Википедия:Мөһимлек (инглизчәдән тәрҗемә)

Бу мөһимлек критерийләрен билгеләүче киңәшне тәрҗемә юлы белән үстерү торышлыгы. Буш урыннан язу проекты өчен ВП:Мөһимлекне карагыз.



Википедия мөһәррирләрнең берәр теманың аерым бер мәкаләгә хакы булуын тикшерү өчен кулланган тестка мөһимлек диелә. Википедиягә кергән мәгълүмат тикшеренә алырлык булырга тиеш; тема буенча абруйлы өченче тараф чыганаклары табылган чакта, аның аерым мәкаләгә ия булу хакы бар. Шундый мөһимлек төшенчәсе стандарты Википедиягә теләсә нәрсә кертелмәве (ингл.) өчен кулланыла. Мәкалә һәм исемлек темалары мөһим, ягъни "игътибарга лаеклы" булырга тиеш. Мөһимлекне билгеләү дан, әһәммиятлелек, яки популярлык кебек төшенчәләр тарафыннан билгеләнә дигән сүз түгел — әммә бу сыйфатлар түбәндә аңлатылган критерийларга туры килүче теманың кабул ителү мөмкинлеген көчәйтә ала.

Тема түбәндә күрсәтелгән гомуми мөһимлек критерийларына һәм Википедия - ул нәрсә түгел кагыйдәсе таләпләренә туры килгән очракта аерым мәкаләгә хокуклы дип санала.

Тема шулай ук уң як тартмасында күрсәтелгән махсус тематик киңәшләрнең критерийларына туры килгән очракта да мөһим санала.

Шулай да, бу теманың аерым бер бит рәвештә тасвирланачагына гарантия бирми. Мөхәррирләрнең үз фикерләренә таянып, ике яки күбрәк бәйле темаларны бер мәкаләгә берләштерә алулары мөмкин.

Бу мөһимлек киңәшләре берәр теманың нинди дәрәҗәдә аерым бер мәкаләгә яки исемлеккә хокуклы булу-булмавын гына билгели, шул мәкалә яки исемлекнең эчтәлеген чикләми. Википедиянең эчтәлек кагыйдәләре өчен, Нейтраль караш, Тикшерүчәнлек, Оригиналь эзләнүләргә юк, Википедия - ул нәрсә түгел, һәм Яши биргән шәхесләр биографияләре кагыйдәләрен карагыз.

Гомуми мөһимлек киңәшләре үзгәртү

Субъекттан бәйсез булган абруйлы чыганакларда киң аңлатылган тема аерым мәкалә яки аерым бер исемлекне булдыру өчен таләп ителгән критерийларга туры килә дип санала.

Мөһимлек киңәшләре мәкалә эчтәлеген чикләми үзгәртү

Мөһимлек тикшеренә алучы дәлилләрне таләп итә үзгәртү

Мөһимлек вакытлы мәсьәлә түгел үзгәртү

Аерым битләрне булдыру-булдырмау үзгәртү

Бу таләпләрнең нигезе үзгәртү

Еш очраган вәзгыять үзгәртү

Үзен таныту һәм реклама үзгәртү

Абруйлы чыганакта бастырылу мәсьәләнең мөһим дигәнне аңлата дигән сүз түгел: Википедия - берәр кешене, мәсләкне яки әйберне таныту өчен мохит түгел.

Вакыйгалар үзгәртү

  Төп мәкалә: :en:Wikipedia:Notability (events)

Бернигә бәйләнмәгән исемлекләр үзгәртү

Мөһимлек киңәшләренә туры килмәгән мәкаләләр үзгәртү

Мөһимлеге ап-ачык булмаган темалар буенча мәкаләләргә иң уңайлы җавап - бетерү. Икенче вариант буларак - җәмгыятькә файдалы материалны сакларга (ингл.) ярдәм итү була.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү