә язуда кулланылган мәгълүмат чыганакларын, искәрмәләрне күрсәтү.
    5. 5.5. Мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштыру.
    6. 5.6. Башка тел бүлекләрендәге игезәкләр булганда, мәкаләне алар белән интервики юлы белән бәйләү.
    7. 5.7. Мәкаләне төркемнәргә кертү.
    8. 5.8. Мәкаләгә, мөмкин булганда, форматлау, тематик яки навигацион калыпларын урнаштыру.
  6. 5нче пункт үтәлгәч, мәкаләне булдырган кулланучының бәхәс битенә, киләчәктә булдырылачак мәкаләне шундый тәртиптә ясау турында киңәш бирелә.
  7. Яңа бәйгеләрне элеккеләрдән соң капланмаган бурычлары булмаган оештыручылар гына оештыра ала.
  8. Викимедиа бәйгеләре кысаларында барлыкка килгән мәкаләләрне Википедия таләпләренә туры китерү буенча, беренче чиратта, аларның Татар Википедиясе кысаларында алып баручы инициаторлары җавап бирә.

Сез югарыда күрсәтелгән кагыйдә проекты тасвирлаган тәртипне рәсмиләштерүгә ризамы? Әйе, риза диясез икән, ризалыгыгызны белдерү, Юк, каршы диясез икән, каршылыгыгызны белдерү сорала.

Тавыш бирү: 01 июнь көнне башланды, 14 июнь көнне бетәчәк.

Башлап җибәрүче: Кулланучы:Ilnur efende, Кулланучы:Әмир

Тавыш бирү үзгәртү

Риза үзгәртү

Каршы үзгәртү

  •   Каршы Хөрмәтле википедиячеләр, мин бу кагыйдәгә каршы чыгам. Беренчедән, ул Татар Википедиясенә тагын бер бюрократик процессны кертә. Икенчедән, әлеге процесс кертелгәч, без ИРЕКЛЕ булган Википедияне ничектер тагын чикләргә, кулланучылары карамагына кертүгә адым кылабыз. Әгәр без уңышсыз бәйгеләр оештыручыларына ниндидер җаваплылык йөкләргә телибез икән, идарәчеләр тарафыннан һәрберенә ШӘХСӘН санкцияләр куллана алабыз. Сүз мин һәм Хабиль Сәхәбиев турында барса, без үзебез оештырган чаралар өчен җаваплылык тотабыз. Википедия – яңа кулланучылар һәм яңа тәҗрибәләр өчен чикләр кую мохите түгелдер, ә киресенчә – кагыйдәләр әлеге мохиттә иреклекне тәэмин итә. Яңа тәҗрибәләрне, экспериментларны ясауны куркытабыз. Татар Википедиясе берләшмәсе "ишекләре" ябыла гына алай. Шулай ук "яңа кагыйдә", кызганыч, яңа кулланучылар белән эшләү системасына бернинди яңалык кертми, минемчә, ул мәсьәлә әлеге биттәге күтәрелгән "проблемадан" күпкә мөһимрәк. Аның турында күбрәк уйлансак иде.

P.S. Әгәр берәр кем, без оештыра торган бәйге/марафоннарда казый буларак катнашырга тели – аның хакында язуыгызны рәхим итеп көтәбез:) --Тимерхан (бәхәс) 11 июн 2020, 16:50 (UTC)[җавап бирергә]

Тимерхан, Википедия - теләсә нинди мәгълүмат урыны түгел, аның да кагыйдәләре бар, ә бу кагыйдәнең төп максаты - бәйгеләр һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән Википедия эшчәнлегенә киртә салмасын өчен эшләнә. Әлбәттә сезне тәҗрибәләр үткәрүдә чикләргә җыенучы юк, ләкин бу тәҗрибәләр Википедия кагыйдәләренә туры китереп үтәлсә бик әйбәт булыр иде. Әлеге кагыйдә беркемнең дә иреген бозмый, аеруча 5, 6 нчы пунктларын үтәп сез яңа кулланучыларга аларның хаталарын, киләчәктә ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтәчәксез, бу яңа кулланучылар белән эшлүнең иң яхшы ысул икәнен үз тәҗрибәмдә әйтә алам. Яңа кулланучылар белән эшләү буенча Кулланучы:Zahidulla, Кулланучы:Marat Vildanov, һәм әлбәттә Кулланучы:Рашат Якупов кебек аксакалларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм--Ilnur efende (бәхәс) 11 июн 2020, 19:34 (UTC)[җавап бирергә]
Ilnur efende, беренче тезисларыгыз белән килешәм. Әмма җәмгыятьне, ялгыш адымнарны ясатмыйча, Википедиягә кертеп булмас. Ялгышсыннар, вики-кагыйдәләрдә абынсыннар, ләкин берәр ни эшләсеннәр генә. Сез төзәтергә телмәсәгез, без Хәбил белән төзәтербез. Балалар, үз мәкаләләре-төзәтмәләре борчыла-борчыла, (әле еламаган хәлдә ярый) безгә шалтыраталар, "куркыту" калыпларының мәгънәсен аңламыйлар: беренче мәртәбә яздылар, алар өчен җаваплы эш - ул да ниндидер тәнкыйтькә эләкте. Әлеге кагыйдә үзе эшләнми инде, аны эшлиләр:) Һәм тагын бер тапкыр әлеге гамәлнең бюрократик сыйфатына игътибар җәлеп итәсем килә. Тәҗрибәгез, шиксез, бәхәсләшмим, яшьләр хәзер Википедиягә кирәк, аларга язарга, ә Татар Википедиясендә кем аксакал, кем юк, кемгә дәшәсе - барыбер. Аңлаешлы һәм кызык инструмент кирәк. Шуның берсе итеп, оештыра торган чараларны күзаллыйбыз. --Тимерхан (бәхәс) 11 июн 2020, 20:18 (UTC)[җавап бирергә]
Кимчелекләр булган мәкаләләрне кисәтү калыплары белән тамгалауга үзегез дә каршы түгелсез кебек, хөрмәтле Тимерхан әфәнде!
Гамәлдәге тәртибебез нигезендә, җәмгыятебезнең әгъзасы буларак бәйге оештырасыз икән, катнашучыларны алдан тиешлечә әзерләү, бәйгенең актив жюри әгъзасы булуы һәм кагыйдәләрендә язылган тәртипләрне үтәтү (урынлы кисәтү калыпларны урнаштыру) иң беренчедән үзегездән көтелә шул — моннан качу юк, инициатива карается исполнением. Бу бурычыгызны җиңеләйтү өчен, ТатВП җәмгыятенә иң беренчедән актив идарәчеләр һәм п.2 тасвирланган идарәчелек эшләрендә актив катнашучылар санын үстерү кирәк — Хабиль әфәнде белән бергәләп җәмгыятебезнең вики-эшчәнлегендә активрак катнаша алуыгыз өчен бар ишекләр ачык.
Киләчәктә бәйге катнашучыларына гомуми административ процедуралардан курыкмыйча гына, калыпларда билгеләнгән вакыт эчендә төзәтүләр кертергә кирәклеген аңлатырсыз, вакытлары булмаса соңрак Викиюниорга күчерелгән һәм бәйле юнәлтү белән капланган текстларны Википедия таләпләренә туры китереп кире кайтара алулары турында хәбәр итәрсез дип ышанам.
Тавыш бирелә торган бу кагыйдә тексты буенча бәхәсләшү алдан узды. Викида һәм мессенджерларда сезгә хәбәр ителүгә карамастан катнашмый калгансыз икән — хисләргә бирелмичә генә фикерегезне белдерергә өйрәнү һәм киләчәктә кагыйдәләр кабул итү яки үзгәртү бәхәсләрендә активрак булуыгызны телим. Википедиядә аерым шәхесләр һәм аларның хәзерге карашлары түгел, проектның тотрыклы үсешен тәэмин итүче процедуралары әһәмиятле. Исән-имин булуыгызны теләп, --frhdkazan (бәхәс) 14 июн 2020, 07:45 (UTC)[җавап бирергә]
  •   Каршы Хәерле кичләр хөрмәтле википедиячеләр! Бу очракта тулысынча Тимерхан белән килешәм. Без оештырган бәйгеләрнең төп максаты - Татар Википедиясен популярлаштыру. Үзегез үк әйтеп үткәнчә, хәзерге вакытта Татар Википедиясен актив төзәтүчеләр, тәртипкә салучылар һәм оештыру эшләре белән шөгыльләнүчеләр аз, ә без Сәләт викимәктәбе проекты һәм Проект:Татар 4.0 бәйгесе ярдәмендә википедиячеләрнең санын һәм энциклопедиябезгә игътибарны арттырырга тырышабыз. Күз алдына китерегез, зур масштаблар белән үтә торган бәйгеләр ярдәмендә без актив рәвештә Татар Википедиясен үстерүче 5-6 гына яңа кеше туплый алсак, энциклопедиябезнең үсү һәм яхшыру темплары бермә-бер артачак бит. Без, әлбәттә, үзебез оештырган бәйгеләрдән соң мәкаләләрне тәртипкә салуны үз өстебезгә алабыз, монысына һичбер каршы сүзебез юк. Әмма аерым бер кешеләр кулына бәйге оештыру/оештырмауны хәл итү хокукын бирү, минемчә, бик зур тискәре тәэсиргә ия булачак, бу бюрократияне үстерүгә генә китерәчәк, һәм яңа оешмалар белән яңа бәйгеләр башлап җибәрү, һичшиксез, бермә-бер авыраячак. Ирекле белемнәрне үстерүгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләргә дә Википедиягә килү авыраячак. Хәзерге үсеш этабында безгә зур күләмдә актив кулланучылар җәмгыяте туплау, чагыштырмача аз булган тәлапләргә туры килмәүче мәкаләләр тууга караганда бермә-бер мөһимрәк. Бүген начар сыйфатлы 60 мәкалә бар дип уйлаганчы, 10 яки 20 ел киләчәкне исәпкә тотып фикер йөртсәгез, сез дә моның шулай булачагын аңларсыз. Зинһар, болай да бәйгеләр оештырган вакытта туа торган күпсанлы проблемалар өстенә тагын берне өстәү белән шөгыльләнмик!--Хабиль Сәхәбиев (бәхәс) 12 июн 2020, 17:41 (UTC)[җавап бирергә]

Сораулар һәм аңлатмалар үзгәртү

Ilnur efende, тавыш бирү ягын җиңеләйтү максаты белән менә тагын бер пунктны тәкъдим итәм. Тавыш бирү бездә, гадәттә, бик тә актив бармый, шуңа күрә... Нәрсә бу турыда уйлыйсыз:

Нәтиҗә үзгәртү

Билгеләнгән вакыт эчендә 9 кеше тавыш бирде. 7 кеше тәкъдимне яклады, 2 кеше каршы чыкты. Википедия:Бәйге оештыру кагыйдәләре тәкъдиме Татарча Википедиясе кагыйдәсе дип раслана.--Ilnur efende (бәхәс) 15 июн 2020, 18:55 (UTC)[җавап бирергә]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Калган кулланучылар тарафыннан да тыелмый.